Логотип
Хәбәрләр

«Чытырманда былбыл сайрый»

«Чытырманда былбыл сайрый»

Иртәгә шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы була, дип хәбәр итә Язучылар берлеге.

Мемориаль такта Казан шәһәрендә озак еллар шагыйрь Зөлфәт гаиләсе яшәгән йорт диварына куела. Адресы: Татарстан урамы, 7 нче йорт.

Башлана: 24 май. 16.00 сәгатьтә.

24 майда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында күренекле татар шагыйре Зөлфәтнең тууына 75 ел тулуга багышланган «Чытырманда былбыл сайрый» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.

Татар информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк