Логотип
Хәбәрләр

"Үзгәреш җиле"

Татар җыры һәрвакытта да милләттәшләребезнең рухи азыгы һәм илһамчысы булып килгән

Узган елның 3,4 декабрь көннәрендә Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында IV «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале узды. Проектның төп максаты – татар эстрадасы дәрәҗәсен арттыру, музыкага, текстларга, башкаручыларны профессиональлегенә, стилистикасына, башкару манерасына югары сыйфатлы таләпләр кертү, Россиядә һәм чит илләрдә татар музыка сәнгатен пропагандалау.

Халкыбыз тарихның төрле катлаулы чорларында да җыр сәнгатеннән аерылмаган. Татар җыры һәрвакытта да милләттәшләребезнең рухи азыгы һәм илһамчысы булып килгән. Бүген дә милли моңнарыбызны халыкка таратучы сәнгатькәрләребез артканнан арта баруы сөендерә. Татар җыр сәнгате кырын кара исәп белән ике зур төркемгә – поп-эстрада һәм классик юнәлешкә бүлеп карасак, «Үзгәреш җиле» фестивале бу ике юнәлештән шактый аерылып тора. Беренчедән, биредә катнашучы артистлар исемлегенә күз салыйк, музыкаль белеме булмаган кешегә дә андагы артистларның профессиональ дәрәҗәсе аңлашылырга тиеш: Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Артур һәм Эльза Исламовлар, Ксения Коробкова, Илнар Миранов, Гөлнора Гатина, Әмир Әхмәдишин, Мәксуд Юлдашев, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Шәйхразиев, Юлия Гарифуллина, Руслан Сәйфетдинов, Илгиз Мөхетдинов, Татьяна Ефремова, Лилиана Газизова, Марсель Вәгыйзов, «Jukebox trio» төркеме. Катнашучылар татар җырларын симфоник-джаз оркестры (дирижёр – Станислав Курбацкий) аккомпанементында заманча аранжировкада тәкъдим иттеләр. Тере тавыш, югары сыфатлы инструменталь бизәлеш һәм заманча костюмнар − фестиваль чыгышларының уңыш әнә шушы төшенчәләргә бәйледер, мөгаен.

Куелышның музыкаль җитәкчесе – музыкант, торбачы, бэнд-лидер, педагог Вадим Эйленкриг (Мәскәү). Концерт номерларның хореографик бизәлешен Сергей Мандрик җитәкчелегендәге «Street Jazz» (Мәскәү) балеты башкарды.

 

«Үзгәреш җиленең» беренче фестивале 2016 елның ноябрендә узды. Аның йомгаклары буенча Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов аны ел саен уздыру турында карар кабул итте. 

Профессиональ артистлар белән бер сәхнәдә «Сәйлән» республикакүләм музыкаль телевизион фестиваль финалистлары Әминә Мортазина белән Илназ Харисов чыгышы быелгы фестивальнең зур яңалыгы булды.

«Күптән түгел «Шаян ТВ» телеканалы үткәргән «Сәйлән» фестиваленең жюри әгъзасы булдым. Шунда берничә баланың татар халык җырларын «Үзгәреш җиле» фестивале аранжировкаларына башкаруын ишеттем. Аларның бу ритмнарны шундый оста тоемлап, музыкадан ләззәт алып җырлавын күреп сөендем. Димәк «Үзгәреш җиле» балалар күңелендә телебезгә, мәдәниятебезгә, тарихи мирасыбызга карата кызыксыну уята. Бу бик саваплы эш», − дип уртаклашты Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева.

Быел программада татар халык көйләре белән беррәттән XX гасыр композиторлары әсәрләре, һәм заман композиторлары Резедә Ахиярова, Луиза Батыр-Болгари, Рәшид Кәлимуллин, Эльмир Низамов и Миләүшә Хәйруллина җырлары яңгырады.

«Үзгәреш җиле» татар җыры фестивале − татар эстрадасын сыйфатлы итү максатыннан оештырылган мәдәни чара. Биредә без классик һәм халык җырларның заманча инструменталь эшкәртмәле аранжировкаларда ишетәбез. Фестиваль оештыручылары фикеренчә, мондый алымнар татар җырын чит илләрдә дә пропагандалауга, татар сәнгатен дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итә. +18

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк