Данир Сабиров: «Сугышып үлегез!»
Популяр артист Данир Сабиров хатын-кызлар игътибарын һәрвакыт тоеп яши. Ул сөекле ир, газиз ул, яраткан әти һәм шәп кияү! Шәп булмаса, тещасын шул кадәр мактар идемени?! Тормыш иптәше Миләүшәнең әнис...
Популяр артист Данир Сабиров хатын-кызлар игътибарын һәрвакыт тоеп яши. Ул сөекле ир, газиз ул, яраткан әти һәм шәп кияү! Шәп булмаса, тещасын шул кадәр мактар идемени?!
Тормыш иптәше Миләүшәнең әнисен туган көне белән котлый артист. «Тещага берүк күз тидерә күрмәгез. Саклап кына торам. Яратам!» – дип яза Данир үзенең Инстаграм тасмасында.
Котлау сүзләреннән соң, хатынының әнисенә рәхмәтен белдерә артист. «12 елга якын бергә торып, кызың белән сүзгә килсәк тә, мине яклыйсың, аны яманламыйсың», – ди артист. Чыннан да, әни кешеләргә балалар мөнәсәбәтенә артык кысылмыйча, яшь гаилә татулыгын акыллы гына җайлап тора белү – зур талант! Диләрә ханымның балаларына шаяртып әйтергә яраткан фразасы: «Сугышып үлегез!» икән. Чыннан да, мондый сүзләрдән соң үзеннән-үзе тату гына яшисе килә башлыйдыр.
Дуслар, әлбәттә, болар шаярту гына. Диләрә ханымны күркәм бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм матур киләчәк телибез!
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @milagrasss555
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
Комментарий юк