Логотип
Хәбәрләр

«Сәхнә» мәдәният һәм сәнгать журналы "Китап" радиосы дулкыннарында яңа радиопрограмма ачты

"СӘХНӘ FM"  «Сәхнә» мәдәният һәм сәнгать журналы "Китап" радиосы дулкыннарында яңа радиопрограмма ачты.

"СӘХНӘ FM"  «Сәхнә» мәдәният һәм сәнгать журналы "Китап" радиосы дулкыннарында яңа радиопрограмма ачты. “Китап” радиосы, 8 октябрь (шимбә), 16 сәгатьтә - 12 октябрь (чәршәмбе), 14 сәгатьтә

"СӘХНӘ FM" РАДИОЖУРНАЛЫНЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА:

- Моннан йөз еллар элек татар җыры ничек яңгыраган? Татарстанның һәм Башкортстанның Халык артисты Идрис Газиев туплаган граммофон язмалары турында ишетербез.

 - "Бер гомеренә алты тормыш сыйдырган Надир Дәүләтнең язмышы". Күренекле галим тормышының кызыклы сәхифәләре турында Рушания Алтай сөйли.

- Ләбиб Айтуганов сүзләренә язылган “Һаман истә” җыры ничек популяр булган?

- Тәрҗемәче Фатиһ Кутлу гап-гади татар Мәтрүшкәсе белән Алабутаны төрекләргә ничек аңлаткан?

- Яшь җырчы Илгиз Мөхетдинов белән әңгәмә.

"Китап" радиосын Казанда 98,6 ФМ ешлыгында, яисә taplink.cc/kitap_fm сылтамасы аша кереп теләсә кайсы смартфонга йөкләп алып тыңларга була. Тапшыруны Зөлфия Гыйлметдинова алып бара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк