Ләйлә Дәүләтова: «Төннәрен йокларга да вакытымны жәлли идем»

Танылган алып баручы һәм талантлы шагыйрә Ләйлә Дәүләтова яңа ел бәйрәмнәрен кызы Гөлмәрьям белән Атлантик диңгез буенда Доминикана республикасында уздырды.

Диңгезнең зәңгәрле-яшелле төсмергә кереп, төрле төстә булуына гаҗәпләнә шагыйрә. «Телевидениедә 20 ел эшләү дәверендә мин бер генә тапкыр да диңгезгә бармадым. Минем өчен диңгез ул – Актаныш, ял итү – ул авылда чүп утау булды. Эшләдем дә эшләдем мин. Шимбә-якшәмбе юк иде... Хәтта төннәрен йокларга да вакытымны жәлли идем. Төне буе җыр язып, сценарий язып утырган чакларым да истә!» – дип искә ала Ләйлә.

Яшь чагында үзе күрә алмаган матурлыкларны кызына күрсәтергә тырыша шагыйрә. Гөлмәрьям исә бик рәхәтләнеп әнисе белән чит ил табигатенә хозурлана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
745
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сабантуй кайчан була?
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы