Булат Бәйрәмов кызын кияүгә бирә

22 ноябрь – Россиядә уллар көне буларак билгеләнгән. Шушы көннәрдә ир затлары тәрбияләүче ата-аналар уллары белән төшкән фотолар куеп, газизләрен халыкара бәйрәм белән котлады. Татар эстрадасында да ир-егетләр тәрбияләүче артистлар күп. Ландыш Нигъмәтҗанова, Илсөя Бәдретдинова, Илназ Баһ, Рифат Зарипов һ.б.
3 кыз әтисе Булат Бәйрәмов та коллегаларын бәйрәм белән котлап, кызлары белән төшкән фото урнаштырды. «Уллары булганнарны бәйрәмнәре белән, ә безнең кебекләр өчен киләчәктә кияүләр көнен уйлап чыгарыгыз», – дип яза әти кеше.
Комментарийлар арасында Булатка инде кияүләр тәкъдим итүчеләр дә табылган. «Бездә малайлар, яшьләре дә бер тирә. Кияү итеп алмыйсызмы берәрсен? Яхшы кайнана булырга сүз бирәм», – дип яза бер ханым. Ә Булатның нияте башка шул, «Рәхмәт. Ләкин минем алу түгел, ә киресенчә кызларны озату иде максат», – дип шаярта гаилә башлыгы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 11:39
-
4 август 2022 - 16:44
-
4 август 2022 - 15:41
-
3 август 2022 - 14:31
-
3 август 2022 - 09:28
-
2 август 2022 - 11:13
-
1 август 2022 - 13:44
-
28 июль 2022 - 10:41
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте