Логотип
Хәбәрләр

«Безнең җиңү!» – Моңарчы булмаган яңа бәйге!

«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы – «Сәхнә» мәдәният һәм сәнгать журналы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән партнерлыкта каләм ияләре арасында 2025 нче елда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан пьесалар бәйгесе уздыра.

Башка бәйгеләрдән аермалы буларак, конкурс нәтиҗәсе буенча призлы урыннар билгеләнми, һәм шулай ук тәхәллүс белән тәкъдим ителгән әсәрләр авторының исеме конкурсны гамәлгә куючыларга да (аерым конвертка салып җибәрелми) мәгълүм булмый. Җюри уңышлы дип саналган пьесалар сәхнәләштерү өчен жюри әгъзаларының кыскача юлламасы белән бергә Татарстан Дәүләт театрларына һәм шулай ук республикадагы халык театрларына  тәкъдим ителә. Әлбәттә, үзенең репертуар планына һәр театр фәкать үзе җавап бирә һәм соңгы сүз анда кала.

Һәр театр әлеге әсәр буенча коллективта жюри әгъзалары катнашында пьесаны укуны оештыра.

Дәүләт театлары кабул итеп алган очракта гына пьесаның авторы ачыклана (жюри бу очракта авторны ачыклау өчен электрон адрес буенча әсәрне юллаучыга мөрәҗәгать итә, ләкин чын исемне ачу барыбер ахыргача  автор ихтыярында була, пьеса тәхәллүс белән дә куелырга мөмкин).

Бәйгедә әдипләр белән бергә мәдәният хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, мәктәп укытучылары, мәктәп яшендәге балалар катнаша һәм аларның уңышлы әсәрләре электрон китап формасында Республикадагы балалар театрлары фестивальләренә тәкъдим ителә.

 

Бәйгегә татар телендәге пьесалар 2024 нче елның 30 нчы октяберенә кадәр «Безнең җиңү!» дигән тамга белән түбәндәге электрон адрес буенча кабул ителә: saxna@mail.ru.

КОНКУРСНЫҢ НИГЕЗЛӘМӘСЕ ТҮБӘНДӘ:

 

 

РАСЛЫЙМ:

АҖ «ТАТМЕДИА» филиалы җитәкчесе,

«Сәхнә» мәдәният һәм сәнгать басмасы баш мөхәррире

                            З.З. Хөснетдинов

                   (Зиннур Хөснияр)

КИЛЕШЕНДЕ:

Татарстан Республикасы Мәдәният министры

                            И.Х.Әюпова

«......»..................................2024 ел

 

НИГЕЗЛӘМӘ

2025 нче елда Бөек Ватан сугышында фашистларны җиңүнең 80 еллык юбилее уңаеннан «Безнең җиңү!» дип аталган пьесалар конкурсы турында

Гамәлгә куючы: АҖ «ТАТМЕДИА» филиалы «Сәхнә» мәдәният һәм сәнгать журналы. Төп партнер – Татарстан Мәдәният министрлыгы.

  1. Конкурсның максатлары һәм ниятләре

– Бүгенге халыкка, бигрәктә яшь буынга Бөек Җиңүгә нәрсә барәбәренә ирешү хакында аңлату;

– Халыкта Ватанга карата патриотик хисләр тәрбияләү;

– Тылдагы гади халык батырлыгын тасвирлау;

– «Казан – батырлык шәһәре» мактаулы исеменә ирешүнең хаклыгын чагылдырып күрсәтү;

– Бүген неофашистлар идеологиясенең яңадан калку куркынычы хакында;

– Халыкның фронтта һәм тылда уртак бер җиңү максаты белән яшәгәннәрен курсәтү.

  1. Таләпләр һәм шартлар

– Бәйгедә катнашучыларның яшьләре чикләнми;

– Бәйгенең махсус номинациясендә мәдәният хезмәткәрләре, тәрбиячеләр, мәктәп укытучылары, мәктәп яшендәге балалар катнаша һәм аларның уңышлы әсәрләре электрон китап формасында Республикадагы балалар театрлары фестивальләренә тәкъдим ителә.

– Пъесалар тәхәллүс белән тәкъдим ителә һәм автор исеменең аерым конвертта җибәрелүе мәҗбүри түгел. Уңышлы пъеса авторының әсәре театрда сәхнәләштергән очракта да автор исеме бары тәхәллүс белән генә калырга мөмкин (автор ихтыярында). Бу – бәйгенең төп үзенчәлеге.

  1. Конкурсны уздыруның тәртибе һәм вакытлары

– Заявкалар журналның һәм министрлыкның сайтларында урын алган көннән башлап бу елның 30 нчы октяберенә кадәр кабул ителә;

– Экспертлар тарафыннан уңышлы дип саналган пъесалар дәүләт театрларына, халык театрларына һәм балалар театрларына тәкъдим ителә.

а) Уңышлы әсәрләрне Дәүләт театрларына Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тәкъдим итә һәм, министрлык кирәк санаган очракта, әсәр белән бергә экспертларның юлламасы да җибәрелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк