Логотип
Хәбәрләр

«Мәхәббәт уртак булырга мөмкин, сыныкны уртаклашырга мөмкин, әмма кешелек горурлыгын урталай бүлеп булмый икән»

Айдар Җәббаров спектакль ахырында чарасызлыктан югалып калган Рәшидә образын тәкъдим итә. Мондый Рәшидә инде Еникинеке түгел, тулаем режиссер уйдырмасы.

«Мәхәббәт уртак булырга мөмкин, сыныкны уртаклашырга мөмкин, әмма кешелек горурлыгын урталай бүлеп булмый икән»

(Әмирхан Еникинең «Рәшә» повесте сәхнәдә)

2022 елның декабрендә мәркәзебезнең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Әмирхан Еникинең «Рәшә» (1962) повесте нигезендә эшләнгән спектакль күрсәтелде. Спектакльнең инсценировка авторы һәм режиссеры – Айдар Җәббаров.

Язмада әйтер сүзем Әмирхан Еники язган повестьның режиссёр Айдар Җәббаров укыган һәм тәкъдим иткән вариантына мөнәсәбәтле булыр.

Сүзне «Рәшә» повестеның әдәби барышка керткән яңалыгыннан башлау урынлы булыр. Мәгълүм булганча, 1960-1980 нче еллар татар прозасында яшәеш фәлсәфәсен тәкъдим итү берничә юнәлештә бара: Беренче юнәлеш яшәп килүче совет идеологиясе шартларында системаның нигезен билгеләгән якларны ачуны күздә тоткан тәнкыйди юнәлеш 1955-57 елларда Ә. Еникинең «Саз чәчәге», 1962 елда «Рәшә», 1963 елда А. Гыйләҗевның «Өч аршын җир» повестьлары язылу белән калыплаша. Әдипләр иҗтимагый проблемаларны алга куеп, татар кешесенең милли йөзе турында уйланалар. Психологизм алымнары, символлар бирелеше ярдәмендә автор тавышы тагын да ачыграк яңгыраган бу әсәрләрдә укучы күңеленә курку хисе кешедәге иң матур тойгыларны җимерә алучы, аны түбән тойгыларга таба боручы көч, дигән хакыйкать урнаштырыла.

         Ә. Еникинең «Рәшә» повестена (1962) карата язылу-басылу дәвереннән башлап һәм әдәбият белгечләре, һәм тәнкыйтьчеләр әледән-әле мөрәҗәгать итә. 1964 елгы мәкаләсендә Ф. Миңнуллин болай яза: «Әмирхан Еники әсәрләре безнең тәнкыйтькә кызу бәхәсләр, капма-каршы фикерләр кузгатып килде. Аның фикеренчә, «Рәшә» – Зөфәрләр турындагы повесть. Ә. Еники үзе Зөфәр Сабитовны Сез кайдан, ничек табып алдыгыз? дигән сорауга болай җавап бирә: «Зөфәр Сабитовны табуы читен булмады. Алар бар иде һәм хәзер дә беткәннәре юк, минемчә. Ләкин Зөфәр кебек кешеләр бары сәүдә-тәэминат тирәсендә генә йөриләр дип уйламаска кирәк... Хикмәт бит профессиядә түгел, ә кешенең фәлсәфәсендә...»

         Повесть тирәсендә узган гасырның 60 нчы елларында барган бәхәсләр «норматив тәнкыйть тарафдарлары һәм иҗади тәнкыйть вәкилләре арасындагы фикер һәм караш аермалыклары» (Ф. Миңнуллин) формасын ала. Р. Мостафин: «Задача Амирхана Еникеева – не просто разоблачить жулика и тунеядца, ловко скрывающего свое истинное лицо. Он ненавязчиво, с терпеливой обстоятельностью вскрывает истоки эгоистической философии сабитовых и выносит им бескомпромиссный приговор. Повестьта «чын совет кешесе образын» эзләүче К. Фасеев Р. Мостафинга җавабында болай яза: «Получилось не разоблачение, не «вынесение приговора», а искуственное раздувание темных, мрачных сторон жизни и морально уродливых персонажей, отсуствие образов, олицетворяющих цвет нашего общества, определяющих сущность социалистических отношений».

         Игътибарны әсәр текстына юнәлтәм. Вакыйгалар вакыты 1945 елның тугызынчы мае дип тарихи билгеләнеш ала. Хикәяләүче укучыга Бөек Җиңү иртәсендә уянырга һәм уйланырга, юл сайларга тиешле Зөфәр Сабитовны тәкъдим итә. Геройның эчке халәтен сөйләп бирү өчен кулланылган төш алымы белән автор укучыны сюжетка керергә әзерли. Геройның ят бер дала буйлап ялгызы каядыр китеп баруы аның күңел кичерешләренең үзе өчен таныш булмаган билгесезлек халәтенә керүен хәбәр итә. Укучы Зөфәр күңелендәге битарафлык, гамьсезлек халәтенең аның даими халәте икәнлеген аңлый: «Дала буш, дала тын, үзе тип-тигез, очсыз-кырыйсыз». Бу хиссезлек шулкадәр озакка сузылган ки («үләннәре саргаеп кипкән»), хәтта кеше тормышында үзгәреш китерә алырлык кичерешләрнең нигезе юк («кара туфрагы, чатнаган чуендай, яргаланып беткән»). Геройның тормышында аңа таныш түгел башка хакыйкать белән очрашу әзерләнә: «Бик эссе, бик коры, төпсез күктән кызган тимердәй ап-ак кояш аның күзенә туры карый...» Укучы Зөфәр күңелендә туган ят халәтнең аңлатылышын таба: ирне үзгә чынбарлык белән очрашу котылгысызлыгы борчый икән (тере кояш... берөзлексез яндыра, көйдерә, имеш. Шул ук вакытта ул бу халәтеннән («котсыз дала») котылуны тизләтергә ашыга: «Кая бара ул, мәгърипкәме, мәшрикъкәме – ачык кына белми дә, имеш, ләкин барырга кирәк, бармыйча ярамый, чөнки монда туктап калу һич мөмкин түгел». Хикәяләүче бу урында аның ялгыз гына чыгып китүенең сәбәбен үз бәхетен табу омтылышы белән бәйли, Зөфәрнең үз фикер-халәте буларак җиткерә. Шул урында авторның һәркем үз бәхетенә юлны үзе эзли һәм таба дигән карашы укыла: «Һәм берәүгә дә әйтмичә, берәүне дә ияртмичә ялгызы гына чыгып китүе дә бары шуның өчен генә, имеш».

         Хикәяләүче Зөфәр халәтендәге әлеге үзгәрешнең инде озак вакытлар әзерләнеп  килүен кояш образының эчтәлегенә салып сөйли. Зөфәр әлеге үзгә халәтнең барлыгын таный ( ул аңа «юлдашка эт шикелле ияргән гамьсез кояш» кебек), әмма гамьсез генә яши дип бирә: «Баштарак аңа тигез дала буйлап атлавы бер дә күңелсез, авыр булып тоелмады. Киресенчә, бу иркенлектә, бу тынлыкта бару рәхәт тә кебек иде». Гамьсезлек – кешенең матур хисләрен үле хәлгә китерергә сәләтле халәт, тора-бара ул шом тудыра, ди автор Зөфәр сайлаган юлның дәвамын тасвирлап («Ләкин тора-бара очы-кырые күренмәгән үлек дала аны борчый, шомландыра башлады»). Хакыйкатьне кабул итәргә Зөфәр әлегә әзер түгел. Үзе битараф булган чынбарлыкның тик торганда күңелен борчый башлавы Зөфәрне нәфрәтләнергә мәҗбүр итә: «Тагын шоп-шома күктән шым гына ияреп барган «юлдашы да» бик мәкерле, явыз булып чыкты. Хәзер ул Зөфәрнең нәкъ менә баш түбәсен кыздыра, шундый кыздыра, әйтерсең, юри кайнатып чыгарырга тырыша...» Автор ирнең чарасызлык хәлендә калуын – сусавын тасвирлый: «Атлаган саен көчәя барган бу сусауга һич кенә дә түзәрлек түгел иде, коточкыч авыр иде, чатнап кара янган иреннәре бертуктаусыз: «Су... су... су... !» – дип үзлегеннән кыймылдый иде». Димәк, яшәү символы кебек укылган су элементы ярдәмендә автор Зөфәрдә туган яңа омтылышны – башкача яшисе килү теләген тасвирлап бирә. Күл – «шашарга җиткән» Зөфәр каршында пәйда булган, ул теләп чакырган яңа чынбарлык гәүдәләнеше: «...кинәт җем-җем уйнаклап яткан түп-түгәрәк, зур бер күл ачылды... Бу шулкадәр чын иде, шулкадәр якын иде, гүя менә суның йомшак дымы аның йөзенә килеп тигәндәй булды». Биредә Ә. Еникинең 1941 елгы хикәяләренән үк ачык яңгырап килгән яшәеш фәлсәфәсе укыла: өметсезлек алдында калган кешегә тормыш-яшәеш һәрчак үзгәрү, дөрес юлга чыгу мөмкинлеге бирә.

         Кешегә табигать тарафыннан үзенә тиешле чынбарлыкны кору мөмкинлеге бирелгән, көч салынган, ләкин әлеге потенциалны эшкә җигәргә комачалаучы җимергеч көч тә бар, дип автор сүзне сюжет сызыгына бора, укучы күңеленә урнашырга тиешле хакыйкатьләрне вакыйгалар үстерелешендә раслый.

Бу өлеш, билгеле, сәхнә кануннарына туры китерепме, кертелмәгән. Әмма сәхнәдә режиссёр Айдар Җәббаров тарафыннан тәкъдим ителгән спектакль вариантындагы идея Ә. Еники үткәргән мәгънәгә якынаямы? Алдан ук әйтик: әдип Зөфәр аша әйтергә теләгән фикерне актёр Алмаз Борһанов җиренә җиткереп бирүгә ирешә! Тамашачы Зөфәр күңелендәге гамьсезлек халәтенең аның даими халәте, җимергеч көч икәнлеген танып, укып ала!

Повестька кайтыйк. Өн/төш оппозициясе төп геройга мөнәсәбәтле чынбарлык/хыял каршылыгы кебек оеша, укучы Таибә абыстай образына салынган эчтәлекне табуга вакыйгаларны «алдан укый»: «Төш кинәт өзелде, Зөфәр сискәнеп күзен ачып җибәрде. Бу ни хикмәт, кем болай дөнья җимерә? Ул ни дә булса уйлап өлгергәнче, залда яткан әнисе Таибә абыстай торып тәрәзәгә барган иде инде». Шул рәвешле хикәяләүче Зөфәрнең гармониягә омтылышында Таибә абыстай юлын дәвам итәчәген алдан сиздереп куя. Әни кешегә бәя бирү өчен җиңү иртәсенә абыстайның карашы җиткерелә: «...Тордылар да бәрелә-сугыла чыгып чаптылар. Күк капусы ачылганмыни, – диде Таибә абыстай, азрак сукранып...» Билгеле, ана шартын китереп улы каршында абыстайлыгын мондый очракта гадәти әйтелә торган сүзләр белән раслап куярга да онытмый: «Йа рабби мәүләм, бу көннәрне дә күрергә насыйп иттең, рәхмәтеңнән ташламадың бәндәләреңне...»

         Әсәр текстында укучы Зөфәр Сабитов белән шулай таныша. Зөфәрнең җиңү бәйрәменә сөенүен аның сугыш башланганнан бирле «сәүдә кешесе, сәүдә бүлегенең мөдире» булып торуы билгели. Ләкин тексттагы Зөфәр җиңү иртәсен көтеп ала дип булмый, чөнки «бу көнне көтеп складларда саклап тоткан» азык-төлекне чыгарыр вакыт җитте бит, «сәүдә точкаларына шалтырата башлауга» «бәйрәм настроениесе гүя тышта торып кала». Спектакльдә бу сызык тотып алынган. Зөфәр сәүдә точкаларына товар (ни өчендер аны режиссёр аракы детале белән чикләргә уйлый) озату белән мәшгуль.

Тексттагы тагын бер момент әһәмияткә ия. Зөфәр «эшкә барса да, бәйрәмчә булсын дип, чиккән якалы ак күлмәген, элүдә генә торган соры костюмын, җәйге туфлиләрен киде. Барысы бер төстән, бер иштән диярлек, тик менә зәңгәр кепкасы гына күренешне боза иде. Ярый инде, баштанаяк бертөследән киенер вакытлар алда әле...»

         Менә шушы детальдә режиссёр берникадәр хилафлык җибәрә кебек. Артык фырт киенгән Зөфәр зәвыклы тамашачыда шик уята. Чынлап та, Бөек Ватан сугышы беткән елмы бу? Алай икән, үзе сугышта катнашкан Әмирхан Еники эшләгән Зөфәр портретымы бу? Юк, Зөфәрнең тышкы кыяфәте – тулаем режиссёр уйдырмасы. Димәк, автор тудырган Зөфәргә режиссёр яңа штрихлар кертә, яңа мәгънә төсмере өсти. Кертелгән мәгънә төсмере ышандырамы, монысы башка мәсьәлә. Тамашачының Еники образларын төптән белмәгән катламын бу портрет бөтенләй башка эзгә алып чыкмыймы? Монысы инде Айдар Җәббаров җаваплылыгында.

Зөфәр халәтенең асылын чит/үз бинар оппозициясе билгели. Бинар оппозицияне режиссёр тотып алган. Әмма уйнаучы актёрга акцент куярга әйтелмәгәндер, дип аңлашыла. Әсәр тексты буенча Зөфәр ягымлы матур сеңлесе Хөршидәне ярата, Зариф абыйсын, аның хатыны Сәкинә җиңгине якын итә. «Хатыннар уртасында иңенә шәлен салып, башын кагып басып торучы», ире Зарифның исән кайтуын ышанып көтүдән «йөзе тәмам нурланып, алсуланып киткән» Сәкинә җиңгине ихтирам итүен хикәяләүче Зөфәр теле белән сөйли. Ләкин спектакльдә режиссёр һәм актер тудырган Зөфәр туганнарына карата гамьсез-битараф.

Айдар Җәббаров Зөфәрнең сугыш вакытындагы һәм сугыштан соңгы халәтен ассызыклауны кирәк таба. Сугыш беткәннән соң Зөфәрнең халәте тексттагыча аерымачык билгеләнә: «бүгенге көннән ул берәүдән дә шүрләмичә, һәркемнең йөзенә туры карап йөри алачак». Зөфәрдәге куркуның сәбәбе – «бөтен кеше тегендә, ут эчендә, ә ул тап-таза килеш монда йөргәнгә» «башкаларның ят итеп, дошман итеп караулары». Текстта кешеләр «кыю, бәйсез» кулсыз майор Симаковны якын итә, «мәтәлдереп чөя», «аңа авып китә». Зөфәрдәге курку аны әлеге «кулсыз»ларны үз итә торган чит тирәлек белән сак булырга өнди, ул үзенә (киеменә) төс булмаган «зәңгәр кепкасын күтәрә төшеп, баш иеп узуны» мәслихәт күрә яисә «кулсыз майор белән очрашуларны яратмаганга» (дөресе, кирәк санамаганга), әйләнеп уза (соңрак Курамшин карт белән исәнләшкәндә кул бирмәве дә шул мәгънәне көчәйтеп килә). Кабатлау композицион принцибы ярдәмендә хикәяләүче Зөфәр Сабитов «түбәнчелек белән кулын сузган» чынбарлык турында әйтеп уза. Ләкин әлеге чынбарлык аның өчен әлегә ышанычлы түгел. «Таза гәүдәсенә иркен кара пальто, башына яхшы хәрби фуражка кигән завод директоры» кулын бирсә дә», Зөфәргә «тиешле» игътибар күрсәтми: «Менә директор да аның белән рәсми коры гына исәнләшкән булды. Ә бит ул Зөфәрсез – сыңар кулсыз!» – дип ризасызлык белдерә заводның эшчеләр тәэминаты бүлеге идарәсендә «үз исәбе» булган Сабитов.

Менә нинди әһәмият бирелә Зөфәр кигән киемгә һәм кул деталенә текстта! Спектакль вариантында да бу детальләр уйнатыла ала иде, минемчә.

         Ә. Еникинең 1945 елгы Җиңү иртәсе сурәтенә салган мәгънәсенә күчик. Хикәяләүче «кешегә ияреп кабынырга, очынырга, ...экстазга бирелеп китәргә яратмый торган, хиссият мәсъәләсендә дә үлчәү-чаманы» белә торган Зөфәр теле белән кешедәге чын шатлык хисен сурәтләп, аны башка кичерешләр дулкынына күчерә: «... зур урамга чыккач, Зөфәр тагы да ныграк гаҗәпләнә калды... Бу чыннан да халыкның бернинди чакырусыз, өндәүсез, үзеннән-үзе туган, шуңа күрә сафларга тезелмәгән шатлык демонстрациясе иде».

         Халык агымына иярүне тиеш тапкан Зөфәргә ихлас сөенә белү халәте ят: ир «бу мәхшәрдән тизрәк ычкынырга теләде». Шул халәттә автор Зөфәрне үзгә дөнья – Рәшидә белән очраштыра. Укучы Зөфәрне ихлас яратучы «балаларча чын гаҗәпләнә белә торган» хатынның «егетнең муеныннан кочып алуын» аңлый. Биредә автор уртак булырга тиешле шатлыкка ике капма-каршы мөнәсәбәтне тасвирлый. «Бәхетеннән бөтенләй онытылган» Рәшидәне әлеге олы шатлык үз гамәлен тагын да җаваплырак башкарырга канатландыра («без бүген халыкка җырлап йөрибез»), ә «үзенә артык рәхимле, юмарт булып чыккан» – «башын да аяган, малын да биргән, өстәвенә сөйгән ярлы да иткән» тормыш – сугыш бетү бәйрәмен күңеле аша үткәрә алмаган «акыллы» Зөфәр өчен бу – түбән хисләр уятучы «мәхшәр» генә («Көне, көне – шатлыгын, мәхәббәтен, рәхәтен дигәндәй, икәүдән-икәү генә татый торган көн ич бу!..»). Зөфәрнең «бәйсез, иркен, мул» булырга тиешле киләчәк тормышына мөнәсәбәте ачыклана: аны «...акчаны малга әйләндерү ягъни йортмы-квартирамы сатып алу; ... аңа терәк һәм теләктәш булырлык әйбәт кенә кызга өйләнү» борчый. Кыскасы, аның максаты – үз чынбарлыгын сакларлык тыл булдыру. Шул рәвешле укучы күңеленә курку хисе кешедәге иң матур тойгыларны җимерә алучы, аны түбән тойгыларга таба боручы көч, дигән хакыйкать урнаша.

         Айдар Җәббаров һәм Алмаз Борһанов эшләгән Зөфәр образы бу мәгънәне тулаем бирә алды.

         Тексттагы икенче бүлектә хикәяләүче укучыны яңа яшәешкә – якты күңелле Рәшидә Сафина дөньясына алып керә. Сөйләү Зөфәрнең бу хакта искә төшерүе кебек оештырыла. Вакыйгалар башланган вакыт 1943 нче елның үтә салкын гыйнвар ахырлары дип тарихи вакыт буларак тамгалана. Зөфәр-Рәшидә очрашуын кабул итәргә әзер укучыга Зөфәрнең «салкын, караңгы, котсыз, буш» вокзал эчендә очраткан дүрт кешегә мөнәсәбәте инде гайре табигый тоелмый. «Яхшы пальто, күн түбәле каракүл бүрек, эт тиресеннән озын кунычлы унты кигән һәм бер беләгенә зәңгәр тышлы бәрән толыбын салып, икенче кулына кара чемодан тоткан, бик тук кыяфәтле, таза егетнең» «өсләре бик чуар, бик иләмсез», тәпән шикелле юан, сырган чалбарлы, киез итекле, кайсы шәл уранган, кайсы малахай бүрек кигән бу кешеләрне чит итүе – «нәфрәтләнеп кул селтәве» укучыга гаҗәп түгел. Берсе түгәрәк, икенчесе какча битле кызларның балаларча беркатлылыгы һәм аларның «башында эче-тышы мех малахай бүрек, өстендә калын тышлы, сырган эчле, каракүл якалы пальто, аягында зур соры итек кигән, бүрегенең колакларын төшереп бәйләгән, якасын торгызган, билен тар каеш белән ныгытып буган» хуҗаларының дәртле-көчле булырга тырышуы «бер читтәрәк торган» Зөфәрне аптырашта калдыра. Автор бик төрле кешеләрне берләштергән яктылыкның шүрләп яшәргә күнеккән кешеләргә ят икәнлеген кабатлый. Буш вокзалда очрашкан «кием-салымнары таза гына» әлеге ике ирне: «Юк, бирешмибез әле!» – дигән ышану берләштерә. Ләкин Яруллин бу халәткә кешеләргә якты мөнәсәбәт аша ирешсә, Сабитов исә кешеләрдән качу, саклану юлын өмет китерә дип саный. Ләкин Зөфәрнең ямьсез, катып калган, гамьсез, үзгәрергә теләмәгән чынбарлыгының сурәте кебек кабул ителгән «шадраланып тайгак-шома, пычрак кар каткан» бусагалы, «ярыкларына бәс утырган» тупсалы вокзалының юньләп ябылмый торган зур ишеге артында очраган дүрт кешене автор бер якка бора. Турайга бару турында һәркем кабатласа да, егет «кечкенә коңгырт күзле, олырак, озынрак, өс-башы пөхтәрәк» Рәшидәне генә «ишетә»: «Зөфәр бер мизгел аңардан күзләрен ала алмыйча торды. Әллә ничек менә, кызның бер үк вакытта диярлек бик туры-җитди каравы һәм матур-сөйкемле итеп елмаюы аны гаҗәпләнеп югалып калырга мәҗбүр итте». Зөфәр Рәшидәнең «беренче караштан ук бик самими һәм бик табигый тоелган» дөньясын үз итә. Монысы укучы өчен беркадәр яңа эчтәлек. Зөфәр кебек кешеләрдә иң кимендә кызгану катыш көлке хисе уятырга тиешле Рәшидә матур дип бәяләнә, якын ителә. Димәк, күңеленә курку хисе кереп оялаган кешеләр асылда үзләрендәге бу хисне күралмый, аның табигый түгеллеген белә, хөрлеккә, бәйсезлеккә ирешү юлларын эзли һәм матурлыкны, яктылыкны таный. Әйе, Зөфәр үз иткән «матди һәм рухи бәйсезлек» юлын автор яклый. Ләкин күңелендә курку хисе йөрткәннәр матди һәм рухи бәйсезлеккә ирешә алмый, үзләре туплаган малның колына әверелә, дигән хакыйкатьне җиткерә.

         Бу фикер дә спектакль вариантында тулаем җиткерелә.

         Хикәяләүче Зөфәргә «ат табу вазифасын» йөкли, аның мөмкинлеге бар, ди. Хәрәкәт асылда Зөфәр күңелендә, аның чынбарлыгында булырга тиеш, ул ярсу хисләрен – түбән теләкләрен йөгәнләү өчен көч табарга тиеш. Автор Рәшидә исеменнән кешегә үзгәрер, дөрес юлга чыгар өчен бирелгән мөмкинлек турында кабатлап әйтә: «Сез табарсыз, әгәр теләсәгез». Рәшидә образына салынган матурлык эчтәлеге авторның фикерләре кебек кабул ителә.

Рәшидә образын талантлы актриса Гүзәл Шакирова тарихта калырлык итеп уйный. Әмирхан Еники гүя шушы актрисадан күчереп язган диярсең! Гүзәл Шакирова Рәшидәне уйныймы, әллә әсәрдәге Рәшидә чынбарлыкта бармы, аерырлык түгел! Монда Ф. Миңнуллинның “Ә.Еники Рәшидәне дә төп герой кадәр итеп биргән» дигән сүзләре искә төшә. 

Кызның беркадәр катгый, көтелмәгән, шул ук вакытта үтә дә гади сүзләреннән гаҗәпкә калган, уйланырга мәҗбүр булган Зөфәрнең беренче уе гадәти: «...кирәк микән болар белән юлдаш булырга? Үзе дә аңлап җитмичә, нәрсәдәндер, ни өчендер бераз гына шүрли кебек...» Янында торган күшегеп беткән җаннарга караш ташлап, Рәшидә биргән кыюлыкны, ышанычны тотып алып, ир кеше борыла, үз юлына чыга: «Әйдә, миннән бер изгелек булсын! Эш белән йөриләр ич, мескеннәр!.. Һәм аңарда кинәт гаҗәеп бер энергия, кыюлык уянган кебек булды». Димәк, кеше үзенә салынган көч,  энергия, кыюлыкны изгелек  юлына чыккач таба.

         Ләкин иң үкенечлесе – юлга чыкканда ике ат таба алган Зөфәр соңрак инде азгынлыкка гадәтләнгән яшәвен үзгәртә алмаячак, борылачак. Повесть изгелек юлына чыгарлык көч тапканнан соң аңардан аңлы рәвештә баш тартканнарның фаҗигасе турында. Хикәяләүче сөйләмне шул дулкынга көйли. «Берсе җиңел кошевка, икенчесе киң үрәчәле чана» ирне яңа хисләр дөньясына алып бара. Артлы чанада ул Рәшидә янында шул чынбарлык тудырган җылылыкка сихерләнеп, аны югалтмас өчен бар көчен куеп тырышып бара. Укучы төш эчтәлегенә кертелгән күл образына бәйле таныш текстны укый: «Бик якын, янәшә генә бит!.. Бу тою аңа тансык, рәхәт, ул аны гүя эчтән җылыта һәм кызга отыры якынайта кебек...». Ләкин аңын томалаган курку хисе күңелен «җилбегәдәй ачып җибәрергә» мөмкинлек калдырмый (көне буе «валчык та капмаган» артистларга «валчыгы да калмаячак» дип чемоданындагы ризыгын чыгармый), әлеге хис ирне гел сыный, богауда тота – «астыртын суык битне-борынны өшетеп ташлар дип курка».

         Кабатлап әйтәм: күл, төш символларын спектакль текстында да уйнату режиссёрга тагын да җитди эмоциональ фон тудыру мөмкинлеге биргән булыр иде.

         Өченче бүлек Зөфәрдәге хисләрнең гомумәһәмиятлелеген раслап килү өчен аерып куела. Пространство бирелешенә («клуб дигәннәре урамга кырынрак утырган, манарасы киселгән иске мәчет бинасы») автор яшәп килүче совет идеологиясенең зөфәрләр фаҗигасе өчен җаваплылыгы эчтәлеген сала, биредә проблема иҗтимагый яссылыкка күчерелә.

Тагын бер детальне уйнату мөмкинлеге бар иде. Гыйззәт картның болдырлы өе белән чагыштырмача бирелгән болдырсыз клуб ике дөнья – күңелендә бабаларыбыздан килгән җылылык хисен йөртүче кайгыртучан кешеләр һәм саксыз кагылып юкка чыгарырга әзер торган миһербансыз чынбарлык бирелеше кебек укыла. Күңелләрдә сакланган җылы шулкадәр көчле ки, иң рәхимсез чынбарлык та аны сүндерә алмый – «бозланып  каткан кечкенә тәрәзәләрдә зәгыйфь яктылык, сары тап булып, тонык кына чагыла», «түрдәге тәбәнәк кенә сәхнәнең нәкъ алдында бердәнбер асылмалы калай лампа яна». Шул яктылык берләштерә, хәсрәтне киметә, шатлыкны зур итә, тормышны гамьле итә. Кешеләрнең артист чыгыш ясаганнан соң кул чапмаулары шул гамьне тою белән бәйле.

Авыл көе тексты – кешеләр өчен уртак булган хәсрәт хисе бирелеше. Әлеге чынбарлык белән килешергә теләмәгән, ләкин килешергә мәҗбүр һәм яшәү тәртибен җайга салырга омтылганнар хәсрәте гомумәһәмиятлелек төсен ала: «Җыр бетте. Караңгыда утырган халык бер мизгел тып-тын булып торды. Әйтерсең алар хыяллары белән бу иске мәчет эченнән бик еракка иң кадерле якыннарын, өметләрен, бәхетләрен эзләп киткәннәр иде. Һәм гүя әнә шул ерактагы фронтның карлы далаларына, бозлы сазлыкларына, кара урманнарына барып тапкан, кавышкан газиз якыннарыннан аерыла алмыйча, кире бу салкын ялгызлыкка кайтырга кодрәтләре җитмичә утыралар иде. ...Әйе, мондый хәлдә ду килеп кул чабу мөмкин дә түгел иде».

         Бу өлеш спктакльгә кертелгән, әмма тексттагы кебек йөрәккә үтми, бик коры килеп чыккан.

         Җыр текстының эчтәлеге төрле халык биюләре деталендә кабатлана. Ләкин биюләр өлеше дә Рәшидәне бизәми, аның көчле рухына төс түгел кебек тоела.

         Текстта Зөфәр хисләре укучыны сәхнәгә Рәшидә алып менәчәк серне кабул итәргә әзерли. Хикәяләүче укучыга әлеге «караңгы, салкын» дөньяны оныттырырлык матурлыкны көттереп кенә, ләкин бик җентекләп «күзләрен аера алмаслык» итеп тәкъдим итә. Зөфәрне «хисләр чагылышының» кызның һәрбер хәрәкәтендә сизелүе гаҗәпкә калдыра. Спектакльдә дә Гүзәл Шакированың хисләрне һәрбек хәрәкәте аша төгәл, югары дәрәрҗәдә зыялы бирә алу сокланлдыра! Автор Рәшидәдәге матурлыкны татар кешесенең күңелендә сакланган  серле моң белән бәйли. Һәм моны Гүзәл Шакирова җиткерүгә ирешә дә: «Рәшидәнең күзләре берьюлы уйчанланып, ничектер эчкәре киткәне кебек булды, йөзенә моңсу җитдилек чыкты – һәм менә һичкемне, һичнәрсәне күрмәс булып, саф, нечкә тавыш белән җырларга тотынды... ...Бу көйнең моңын һәм бу сүзләрнең мәгънәсен телдән генә әйтеп биреп бетерерлек түгел иде. Бу көйгә, бу сүзләргә бөтен бер зур халыкның  гүя барлык йөрәк зары, саф вөҗданы, ачы нужасы, авыр хезмәте, кара бәхете, якты өмете, кырлары-яланнары, таулары-урманнары, күлләре-сулары, сандугач-былбыллары, караңгы көзләре, язгы таңнары – барысы-барысы бергә җыелган, бергә үрелгән, бер киң дәрьяга әверелеп ага да ага иде...». Укучы ихтыярсыздан шул көйне ишетә, «дөнья читлегеннән каядыр бик биеккә, бик еракка оча» кебек. «Гади елау түгел» дип бирелгән күз яшьләре «яшәешне камилләштерергә ихлас омтылыш символы» кебек укыла: «... бу күңелләр төбеннән күтәрелгән бик изге, бик кадерле олы бер хиснең саф чишмәдәй саркып чыгуы иде». Димәк, автор татар кешенең иң изге, матур, серле моңы – яшәешне камилләштерергә, яшәү тәртибен җайга салырга омтылышы ул, дигән хакыйкатьне үзең аша үткәрергә чакыра. 

         Текстта  «иң соңгы җырны аеруча бер ялкынлану белән башын артка чөя биреп, кулларын җәеп, аяк очына күтәрелә төшеп җырлап бетергән» Рәшидә кичерешләре әлеге хисләрнең укучы күңеленә һичшиксез кереп урнашачагына авторның ышанычы кебек укыла. Зөфәр хисләренә төреп, автор кешегә салынган гаҗәеп рухи көчнең ачылуы турында, шул көчне тоюдан туган шатлык, җаваплылык  хакында сөйли: «Халык гүя ач булуын, ялангач булуын, нинди авыр михнәттә яшәвен тәмам онытты; елады, көлде ул, һәм иң гаҗәбе – тирән рухи бер канәгатьләнү алып, гүя эчләренә тагы да зур бер сабырлык, чыдамлык, батырлык җыеп таралды ул».

         Айдар Җәббаров спектакль текстында җыр түгел, театр уйнау вакыйгасын бирә. Нәтиҗәдә, сәхнәгә әдипнең «Бер генә сәгатькә» әсәре дә менә. Сүз уңаеннан, Айдар Җәббаровка моның өчен аерым рәхмәт! Гүзәл Шакированың Заһидәсе дә гаҗәеп ышандыра. Әмма,  миңа калса, Еникинең Галимҗан абзые олпатрак аксакал булырга тиеш (бу очракта актерның уйнывына кинә)

Рухи ныклык хакында автор идеясе текстта Яруллин теле белән җиткерелә: «Халыкта тормышка мәхәббәт бик зур, менә аның сере нәрсәдә...». Текстта автор фикере Рәшидә исеменнән җөпләнә: «...нинди генә җырны алма, ул барысыннан да бигрәк кеше күңелендә тормышка мәхәббәт уята, кешедә яшисе килү теләген көчәйтә...» Табын артында әйтелгән тормышны ярату гына хәсрәт-михнәтне кичкәндә юаныч була ала дигән әлеге хакыйкатьне Мәликә әби раслап куя: «Авыл кешесенең юанычы ни шул җыру инде, белеп сөйлисез». Үз тормышын хикәя иткән гомер кичкән карчык исеменнән «тормышның үзе кебек чын, гади» киңәше дә билгеләнеп куела: «Көн итү авырга булса да, барына шөкер итеп торабыз әле, мондый чакта зарлану язык булыр, нишлисең инде!».

         Шушы урында Рәшидә чынбарлыгы белән Зөфәр чынбарлыгы арасында аерма югала, ике матурлык бер-берсен тулыландыра. Кавышу мизгеле – шул матурлыкны тоюдан туган омтылыш, якынаю түгелме? Һич югында, үзеңдәге матурлыкны башка берәүдә күреп, рухи игезәгеңне табу мизгеле ул. Автор бу сүзләрне Рәшидәдән әйттерә: «Мин гүя кеше таптым, кешегә сокландым, шул кешенең үзе, җылы-йомшак мөнәсәбәте миңа тансык иде, миңа кадерле иде...» Ләкин спектакль вариантында Мәликә әби өендәге табын артында сөйләшүләр булсын, Зөфәр-Рәшидә вакыйгасы булсын гаҗәеп дәрәҗәдә түбәнәйтелгән. Зөфәр биредә бик шома, бик түбән, битараф азгын хасиятле итеп куелган. Шуңа күрә тавторның Рәшидәнең күз яшьләренә салган мәгънәсе спектакль вариантында ышандырмый. Асылда Рәшидәнең үкенүе ялгышкангакамиллеккә омтылып та, берара кешелек горурлыгы өчен җаваплылык хисен югалтканга көчсез хәлдә калганга: «Кинәт үземне кызганудан күземә яшьләр килде, һәм йөрәгемә авыр бер төер утырып калды».: Зөфәр дә очрашып йөргәндә Рәшидәне йөрәге белән ярата бит: «...бүтән бервакытта да татырга туры килмәгән, бары чын матурлыктан, якты уйлардан гына килергә мөмкин булган аеруча тирән, олы бер бәхет кичергән кебек тә була иде ул...»

         Текстта алдагы бүлек йорт алырга исәпләп бәргәләнүе: «Ниндидер бик вак купецтан калган», «нигез өстендәге бүрәнәләре черегән» Сабитовларның Суконныйдагы йорты – Зөфәрнең гүя күлгә омтылуы – үзен буып торган, гел исәп-хисапка корылган халәтеннән качарга, тынычланып калырга омтылышы сурәте. Зөфәрнең эчке кичерешләре хикәяләүче сөйләменә күчерелә. Ул сайлаган яңа чынбарлык «борынгы өяз шәһәрендәге шикелле аулак, тын һәм тыныч». Төп герой әлеге «билгесез-ят, шуңа күрә дә тансык-мавыктыргыч матур бер тормышны» күргәндә «көнчелек, уфтану аша гаҗәп бер ләззәтләнү хис иткәндәй була», чөнки «заманында бу урамнарда зур чиновниклар, бай интеллигентлар һәм шәһәрдә кыш уздыручы помещик-дворяннар торганнар. Гайсә карт сайлаган йорт сурәте Зөфәрнең гармониягә омтылышын тулаем гәүдәләндерә. Татар иренең аң төпкеленә уелган тыйнак-горур, заман шаукымына буйсынмас асылы ачылырга тиеш, Зөфәрнең эчке омтылышы әнә шул: «...» Күптән салынган булуына карамастан, ул, нәкъ яңа йортлардай, ничектер балкып, горур кыяфәт саклап, бик төз, туры утыра. Аннары йорт художество элементларыннан да мәхрүм түгел икән: кәрниз буйлары, тәрәзә башлары, артык чуарланмыйча гына, челтәр өлге белән бизәлгән, ә болдыр баганалары нечкә билләп, гөмбәз чыгарып эшләнгән – болар һәммәсе дә йортка тыйнак бер нәфислек биреп тора...» Шул горур-буйсынмас холыкны саклаган хәлдә һәр буын яшәеш кагыйдәләренең замана шаукымы белән үзгәрә башлаган хасиятенә төзәтү кертә, Зөфәр аң төпкелендә моңа да әзер: «Аннары вакытында  бик таза эшләнгән капка-койма да хәзер шактый тузган инде; капкасы бөтенләй артка таба авышып тора. Димәк, болар барысы да яңартуны сорый». Йорт янәшәсендәге бакча – Зөфәрнең «күптән хыял иткән» мохите. «Балачактан ук табигатьне, үсемлекләрне белмичә үскән» Зөфәргә бакчаның «бик тансык, бик кадерле» булуын белү укучыда иргә карата ихтирам, ышаныч уята: «Һәм менә хәзер өйнең үзеннән дә ямьлерәк, кадерлерәк төсле булып аның алдында карт бакча күкрәп тора». Үз асылын табуга якынлашкан Зөфәр күңелендә буталган кичерешләр өермәсен тәртипкә кертергә әзер, ярдәмгә “чын бакчачы” – тәртип булдыручы гына кирәк: «Ләкин Зөфәр моны белми иде әле... Ул бары карт бакчаның шигьриятен генә күрде». Автор проблеманы иҗтимагый мотивлаштыра, Зөфәрнең үз асылына кайта алмаячагында яшәп килүче совет системасын да гаепли: «Шушы искергән, картайган, ташландык хәлгә килгән тын бакчадан аңа ничектер борынгы дворян интеллигентының инде мәңге кире кайтмас тормышы аңкыгандай булды. Беркадәр моңсу сагыш белән шул тормышның югалуын кызганып куйды». Ләкин кеше үзе теләп кенә үз асылыннан китә, бары курку хисен яшәү тәртибе иткәннәр өчен генә замана үзгәрү – әхлак алышыну ул, дип кабатлый Ә.Еники.

Һәм спектакль ахырында иҗтимагый мотив таныла, калкуландырыла да, әмма Әмирхан Еники әйтергә теләгән әлеге фикер бөтенләй  югала. Чөнки А.Җәббаров Зөфәрнең азгын халәтенә артык әһәмият бирә,  автор текстындагы геройның үз асылын эзләүче татар ир-аты булуын бөтенләй сызып ташлый. Спектакльдәге Зөфәр – азгын, икейөзле, карак. Бары шул гына.

Рәшидәнең хатын спектакль вариантындагы Зөфәр эчке бер ачу белән, тантана итеп бөгәрләп ташлый: «Тип-тигез дала түрендә менә бервакытны ялтырап яткан күл ачыла. Чын күл бу, хәтта җем-җем уйнаклаган вак дулкыннарына кадәр күренә. Менә шуңа карап барасың, барасың, ләкин барып җитә алмыйсың. Чөнки ул юк, ул рәшә генә, коры далада алдап-котыртып уйнаклаган эссе шәүлә генә». Автор текстында Зөфәр әрни, җиңелгәнен таный, гомерлеккә бәхетсез булачагын аңлап сызлана!

Тагын бер якка әһәмият бирик. Рәшидә образы аша бирелгән автор идеясе маркизет күлмәклекне бүләк төсендә кабул итмәгәннән соң Зөфәр әйткән сүзләре аша бирелә бит: «Мәхәббәт уртак булырга мөмкин, сыныкны уртаклашырга мөмкин, әмма кешелек горурлыгын урталай бүлеп булмый икән. Кешенең үзенә куйган бәясе бар – шуннан бервакытта да төшмәячәк ул!» Кешелек горурлыгы – үзеңә салынган көчне юкка  исраф итмичә, вакланмыйча яши белү. Иң мөһиме – ахырда  үзеңне кызганырлырлык булмасын.

Спектакль вариантында менә шушы өлешне ишетәсе килә, чөнки нәкъ менә горурлык кешене түбән төшү, кимсенү, үзеңне башалардан ким сизү кебек ялгышлардан алып китә, ди Еники. Кеше үзе булдырган эшне җиренә җиткереп башкарса гына, кимсенми дә, түбәнсенми дә. Зөфәр – булдыклы ир-ат, әмма, Рәшидәдән аермалы буларак, горур түгел, чөнки курка. Рәшидә исә горурлыгы белән матур, көчле, үзенә тартып тора, сокландыра, гашыйк итә, хәтта үзе кебек горур булырга дәртләндерә! Рәшидә кебекләр үз гамәлләре өчен җавап бирергә әзер, андыйлар үзләренә кул салмый! Айдар Җәббаров спектакль ахырында чарасызлыктан югалып калган Рәшидә образын тәкъдим итә. Мондый Рәшидә инде Еникинеке түгел, тулаем режиссер уйдырмасы.

Зөфәр-Ушаков, Сабитов-Симаков вакыйгаларында ирнең горурлыкны ялган юлы белән әйләнеп үтүе тасвирлана. Кыйммәтле мебель шыплап тутырылган пространствода Рәшидә матурлыгы чынлап та рәшә генә. Зөфәргә Рәшидә әйткән сүзләр шул турыда: «син вәгъдә иткән бәхетле тормыш ул минем өчен далада уйнаклап югалган кайнар рәшәгә әйләнер иде» Зөфәр табынган чынбарлык – «кешенең нигезсез, булмас өмете», ди автор һәм, төш эчтәлеген дәвам итеп, исәп-хисапка корылган тормышны, аңарга ачулы Сабитовны бәяли. Кешелек горурлыгын әйләнеп үткәннәргә, яшәеш тәртибен курку хисенә көйләгәннәргә тормыш-яшәеш төзәлү мөмкинлеге бирми, ди Ә.Еники.

Зөфәрнең ваклыгын аның янәшәсендә яшәгән «үз кадерен, үз дәрәҗәсен бик белә торган горур-һавалы» «әйттем-бетте» Хәмит Рәшидәдәге матурлыкны билгеләү кебек бәяли: «Ул синең токмач белән йокыдан башканы белмәгән тормышыңа шатлык, матурлык, җыр, музыка алып керер иде». Айдар Җәббәровның Хәмите, минем карашка, талантлы актер Эмиль Талиповның уңышы. Герой үз урынында, ышандыра. Зөфәр кебекләр янында телсез-чукраклар гына була ала. Шамакайлыкны авангард мәдәнияттәге форматта төгәл бирүе – тулаем актерның уңышы һәм хәтта табышы да!

Спектакльнең инсценировка авторы – Айдар Җәббаров. Димәк, без биредә Ә.Еники текстының яңа укылышын эзләргә тиешбез. Сәхнә бизәлеше режиссер идеясенә туры китерелгән, тамашачы бизәлештә Ә. Еникине эзләмәсен иде. Актёрлар һәрберсе образны төгәл бирә алды! Яруллинга Тәбрис исеме өстәү һәм аны артык заманчалаштыру тулаем режиссёр җаваплылыгында булса да, Ф.Мөхәммәтҗанов режиссёр күргән образны бирә алды. Фирая Әкбәрова (Мәликә әби), Рузия Мотыйгуллина (Таибә абыстай), Әсхәт Хисмәтов (Курамшин карт), Илдар Хәйруллин (Җиһанша), Люция Хәмитова (Мәфтуха) кебек мәшһүр актерларыбыз сәхнәгә чыгуга төп игътибар шундук аларга күчә. Әмирхан Еникидәге мәгънәне нәкъ менә алар биргән образлар күтәрде. Еникичә совет чоры вәзгыятенә сатира да җиткерелде (Җиһанша, Мәфтуха, Таибә абыстай), совет чорының фаҗигасе дә йөрәккә үтте (Курамшин карт), милли яшәеш фәлсәфәсе дә күңелгә уелды (Мәликә әби).

Гүзәл Шакирова һәм Алмаз Борһановлар да образларны тоеп, үзләре аша үткәреп эшләп чыктылар! Алсу Каюмова, Миләүшә Шәйхетдинова тудырган образлар да тулаем Еникичә иде.

Режиссер Айдар Җәббаров әдипнең ике текстын берьюлы сәхнәгә менгерде, әсәрләрдә бер сүз дә үзгәртелми диярлек! Айдар Җәббаровка иң олы  рәхмәтебез! Иҗади уңышлар телибез!

Авторы: филология фәннәре кандидаты, әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина.

Фотолар: Г.Камал театры матбугат хезмәте.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк