Логотип
Хәбәрләр

Түбән Кама татар дәүләт драма театры спектакльләренә рәхим итегез!

Спектакльләр Камал театрының Зур сәхнәсендә күрсәтелә

Бу көннәрдә Казанда Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының 35 еллыгына багышланган гастрольләре уза. Спектакльләр Камал театрының Зур сәхнәсендә күрсәтеләчәк. 14, 15 февральдә Лев Толстой повесте буенча «Алаша» ("Холстомер") драмасы, Ркаил Зәйдулла инсценировкасы (12+); 14 февральдә Кәрим Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» (Угасшие звезды) драмасы (12+); 15 февральдә Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кызын бирә» («Свахи») музыкаль комедиясе (6+).


Барлык спектакльләр дә рус теленә синхрон тәрҗемә белән тәэмин ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк