Логотип
Хәбәрләр

Әнвәр Нургалиев: «Әйе, әнидә коронавирус таптылар»

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев «Татар-информ» журналистына әнисендә коронавирусның дөрестән дә табылуын, әмма аның үлеменең сәбәбе ишемия икәнлеген әйтте.

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев «Татар-информ» журналистына әнисендә коронавирусның дөрестән дә табылуын, әмма аның үлеменең сәбәбе ишемия икәнлеген әйтте.

«Минем инәй (әни) коронавирустан үлмәде. Әйе, анда коронавирус таптылар. Рәсми рәвештә аның авыру сәбәбе — баш мие ишемиясе дип язылган. Анда атеросклероз, бөтен җирдә тромб. Без аны теләсә кайчан үлеп китәр дип көттек», — диде ул.

Җырчының әнисе соңгы көннәрдә хастаханәдә булган, анализларны ул шунда биргән булган. «Анда пациентлардан да, табиблардан да йогуы ихтимал. Аңарда башта пневмония таптылар», — диде ул.

Җырчының әнисен махсус автомобильдә, махсус табутта җирләгәннәр. Җирләгәндә дә кешеләр күп булмаган. «Мин хәер дә тарата алмадым, кеше янына килеп каберенә балчык та ата алмадым. Гәрчә шушындый махсус табутта булган мәет токсиннар чыгармый, кеше аңлап бетермәс дип махсус бер кеше янына да бармадым. Бу фаҗига. Без гаиләбез белән изоляциядә утырабыз», — диде ул.

Әнвәр Нургалиев гаилә әгъзаларының тест тапшырганын әйтте, нәтиҗәләрен көтәбез, диде ул. «Беребездә дә температура, авыру юк. Мин инәй белән 12 көн элек күрешкән идем. Минем иммунитет нык түгел, вирус булса, күптән чирләгән булыр идем», — диде ул.

Әнвәр Нургалиев үзе турында төрле ялган уйдырмалар күп язылуы хакында әйтте. «Мөгаен, мин берәр белдерү белән дә чыгармын. Миңа болай да кыен, мин әнине җирләдем, ә шул вакытта кешеләр ни генә язмый. Кемнең кем икәне дөрестән дә авыр вакытта беленә. Дөрес, миңа теләктәшлек сүзләре дә язучылар бар. Әмма гаепләп язган сүзләрне укуы бик авыр», — диде ул.

Җырчы әйтүенчә, «ул гастрольләрдә йөреп әнисенә авыру йоктырган» дигән сүз дөреслеккә туры килми, чөнки ул аның белән күптән күрешмәгән булган. Шулай ук «Әнвәр Нурагалиев чит илдә булган» дигән сүзләр дә дөрес түгел диде җырчы. Ул чит илдә соңгы тапкыр августта, Мәскәүдә 17 гыйнварда булган.

Чыганак: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк