Логотип
Хәбәрләр

«ТНВ»дан киткән журналист Гөлүсә Исмәгыйлева яңа эш урыны турында сөйләде: Кая урнашканымны бүтән яшереп булмас

«Татарстан ‒ Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «Татарстан хәбәрләре» тапшыруы журналисты Гөлүсә Исмәгыйлева «ТНВ»дан кайсы эшкә урнашканы турында Инстаграм битендә язган. «ТНВ»дан һәм «Татарстан хәбә...

«Татарстан Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең «Татарстан хәбәрләре» тапшыруы журналисты Гөлүсә Исмәгыйлева «ТНВ»дан кайсы эшкә урнашканы турында Инстаграм битендә язган.

«ТНВ»дан һәм «Татарстан хәбәрләре»ннән кая киткәнемне бүтән яшереп булмас, чөнки без бүген үзебезнең аккаунтыбызны булдырдык. Ул ‒ Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру дип атала. Кем мине ярата һәм сагына, дусларча шунда язылабыз. Һәм мин монда «ТНВ» белән хезмәттәшлектә эшли башладым. Шулай булгач, директка башка бернинди дә сораулар булырга тиеш түгел!

Элеккеге эшем белән мөнәсәбәтләребез яхшы. Яңа эшемдә миңа тагын да рәхәтрәк! Нәкъ үзем теләгән җиргә урнаштым. Бердәм, эчкерсез, игелекле, белемле, саллы коллектив!», ‒ дип язган Гөлүсә Исмәгыйлева.

Гөлүсә Исмәгыйлевага дуслары яңа эшендә уңышлар теләп язган.

Бу хакта тулырак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк