Логотип
Хәбәрләр

Пенсионер, син кирәк!

Кайбер табиб-пенсионерлар коронавирустан вакцина ясарга ярдәм итә.

Татарстанда пенсиягә киткән табибларның 25% ы эшкә кайтты. Бу пандемиягә бәйле дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов. «Ике еллык  статистиканы алсак,  пенсия яшендәге 700 табиб китте, әмма 25% кабат әйләнеп кайтты», – дип билгеләп үтте спикер. Кайбер табиб-пенсионерлар коронавирустан вакцина ясарга ярдәм итә.  Илдар Фатыйхов сүзләренә караганда, сәламәтлек саклау системасы өчен бу бик мөһим.

Фото: пандемия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк