Логотип
Хәбәрләр

«Идел йорт» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

1992нче елда оештырылган фестивальнең максаты — халык театрларының эшчәнлеген камилләштереп кенә калмыйча, үсеп килүче яңа буында театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү. 

Халык театрлары коллективларының «Идел йорт» бәйгесенең жюри әгъзалары быел гран-прины ике театр коллективына бирергә карар иткән. Кичә Камал театры сәхнәсендә аларның берсе — Питрәч халык театры коллективы чыгыш ясады.

«Балкыш» халык театры фестивальдә Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» музыкаль спектакле белән катнашкан. Режиссеры — Фәнил Мисалов. 

Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге театр коллективларының ХХI төбәкара «Идел йорт» бәйгесенең нәтиҗәләрен традиция буенча Камал театры сәхнәсеннән игълан иттеләр.

Икенче гран-прины Флорид Бүләков пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Сөясеңме-сөймисеңме?» спектакле өчен Башкортстан Республикасы Кушнаренко районының «Мизгелләр» татар халык театры алды. Режиссеры — Энҗе Гыймалетдинова. Тулырак  Татар информ нан укый аласыз.

Фото: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк