Логотип
Хәбәрләр

«Туым җондозы» конкурс-фестивале

Конкурсның сайлап алу турлары 2023 ел азагына кадәр 5 зонада узган иде

«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә керәшен җыруларын яшь башкаручыларның XIII Республикакүләм «Туым җондозы» конкурс-фестиваленең Гала-концерты узды.

Фестивальнең матур традициясе буенча, Гала-концертны үткән елгы конкурсның Гран-при ияләре ачып җибәрде. 

Конкурсның сайлап алу турлары 2023 ел азагына кадәр 5 зонада узган иде (Кайбыч, Кукмара, Чистай, Әлмәт районнарында һәм Казан шәһәрендә). Сайлап алу турларында I дәрәҗә лауреат булган конкурсантларны жюри членнары бу елның январь аенда онлайн тыңлап, гала-концертта катнашу өчен барлыгы 20дән артык финалистны сайлап алган иде. 

Быел гала-концертта Тукай, Кукмара, Кайбыч, Теләче, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Мендлеевск, Мамадыш, Зәй районнарыннан; Казан шәһәреннән; шулай ук күрше Башкортстаннан һәм Чиләбе өлкәсеннән килгән фольклор коллективлар, солистлар чыгыш ясады. Финалистлар ике Гран-при бүләге өчен көч сынаштылар. Аны солистлар һәм фольклор коллективлар арасында билгеләделәр.

Мәдәният министрлыгы телеграм-каналы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк