Логотип
Хәбәрләр

Бер тарих

Хәлим Җәләловның «Кала юлы» автобиографик китабыннан алынды.

Марсель Хәкимович – йөзү буенча спорт остасы (мастеры), аның җиңүче булачагы беркемдә дә шик уятмый. Тик шунысы: аның белән ярышырга теләүче табылмады. Нәтиҗәсен алдан ук белә торып, кем җөрьәт итсен?! Ул минем белән Шәрәфине дәгъваларга тотынды. «Әйдәгез инде, минем белән йөзегез, ә шампанны бергә эчәрбез». Баш режиссёрга ничек карышасың? Ризалаштык. Пантон күпердән пляжга кадәр ара өч йөз метр чамасы. Күпергә менеп бастык. Команда булды. Без суга сикердек. Мин су астында озак тормадым, шундук су өстенә калкып, колач салып йөзә башладым. Яр буена тезелгән халык, Сабан туендагы шикелле, безгә көч биреп шаулаша. Хәзергә мин беренче киләм, борылып күз салам, минем арттан ук диярлек Шәрәфи йөзә. Бераз арттарак баш режиссёрыбыз. «Әһә, мин әйтәм, бу моның тактикасыдыр инде. Хәзер арттарак калып килә дә, финиш алдыннан бер талпыныш ясап, безне узып китә һәм адәм хурына калдыра».

Йөзәбез. Инде ярты араны үттек. Марсель Хәкимовичның «рывок» ясарга талпынуы сизелми әлегә. Акрынлап һаман арттарак кала. Бу нихәл? Шәрәфи дә кызуламый. «Бәлки, боларның чынлап калуларыдыр», – дидем дә тизлекне арттыра төштем. Финишка беренче булып килеп җиттем. Дунай билдән суга кереп көтеп тора иде, мине, кулларына күтәреп, ярга чыгарып салды. Минем арттан ук Шәрәфи икенче булып килде. Бераздан гына, шактый вакыт үткәч, Марсель Хәкимович та килеп җитте. Тик игътибар үзәгендә без идек. Мине котларга, чөяргә тотындылар. Әмма котлаучылар арасында Галия апа гына күренмәде. Нишләтәсең?

Мин, бер читкәрәк китеп, күләгәлерәк җиргә барып яттым. Хәлем беткән, әлсерәгәнмен, башым әйләнә, укшыта, күз алдымда боҗралар оча – үләм дип торам. Тамак төбем яна. Мондый халәтне мин, алдарак язганымча, беренче тапкыр 1954 елда, ундүрт яшемдә, авылда Сабан туенда йөзгәндә кичергән идем. Хәзер дә аңлый алмыйм, ничек инде, суда йөзгәндә, су эчендә тамак төбе шулкадәр кибәргә мөмкин? Мин хәлсезләнеп ятам, шампанны миннән башка гына шундук «хәл» иттеләр. Ә минем әйләнеп тә карыйсым килми. Марсель Хәкимович, яныма килеп: «Ну, Залялов, бу кадәр выкладываться итәрсең дип уйламаган идем. Нишләтәсең, миңа инде утыз дүрт яшь шул, авырлык та йөз килога тарта», – диде. Аннары: Молодец, поздравляю, һәрвакыт шулай бул», – дип, кулны кысты. Ул елны безнең гастрольләр әле моның белән генә бетмәде. Безне ерак Себер көтә иде…

Хәлим Җәләловның «Кала юлы» автобиографик китабыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк