Логотип
Хәбәрләр

«Мин сәхнә, тамашачы, җырлардан башка яши алмый идем инде...»

Мин сәхнә, тамашачы, җырлардан башка яши алмый идем инде. Габделхәй минем белән, минем янәшәмдә гел бергә булыр өчен, эшеннән китте. Бу үзе бер батырлык иде.

Мин сәхнә, тамашачы, җырлардан башка яши алмый идем инде. Габделхәй минем белән, минем янәшәмдә гел бергә булыр өчен, эшеннән китте. Бу үзе бер батырлык иде.

Яхшы сүз беркайчан да артык түгел. Габделхәй тыштан артык кырыс булып күренсә дә, күңеле нечкә аның. Ул үзе дә тупас итеп эндәшкәнне, кырын караганны яратмый. Көненә ничә тапкыр чыгып китеп, ничә тапкыр кайтып керсә дә, аны үбеп озатырга, елмаеп, үбеп каршы алырга кирәк. Үзе дә игътибарлы, безне иркәли белә ул.

Без Габделхәй белән гел бергә. Бәлки шуңадыр, күп булса да, нахак сүз безнең арага үтеп керә алмый. Дөрес булмаган сүз искән җил кебек оча да китә. Концертлар алдыннан афишалар эленгәч, китә инде төрле гайбәтләр. «Алар бергә яшәмиләр, эшлиләр генә», – дип әйтүчеләр дә табыла. Тамашачы сине күкләргә күтәрерлек итеп ярата белә, шул ук вакытта мәрхәмәтсез дә ул. Бәхетсезлегеңә сөенеп гаҗәпләндерә ул сине. Бер нәрсә дә эшләп булмый, адәм баласы шулай яратылган. Мин аларны гаепләмим. Җырларның бит төрлесен җырлыйм. Гайбәт таралуда, бәлки, аларның да өлеше бардыр?!

Хәния Фәрхи истәлегенә басылган «Онытылыр, димә» китабыннан

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк