Логотип
Хәбәрләр

«Кави-Сәрвәр» операсы - cәхнәдә!

«Сез әзерләгез, министр шөгыльләнсен, зур хыялыгыз бар икән, Мәскәүдә җиңеп кайткансыз икән, безнең тарафтан ярдәм булыр, оештырыгыз, күрсәтмәләр бирербез», - дип җавап кайтарды Рөстәм Миңнеханов.

Миләүшә Хәйруллина Мәскәүдә яшь композиторлар арасында бөтенроссия конкурсында «опера музыкасы» номинациясендә җиңү яулап кайткан.

 

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татар иҗатчы яшьләре белән очрашуында Казан дәүләт консерваториясе мөгаллимәсе, композитор, пианист Миләүшә Хәйруллина яңа операны Татар дәүләт опера һәм балет театрында сәхнәгә куюда ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Ул Мәскәүдә яшь композиторлар арасында бөтенроссия конкурсында «опера музыкасы» номинациясендә җиңү яулап кайткан. Ул журналистларга бәйгегә 800 дән артык гариза килгәнен, финалга биш кеше сайланганын, бишесе арасыннан «Кави-Сәрвәр» операсы җиңүгә лаек булганын әйтте.

 

Әсәр Кави Нәҗми һәм хатыны Сәрвәр Әдһәмованың биографиясе һәм бөек мәхәббәте турында. «Шуңа нигезләнеп, либретто, сюжет, опера язып, зур гына әсәр булып чыкты. Либреттист – Айдар Әхмәдиев, композитор – мин үзем. Иң зур хыялым – операны Татарстанда кую, чөнки халкыбыз өчен татар телендә опера яздык», - диде Миләүшә Хәйруллина журналистларга.

«Мәскәүдә зур оркестр, татар солистлары белән татар телендә җырладык, Кави Нәҗми һәм аның хатыны Сәрвәр Әдһәмова турында зур тарихны күрсәттек. Кави Нәҗми татар теле өчен зур өлеш керткән. Ул Язучылар берлегенең беренче рәисе, хатыны Сәрвәр Әдһәмова искиткеч тәрҗемәче. Ул Пушкин, Катаев, Горький әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән кеше», - дип искәртте композитор.

«Бу безнең яңа тарих. Шул теманы күтәрергә телим. Тарихыбызны, зур шәхесләрне өйрәнергә тиешбез, проект үссен өчен, зур премьера булып чыксын өчен, республиканың ярдәме кирәк«, - дип мөрәҗәгать итте Миләүшә Хәйруллина Рөстәм Миңнехановка.

Президент нинди ярдәм кирәклеге турында кызыксынды. Мәдәният министры Ирада Әюпова акчалата ярдәм кирәк булачагын әйтте. Якынча 7 млн сумнан артык акча кирәк дип исәпләнә. Министр сүзләренчә, опера театрында ел саен ике премьера чыгып бара.

 

«Сез әзерләгез, министр шөгыльләнсен, зур хыялыгыз бар икән, Мәскәүдә җиңеп кайткансыз икән, безнең тарафтан ярдәм булыр, оештырыгыз, күрсәтмәләр бирербез», - дип җавап кайтарды Рөстәм Миңнеханов.

Миләүшә Хәйруллина әйтүенчә, бүген әзерлек процессы бара. «Музыкантлар, дирижерлар, Мәдәният министрлыгы белән эш бара. Опера инде ул зур проект, күп вакыт сорый, күп чыгымлы, өйрәнергә вакыт күп кирәк, бу катлаулы материал», - диде. 2023 елда сәхнәгә чыгарга мөмкин дип фаразлады.

Чыганак һәм фото: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк