Логотип
Хәбәрләр

«Өченче гыйнвардан соң авызны «ябарга» кирәк»

Кышкы каникулда үзеңне нәрсәләрдән тыярга, бала тәрбиясендә нинди кагыйдәгә таянырга? Лилия Муллагалиева бик тәмле рецепт һәм киңәшләре белән бүлеште.

Кышкы каникулда үзеңне нәрсәләрдән тыярга, бала тәрбиясендә нинди кагыйдәгә таянырга? Лилия Муллагалиева бик тәмле рецепт һәм киңәшләре белән бүлеште.

– Бәйрәм булгач, ашауда чама хисе югалырга мөмкин. Бу – беркемгә дә сер түгел инде. Инде хәзер азрак күлмәк итәген җыя төшәргә дә вакыт. Танылган психологлар да 3 гыйнварга кадәр ашауда үзеңне тыймаска мөмкин, аннан соң, авызны «ябарга» кирәк дигән киңәш бирә. Бу инде көндәлек режимга кайту, төнге ашаулардан тыелу, бәйрәм ризыклары әзерләсәң дә, майсызрагын, җиңелрәген сайлау дигән сүз.

«Ватаным Татарстан» укучыларына исә кызым Ильвина әзерләгән салатны тәкъдим итәм. Ул катламлап ясала һәм иң аска пешкән яки ысланган тавык ите, икенче катка туралган помидор, аннары ананас салына, иң өскә сыр уып салына. Араларына майонез сөртәбез. Ни өчен шушы салат дигәндә, чөнки аны кызым ясады. Кыз балага аш-су бүлмәсендә азрак фантазия өчен дә мөмкинлек бирергә кирәк. Ильвинага 12 яшь, ул инде зур булышчы, токмач та баса белә. Хатын-кыз кибеттә бар, сатып алырмын әле дип түгел, үзем дә булдыра алам, дип тәрбияләнергә тиеш.

Ялларда артык авырлык җыймас өчен күбрәк хәрәкәтләнергә кирәк. Әниләргә, үзегезгә 2-3 сәгатегезне багышлагыз дигән киңәш бирәм. Бу вакыт аралыгында спортзалга барырга мөмкин.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк