Логотип
Хәбәрләр

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия ханым: «Чулпан Юсупованың әниемә охшатып җырлыйм әле дигән уе юк»

«Чулпанның һәм әниемнең тембр ягыннан тавышлары охшаш, ләкин җырны башкару манералары төрле. Чулпанның җырлавы миңа ошый. Аның тавышы көчле, ул җырны тамашачыга үзенчә җиткерә белә. Күпләр аны Әнием Ә...

«Чулпанның һәм әниемнең тембр ягыннан тавышлары охшаш, ләкин җырны башкару манералары төрле. Чулпанның җырлавы миңа ошый. Аның тавышы көчле, ул җырны тамашачыга үзенчә җиткерә белә. Күпләр аны Әнием Әлфия Авзалова белән чагыштыра. Чулпанның әнигә охшатып җырлыйм әле дигән уе юк. Ул үзенчә җырлый. Нәкъ менә шушы ягы белән ул миңа ошый. Бу – шәп! Концерттагы нәфис сүз, җыр, бию – барысы да ошады. Ә баянга кушылып җырлауны аерып әйтергә дә була», – ди Зөлфия ханым.

Зөлфия ападан: «Чулпанның репертуарында Әлфия апа башкарган җырлар бар. Бөек җырчыбыз юлына басуы начар түгелме?» – дип сорадым.

«Әлфия апаң начар юлда йөрмәде бит. Үз тырышлыгы белән җырчы булган. Чулпан да тырыша. Әлеге юлдан тайпалмасын, һәм аның барысы да булачак», – диде Зөлфия ханым.

Автор: Алинә Айдарова

Фото: Рамил Гали

Бу хакта тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк