Логотип
Хәбәрләр

Ураза гаетен үткәрү тәртибе

ТР мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә

Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен үткәрү тәртибе билгеле булды. 

Шәһәр мәчетләрендә гает 6:30да Коръән аятьләрен укып башлана, ә 7:00дә гает вәгазе укыла. Бәйрәм намазы ярты сәгатьтән соң, 7:30да башланачак.

«Авыл мәчетләрендә бәйрәм намазын,  кояш чыгып, ярты сәгать үткәннән соң үткәрергә киңәш ителә», - диделәр ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк