Логотип
Хәбәрләр

Татарстан Республикасы көне традицион салют белән төгәлләнәчәк

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү традицион салют белән төгәлләнәчәк. Алдарак “Татар-информ”га Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Авзалов хәбәр...

Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнен бәйрәм итү традицион салют белән төгәлләнәчәк.

Алдарак “Татар-информ”га Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Авзалов хәбәр иткәнчә, салют карау өчен Кремль яр буе һәм “Казан” гаилә үзәге мәйданы иң яхшы урыннар булачак.

Фейрверк кичке 22:00 сәгатьтә башланачак һәм биш минут тирәсе дәвам итәчәк.

Бу көнне Казан халкы һәм шәһәр кунаклары өчен күңел ачу программалары каралган. Чаралар Казан шәһәре паркларында һәм башка җәмәгать урыннарында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк