Логотип
Хәбәрләр

Мәҗбүри яраттырып булмый...

Көчле холык, җаваплылык, нечкә тоемлау, хезмәткә сәләтлелек, югары активлык, коллективны илһамландыра һәм үз артыннан ияртә алу – болар барысы да Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының җитәкчесенә хас сыйфатлар. Директор вазифасында өч елдан артык эшләү дәверендә Луиза Шарова – шагыйрә буларак танылган Луиза Янсуар – театр үсешенә зур өлеш кертеп, хезмәтенә карата тугры мөнәсәбәтен, үз һөнәренең остасы булуын раслый. «Театр ул – минем өчен балачактан алып хәзерге көнгә кадәр тылсым. Әлбәттә, эчендә кайнагач, бу тылсымның нинди шөрепләрдән һәм нинди авырлык белән җыелганын күреп торасың, никадәр кешенең олы хезмәте салынганын аңлыйсың, шуны оештырасың. Әмма аңа карап кадере җуелмый, арта гына бара...» дигән фикерне Луиза Николаевнадан ишеткәч, икебезне дә театрга мәхәббәт берләштерүен аңладым. Ә әлеге «тылсым» хисен нәрсә уята? Ул кайчан һәм ничек барлыкка килә? Шул хакта Луиза Николаевна үз фикерләре, балачак хатирәләре белән уртаклашты.

Үсендергән балачак

Безнең өйдә театрга сокланып карыйлар. Әби-бабайларда да, әти-әниләрдә дә бар иде ул хис. Хәзер дә гаиләм һәр артистның кемне уйнаганын гына түгел, ә язмышы турында да белә: газета-журналлардан, телевизордан, радиотапшырулардан берәмтекләп артист турында мәгълүмат җыеп бара. Әнием һәм әтием үзләре туплаган үзешчән төркем белән авылларга чыгып театр куеп йөрде. Күрше авылга я берәр йөк машинасына, я КАМАЗ кузовына төялеп чыгып китәләр иде. Аларга кулъяулык шикелле мин дә гел иярдем. «Казан сөлгесе»н уйнаганнары хәтеремдә... Урман каравылчысы турындагы ниндидер спектакль... Репетицияләр вакытында сәхнәдә урнашкан реквизитлар арасында тәгәрәп йоклап та китә идем – мин бит әле ул чакта бәләкәй. Якыннарымның калебләрендә театрга карата мәхәббәт яшәгәч, әлбәттә, бу ярату миндә дә чагылмый кала алмады.

Абыстайлар куера, токмачлар килеп җитсен, ди...

Мин үскәндә, әнием мәктәптә драмтүгәрәк оештырды. Без (драмтүгәрәккә йөрүчеләр – авт.) мәктәпне тәмамлаганчы сәхнәдән төшмәдек. Үзебез пьесалар сайлап, русчаларын татар теленә тәрҗемә итеп, спектакльләр куя идек. Гөр килеп премьера арты премьера чыгардык. Шулай берсендә әни мине, нәрсә уйлаптыр инде, «Зәңгәр шәл»дәге Мәйсәрә роленә куйган. Минем бит колагыма аю баскан, ә буҗырлый торган роль! Аннары, Мәйсәрәнең, болдырга чыгып, әле бер, әле икенче баганага сөялеп, моңаеп йөрүләре тәмам җенемне чыгара иде. Ахыр чиктә мине олы абыстай роленә куйдылар. Менә кинәндем уйнап! Шуннан соң гел тискәре рольләрне миңа бирә торган булдылар, мин аларны бик тәмләп башкардым.

Үсмерчак хыялы

9 нчы классны тәмамлаганда актриса булам дигән хыял белән яшәдем. Мин бу хакта якыннарыма тәвәкәлләп әйттем дә. Безнең гаиләдә һәр нәрсәне тәфсилләп, киңәш-табыш итеп, уртага салып сөйләшеп хәл итү – гадәт. Барма, йөрмә, димәделәр. «Кызым, Вера Минкина кебек актрисалар йөз елга бер туа. Син җырламыйсың, дөрес, биисең инде. Буең да бәләкәй, гомерең буе "абыстайлар куера, токмачлар килеп җитсен" кебек рольләр уйнап йөриячәксең...» – диде каршыма утыртып әтием. Шуннан соң мин 11 нче классны тәмамлап, филологиягә керергә булдым. Ә театр күңелдә калды...

Күңелдә сирпелгән нур

Яраткан спектакльләремә кабаттан йөрү гадәтем бар. Мәсәлән, рус яшь тамашачы теарындагы «Продавец дождя», «Любовь людей», «Иваново детство» спектакльләренә берничә мәртәбә барганым бар. Галиәсгар Камал театрындагы спектакльләрне студент чакта бер дә калдырмый идем. Рамил Төхфәтуллин белән Илсөя Төхфәтуллина уйнаган «Зәңгәр шәл»гә, сезон ачылган саен, ел да танышларым, дусларым, кадерле кешеләрем белән йөрдем. Орхан Памукның романы буенча куелган «Минем исемем Кызыл» спектакленә шулай йөрергә бик яраттым. Дөрес, аны репертуардан бик тиз алдылар... Габдулла Кариев театрындагы кайбер спектакльләрне ай саен яңадан карыйм. Спектакль куелганнан соң үсә, тирәнәя, аның ландшафты үзгәрә, ә кайбер спектакльләр, ни кызганыч, сүтелә, тарала... Сәхнәдә барган вакыйгалар кешегә еш кына сорауларына җавап табарга, тормышта бик мөһим карарлар кабул итәргә булыша. Театр ул – психолог та, терапия дә... дәвалый да ала. Һәм, монда бер башка үсебрәк киткәндәй буласың: күп нәрсәнең тирән механизмнарын аңлыйсың, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен, чынбарлыкны бәйләп торган җепләрнең кайда төйнәлгәнен, чияләнгәнен күрәсең. 

«Без шундый театр төзербез!..»

Габдулла Кариев исемендәге театрда төрле аудитория җыела. Гаилә белән карый торган, комедия, мавыктыргыч форматтагы спектакльләргә йөргән тамашачылар бар. Алар, нигездә, өлкән тамашачы, театрдагы артистларның өлкән яисә урта буыны белән бер тирә яшьтә. Балалар өчен спектакльләргә йөри торган тамашачы – болар мәктәпләр, әти-әнисе, гаиләсе белән килгән балалар. Соңгы арада нәкъ менә үсмерләр, яшьләр өчен спектакльләрне күп чыгардык, бу аудитория – ул безнеке, аны үзебезгә җәлеп итәсе, театрга гашыйк итәсе килде. Нәтиҗәдә, үсмерләр белән яшьләр аудиториясе тагын да киңәйде, студентлар үзләре теләп һәм күпләп йөри башладылар. Аларның хис-тойгыларын күзәтү, фикер алышулар оештыру да үзенекен итә. Югары класс укучылары арасыннан Пушкин картасы буенча билет алып, иптәшләрен җыеп, сыйныфлары белән килүчеләр дә бар. Мәсәлән, «Ромео һәм Джульетта» спектакленә, «Алтынч[ае]ч»кә, «Гөлчәчәк»кә... Яшүсмерләрне һәм яшьләрне җитди сөйләшүгә чакыру бик мөһим: аларга уйланырга урын калдыру, сорауларына җавапларны үзләренә табарга мөмкинлек бирү... ә көчләп тагу түгел. «Сезнең театрда безнең белән аңлаешлы телдә сөйләшәләр, безгә баласытып югарыдан карамыйлар, мораль укырга тырышмыйлар», – ди яшьләр. Бу куандыра, чөнки Яшьләр театры яшьләр килергә атлыгып тора торган урын булырга тиеш. Үзенә күрә, комфорт һәм ышаныч зонасы. Ә кайсыдыр ноктада – авырткан сорауларга бергәләп җавап эзләү урыны да...

Җан хаҗәте – театр

Театрга йөрергә берәүне дә мәҗбүриләп булмый һәм ярамый да. Балачактан сиңа театр культурасы сеңдерелсә, син үзеннән-үзе йөриячәксең. Казанга укырга килгәч, театрлардан кайтып керми идем. Без гомумән ул чакта телефоннарда утырмый идек бит, китапханәдән яздырып, кибетләрдән сатып алып, кәгазь китаплар укый идек, тере тамашаларга, концертларга йөрдек. Камал театры баскычларында күпме итәк һәм чалбар туздырганмындыр... Әгәр мәхәббәт нарасый чактан сеңдерелмәгән икән, сине театрга ниндидер очраклы (асылда очраклы булмый инде ул!) сәбәп китерә ала һәм гашыйк булып калырга мөмкинсең. Без (Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры хезмәткәрләре – авт.) театрга килгән балаларны һәм яшьләрне, әйткәнемчә, гашыйк итәргә тырышабыз. Яшьләр театрына яңадан әйләнеп кайтырга этәргеч булып бары тик ярату тора.

Даими үзгәрештә

Спектакльләргә вакыт булган кадәр йөрергә, башкалабыз һәм Татарстан театрларының премьераларын калдырмаска, җай булганда Мәскәүгә, Петербургка да барырга тырышам. Шөкер, мөмкинлек бар – Россия күләмендә барган фестивальләргә без еш чакырулы, аларның программаларын да азмы-күпме карый алабыз. Ә бу бик кирәк – бүгенге театр сәнгате ни белән яшәгәнен, нәрсә сулаганын белми ярамый. Театр – тере организм, шуңа күрә ул даими үзгәрештә. Театр кичә дә, иртәгә дә яшәмибүген, хәзер, менә шушында! Әгәр театр катып кала, үткәнгә еш әйләнеп карый башлый яки бүгенгесеннән разый булып, тик кенә утыра икән... ул театр булудан туктар да иде. Үзгәрешләргә мөнәсәбәт яхшы да, начар да була алмый, бу – табигый күренеш. Табигатьтә дә гел кыш кына яки җәй генә булмый. Без даими үзгәреп торабыз... Галәм өзлексез гүли, үзгәрә. 

Заман сулышы

Авторлар төрле була... һәм булсыннар да! Әмма барысын да берләштерә торган бер сыйфат бар – әсәре сәхнәгә куелу тылсымы кешене канатландыра, илһамландыра. Үзең кәгазьдә тудырган каһарманнарны сәхнәдә күрү – кабатланмас тойгы һәм бәхет. Әсәрен сәхнәдә күрүдән кичергән халәтне бер татып караган кеше ул тойгыдан баш тарта алмаячак. Матди як та бар, әлбәттә. Хезмәте өчен авторга түләнергә тиеш. Яшьләр театры өчен яза торган авторлар күбрәк булсын иде, дип телим. Һәм алар, һичшиксез, яшьләр, балалар дөньясын белүче кешеләр булырга тиеш. Балалар һәм үсмерләрнең нәрсә белән яшәгәнен тоя торган каләм ияләре. Кайбер өлкән авторларның ачулары килә, үпкәлиләр – арада моннан 5-10 ел элек безнең театрда әсәрләре куелганнары да бар. «Нигә яшь авторлар эзләү һәм чакыру белән шөгыльләнәсең, нигә булганнар белән генә эшләмисең, нәрсәгә кирәк сиңа яңаларны үрчетеп яту?»  дип ачыктан-ачык ризасызлык белдергәннәре дә булды. Ягъни, бу – без бар бит, тагын нәрсә кирәк?! – дигән позиция. Әмма дөнья бер урында гына туктап тормый...

Театрда беренче мәртәбә «КАРАШ» инсценировка мәктәбен оештыргач, күпме кешенең миңа ачулы икәнен, саруы кайнаганын аермачык белдем. Күпме кешенең чын йөзе ачылды. Яратмыйбыз без үзебезгә алмаш әзерләүне – бигрәк тә аның нәтиҗәсе көне-сәгате белән күренеп, кайдадыр түрәләрнең өстәленә тылсымлы саннар булып килеп ятмаса. «Кирәкмәгән эш белән йөрисең!» – дияргә яраталар, шунда ук нәтиҗәсен күрмәгәч, кәнәфидә утырган затлар да. Җитмәсә, яңа туып килгән драматурглар да әллә ни җиде кат тирен чыгарып эшләргә атлыгып тормыйлар, җиңел килгән уңышны һәм форсатны көтәләр. Кайберләре бер драматургик материалны кат-кат язарга, әле тагын режиссёр белән дә өстәмә эшләргә кирәк икәнен белгәч, моны чын мәгънәсендә «оскорбление» итеп кабул итте. Бер-берләренә карата мөнәсәбәтен дә, театрга булган дәгъвасын да белдерде. Әмма бу туктап калырга һәм куйган максатыңнан кире чигенергә, дигән сүз түгел. Сиңа йөз кешенең йөз дә бере «кире кайт бу уеңнан» дип тәкърарлап торса да, эчке иманың һәм иң тирәндәге «мин»ең нәрсә әйтә, шуны эшләргә кирәк. Бездә балалар өчен горурланырлык драматургия булачагына ышанам... әле бүген түгел, бераздан.

Чаң тавышы

Театр залына килеп утырган балаларга нәрсә әйтергә кирәк икәнен чынлап та беләбезме? Аларны нәрсә белән мавыктырырга икән? Ә мавыктырганнан соң, куркытмыйча, акыл өйрәтү тонына күчмичә, ничек итеп аларга үз кыйммәтләребез турында сөйләргә?.. Мин бу сорауларга җавапны көне-төне эзлим. Яшүсмерләр бит ачыктан-ачык әйтеп тора: «Сезнең театрда безнең белән югарыдан карап сөйләшмиләр». Бу – төп канун! Менә шул сүзләр өмет бирә бераз... Кайбер спектакльләргә килгән мәктәпләрнең, сыйныфларның яртысыннан күбесе спектакльне колакчын белән карый. Башка театрларда рус телендә спектакльләр кую практикасы бар, бигрәк тә Яңа елга, каникуллар вакытында. Әлбәттә, табыш та күбрәк, театр шулай итеп планын да тутыра. Шөкер, без, бары тик үз ана телебездә генә уйнап, планны булдыра алган кадәр арттырып үтибез. Шушы өч елда куелган планканы ике мәртәбә арттырып үтәдек, аңа карап, мактау сүзләре ишетмәдек, әмма үзебез өчен – горурлык. Фестивальләргә чыкканда да туган телдә уйнап, урыннар яулап кайтабыз. Безгә барган җирдә гел сокланалар: «Сезнең үз мәдәниятегезгә мәхәббәтегез нинди көчле!» – диләр. Югыйсә, ул бары тик бар, шул гына.

Туган тел сагында

Без – дөньяда татар телендә уйный торган бердәнбер Яшь тамашачы театры. Яшерен-батырын түгел, театрга килгән татар балаларының бик сирәкләре ана телен камил белә. Елдан-ел бу күрсәткеч кими бара. Әти-әниләре милләт өчен күкрәк сугып, лаф орып йөргән кешеләрнең балалары да колакчыннар белән спектакль карый. Гәрчә мин туган телгә һәм туган мәдәнияткә мәхәббәт ана сөтеннән һәм гаиләдән башлана, дигән карашта торсам да... безнең эш – гаепләү түгел. Никтер шулай килеп чыккан. Сәбәпләре булган, димәк. Ә менә балага театрда уңайлы атмосфера тудыру һәм монда сине нинди булсаң да, шулай кабул итәргә әзерләр дигән инану бирү – монысы безнең бурыч.

Ярату көче

Театрның елата да, көлдерә дә, юата да, мавыктыра да торган сихри көче бар. Нәкъ менә хәзер, шушында синең барлык тойгыларыңны да уяталар, һәм мондый хисләрне син башка беркайда да кичерә алмыйсың... Иманым камил, залда ана телен аңлый торган 10-15 тамашачы калган очракта да, без татарча уйнарга тиеш. Шунысы да бар: үткән сезондагы премьералардан соң, мәсәлән, театрга татар балалары һәм яшьләре генә түгел, татарча белмәүчеләр дә үзләре күпләп килә башлады. «Ваш театр крутой и нам интересно, что же будет у вас каждый новый раз!» – диләр. Монысы да – җиңү. Димәк, театрның репутациясе ныгый, яшь тамашачы аның һәр яңа премьерасын көтеп ала. Һәм кемнәрнеңдер татар мәдәниятенә дә карашы үзгәрә. «Һөнәр» фестиваленә Петербургтан килгән театр эксперты, тәнкыйтьче Жанна Зарецкая сүзләре хәтергә уелып калды: «Спасибо, что вы погружаете в свою культуру меня так бережно, нежно, через любовь...»

 

Автор - ЛАНДЫШ ГОБӘЙДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк