Логотип
Хәбәрләр

Заманча «Авыл эте Акбай» спектакле нинди ул?

Спектакльне тамашачылар, килгән кунаклар бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады.

Казанның «Чулпан» мәдәният үзәге сәхнәсендә «Апуш» татар балалар театр студиясе бу елның беренче премьерасын тәкъдим итте: күренекле татар драматургы Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» пьесасы буенча мюзикл күрсәтелде. Тамашаны 500гә якын кеше карады. Спектакль җанлы музыка астында барды. Спектакльне тамашачылар, килгән кунаклар бик җылы кабул итте, аягүрә алкышлады. Яшь артистларны әти-әниләре, дуслары, туганнары премьера белән котлады. 21 февральдә, Халыкара туган тел көнендә, Ленин исемендәге мәдәният йортында эшләп килүче төркем шәкертләре «Мәкәрҗә кичләре» премьерасын тәкъдим итәчәк. 26 февраль көнне кабаттан «Авыл эте Акбай» мюзиклын карап булачак, рольләрне икенче состав уйнаячак. 

Милли.ру телеграм-каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк