Казан Кремлендә беренче тапкыр маркетинг буенча конференция узачак

25 апрельдә Казан Кремленең Гавами урыннарында маркетинг буенча бушлай конференция узачак. Ул «Маркетинг өлкәсендә ничек үсәргә һәм клиентларга яхшы нәтиҗә бирергә» дигән темага багышлана. Чара агентлыклар, SMM-белгечләр, маркетологлар, дизайнерлар, трафик буенча белгечләр өчен үткәрелә. Конференциянең оештыручысы –  маркетинг агентлыгы.

Чарада реаль кейслар мисалларында 2023 елда маркетинг өлкәсендә нәтиҗәгә ирешү өчен үсеш инструментлары турында сөйләячәкләр.

Беренче тема лидогенерацияләргә (товар һәм хезмәт күрсәтүләргә сатып алучылар табу) багышлана. «Проектларның KPI һәм ахыргы нәтиҗәсенә ничек итеп 200 процентка ирешергә» темасы буенча «MOBi digital» маркетинг агентлыгына нигез салучыларның берсе Тимур Бадакшин сөйләячәк. Клиент белән шәхси чикләрне билгеләү һәм экологик мөнәсәбәтләрне булдыру турында «MOBi digital» маркетинг агентлыгына нигез салучыларның берсе Азат Шәмсевәлиев сөйләячәк. Конференциядә веб-студия һәм брендинг агентлыгы да тәкъдим ителәчәк. +18

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2545
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы