Логотип
Хәбәрләр

Илнур Фәйзрахманов: «Бүген мин балаларым, әниләре белән бергә. Шөкер, гаилә янәдән бербөтен!!!»

Билгеле булганча, Гөлназ күп кенә социаль челтәрләр һәм газет-журналларда биргән интервьюсында Илнур белән аерылышуы һәм кире кушылу мөмкин булмавы турында хәбәр иткән иде.

«Болгар» радиосында эшләп киткән Илнур Фәйзрахманов Гөлназ Миньязова белән кушылуы турында хәбәр итте! Билгеле булганча, Гөлназ күп кенә социаль челтәрләр һәм газет-журналларда биргән интервьюсында Илнур белән аерылышуы һәм кире кушылу мөмкин булмавы турында хәбәр иткән иде. Радиодан киткәч, Гөлназ челтәрле бизнес белән ныклап шөгыльләнә башлады. Илнур да гәүдә авырлыгын киметү максатыннан, махсус ябыгу проекты башлавы турында игълан итте. Гөлназ белән кушылу да шул нигездә булган, күрәсең. Илнур Гөлназ мактаган препаратларны куллана башлаган. Бүген Илнур инстаграм челтәрендә «Бүген мин балаларым, әниләре белән бергә. Шөкер, гаилә янәдән бербөтен!!!» дип язып чыкты. Радио сөйли башлаганнан бирле исемнәре аерылгысыз булган Илнур-Гөлназның яңадан берләшүенә без дә бик шат! Авырлыклар аша сыналган гаилә җепләре тагын да ныграк булсын!

Фото: шәхси аккаунт һәм файзрахманов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк