Логотип
Хәбәрләр

«Ярты ел эчендә дөнья бик үзгәрде»

Коронавирус Чулпан Әхмәтҗанованың психикасына йогынты ясаган Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова коронавирус белән чирләве турында хәбәр итте.

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Әхмәтҗанова коронавирус белән чирләве турында хәбәр итте.

«Ярты ел эчендә дөнья бик үзгәрде», – ди җырчы. «Мин вирусны бик авыр кичердем. Ис сизмәдем, гәүдә нык авыртты. Өч көн буе температура 38,9да торды. Парацетамол гына коткарды, болай төнлә йоклап булмас иде. Әле аннан соң да сәламәтлек борчыды. Кан басымы күтәрелде, бик тиз ара торган булдым. Психикага да йогынты ясады. Тик торганда ачу чыга башлады. Шуңа күрә хәзер магний В6 эчәм», – дип сөйләде безгә Чулпан.   

«Мин бу чирне якыннарым ярдәме белән җиңдем. Дөнья мәшәкатьләре аркасында мөһим әйберләр турында онытабыз. Илдәге вәзгыять дөньяга карашны үзгәртергә таләп итә торгандыр», – ди Чулпан Әхмәтҗанова. 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк