Логотип
Хәбәрләр

«Күңелем борчыла ике милләт талашмаса иде дип...»

Ришат Төхвәтуллин инстаграм битендә Фирдүс Тямаев Башкортстанда очраган күңелсез вакыйга турында үз фикерен белдерде. Җырчы инстаграмында пост урнаштырган. Ришатның сүзләрен чәчми-түкми бирәбез.

Ришат Төхвәтуллин инстаграм битендә Фирдүс Тямаев Башкортстанда очраган күңелсез вакыйга турында үз фикерен белдерде. Җырчы инстаграмында пост урнаштырган. Ришатның сүзләрен чәчми-түкми бирәбез.

«Дуслар, мин беркайчан да бәхәсләргә кысылмыйм, беркем белән дә талашмыйм, сәясәткә катнашмыйм! Мин - җырчы, минем бөтен уйларым һәм бар энергиям иҗатка юнәлгән!

Хейтерларыма, диван критикларыма җавап:
Сизгән булсагыз, мин беркайчан да махсус пиар алымнар кулланмыйм һәм «бу пиар ясап ята!»  дип, берәүне дә гаепләмим! Куңелем борчыла ике милләт талашмаса иде дип! Андый мисаллар күп, Әзербайҗан белән Арменияне генә алыйк.
Әйтер сузем дә бар, беркемнән дә курыкмыйм, әмма, зинһар, минем сүзләремнән мәкер эзләп, комментарийларда сугыш оештырмавыгызны сорар идем! Әйе, мин мондый проблемаларны халыкка чыгармау яклы! Бу минем фикерем һәм мин үз фикеремдә калам, ләкин беркемгә дә аны көчләп такмыйм!

Нинди генә проблема булса да, үзара тыныч кына хәл ителсен, ике туган милләт бердәм булсын!» – дип яза җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ришат, молодец! Ир-егетлэрчэ фикер йорту! Хуплыйм! Акыл - алдан, хислэрне тыя белу узенэ дэ, башкага да яхшы.