Логотип
Хәбәрләр

Илназ Баһ белән Гүзәл Идрисова дүртенчегә җыенамы?

Быел ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасында үзенчәлекле номинация барлыкка килгән. Оештыручылар күп балалы артистлар гаиләләре өчен махсус номинация булдырганнар, шул рәвешле «Герой ата» номинациясенең...

Быел ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасында үзенчәлекле номинация барлыкка килгән. Оештыручылар күп балалы артистлар гаиләләре өчен махсус номинация булдырганнар, шул рәвешле «Герой ата» номинациясенең абсолют җиңүчесе итеп Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ билгеләнде. Тормыш иптәше белән 3 малай үстерүче Илназ Баһка иң еш бирелүче сорау кичә дә яңгырады. «Дүртенчегә барасызмы?», - дигән сорауга артист шаяртып болай диде: «Хатын «дүртенчегә кыз ясый белүче белән генә барам» дип әйтте».

Баһавиевлар гаиләсен зур җиңүләре белән котлыйбыз! Әйе, әйе, Илназ Баһны гына түгел - гаиләсен котлыйбыз. Чөнки үзе генә мондый номинациядә җиңеп чыга алмаган булыр иде ул.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @ilnaz_bah_tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк