Логотип
Хәбәрләр

Г.Кариев театрына - 35!

1988 елның 25 нче февралендә режиссер Фәрит Хәбибуллин җитәкчелегендә «Намус хөкеме» (Д.Вәлиев әсәре буенча) спектакленең премьерасы була. Театрның туган көне нәкъ менә шушы датадан башлап санала.

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының 35 еллыгына багышланган матбугат конференциясе узды.

1988 елның 25 нче февралендә режиссер Фәрит Хәбибуллин җитәкчелегендә «Намус хөкеме» (Д.Вәлиев әсәре буенча) спектакленең премьерасы була. Театрның туган көне нәкъ менә шушы датадан башлап санала. 2023 нче елның 25 нче февралендә театрның Кече залында һәм фойесында «35 мизгел» дип аталган ретрокүргәзмә оештырыла. Төрле елларда уйналган спектакль кадрларында Кариев театрының тарихы чагыла. Ә зур залда XIX гасыр вакыйгаларына нигезләнгән, татар театрының барлыкка килүен күрсәткән «Артист» спектакле (Р.Зәйдулла) була. «Сәйәр» труппасы барлыкка килә, Галиәсгар Камалның «Бәхетсез егет» әсәрен сәхнәгә чыгарырга җыеналар. Тик Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская яшь таланлы артистлар белән «Сәйяр» труппасыннан китеп бара. Труппа таркала. Режиссер Габдулла Кариев җитди мәсьәлә алдында кала. «Артистларны каян табарга?»... Юбилей кичәсендә булачак күргәзмәнең һәм «Артист» спектакленең режиссеры – Ренат Әюпов. Дизайнер – Розалина Мосабирова.
Сезон азагына кадәр юбилей циклы кысаларында күп кенә чаралар планлаштырылган. Мәсәлән, Габдулла Кариевның туган ягына иҗади сәфәр, шулай ук урамда уздырыла торган театраль чаралар циклы көтелә.
Ә сезонны япканда тагын бер юбилей кичәсенә җыелачакбыз, дип хәбәр итә Кариев театрының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк