Логотип
Хәбәрләр

Илсөя Бәдретдинова: «Сөйлә дияргә курка идем...»

Җырчының инстаграмында мәгънәле постлар сирәк түгел, ул тормышта еш очрый торган темаларны күтәрә. Әмма Илсөя кызыклы постлардан да баш тартмый: үз-үзеннән дә көлергә курыкмый, тормыштагы булган көлке...

Җырчының инстаграмында мәгънәле постлар сирәк түгел, ул тормышта еш очрый торган темаларны күтәрә. Әмма Илсөя кызыклы постлардан да баш тартмый: үз-үзеннән дә көлергә курыкмый, тормыштагы булган көлке хәлләрен рәхәтләнеп сөйли. Соңгы постында ул нәкъ шундый очрак белән уртаклашты.

«Бәләкәй чакта, әни миңа әкият сөйли иде. «Яшәгән ди,булган ди әби белән бабай. Сарайларының башы сумала белән япкан булган икән...Шунда саескан килеп кунган да...башын алса койрыгы ябыша икән, коерыгын алса башы ябыша икән...башын алса,койрыгы...койрыгын алса башы...башы...койрыгы...койрыгы...башыыы...». Ааааааааа... «Әнииии,туйдым инде бу саесканнан», – дип елый идем. Әни мәрхүмкәем үзе йоклый, үзе дәвамын сөйли...«Тагын...тагын ул әби белән бабайның келәтләре булган. Келәтләре булган ди таштан. Сөйлимме яңа баштан? Келәтләре таштаааааан...сөйлимме баштан?». Сөйлә дияргә курка идем. Чөнки тагын теге саесканны сөйли башлый».

Менә шундый ихлас күңелле ул, яраткан җырчыбыз! Бәлки, гадилеге белән тамашачыны яулыйдыр да инде. Ә Сез нинди әкиятләр беләсез?

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @ilsiiabadretdinova

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бәләкәй чакта,әни миңа әкият сөйли иде. "Яшәгән ди,булган ди әби белән бабай. Сарайларының башы сумала белән япкан булган икән...Шунда саескан килеп кунган да...башын алса койрыгы ябыша икән,коерыгын алса башы ябыша икән...башын алса,койрыгы...койрыгын алса башы...башы...койрыгы...койрыгы...башыыы...Ааааааааа??? "Әнииии,туйдым инде бу саесканнан "-, дип елый идем. Әни мәрхүмкәем үзе йоклый,үзе дәвамын сөйли... "Тагын...тагын ул әби белән бабайның келәтләре булган. Келәтләре булган ди таштан. Сөйлимме яңа баштан? Келәтләре таштаааааан...сөйлимме баштан?" Сөйлә дияргә курка идем. Чөнки тагын теге саесканны сөйли башлый?????? Нишләптер бу фотоны куйганда шул әкият искә төште. @fannur_libra ның башын куйсам, аягы сыймый. Аягын тыксам, башы. Инстага сыймый торган озын җегет булды бу...әллә мин артык бәләкәй микән? Аптыраган...

Публикация от Ильсия Бадретдинова (@ilsiiabadretdinova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк