Логотип
Хәбәрләр

«Бәхетен дә бирсен иде...»

Берәү генә... Кайдадыр аның иш-сыңары яшәми, кемдәдер ул кабатланмый, ул ‒ берәү генә... Йөз-кыяфәте, ил-көн, милләт гамен үзенә сеңдергән сагышлы күзләре, салмак адымнар белән атлап йөрүләре, «чәнечк...

Берәү генә... Кайдадыр аның иш-сыңары яшәми, кемдәдер ул кабатланмый, ул ‒ берәү генә... Йөз-кыяфәте, ил-көн, милләт гамен үзенә сеңдергән сагышлы күзләре, салмак адымнар белән атлап йөрүләре, «чәнечкеле» холык-фигыле, уй-фикерләре, дөреслекне турыдан ярып әйтүләре, гаделсезлеккә үртәлүләре, җан әрнүләре, сөенеч-көенечләре, ихласлылыгы, бүтәннәргә охшамаган үзенчәлекле тавышы һәм иң мөһиме ‒ табигый таланты белән мин аны Берәү генә дип кабул итәм.

Иманым камил, әлеге бәяләмәгә меңәрләгән-меңәрләгән тамашачыларыбыз да кушылыр иде. Без, татар халкы, талантларга бай. Алар бердәнбер дип горурланырлык (хәтта ки масаерлык!) нихәтле затлы шәхесләребез бар! Шуларның берсе ‒ язмамда кыскача гына сурәтләгән әңгәмәдәшем ‒ Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әзһәр Шәфыйк улы Шакиров белән очрашуыбыз нәкъ җырдагыча: «Юкка түгел, юкка түгелдер...». Февраль аеның мамык кебек йомшак бураннарына уралып якты дөньяларга аваз салган Әзһәр абыйның, баксаң, җиде белән биш санын янәшә куеп «йөргән» мәлләре икән. «Берәү» ни эшләр майтара, ниләр иҗат итә? ‒ шулар хакында сорашып кайтыйм дип театрга киттем. Артист янына гына бармыйм бит әле, Шәфыйк улы миңа каләмдәш тә. 2007 елда ул иҗат эшчәнлеге, тормыш турындагы фәлсәфи уйланулары, сәхнәдәшләре турында язган очерк-мәкаләләрен бергә туплап «Язмыш» дигән китап бастырган автор да ул.

‒ Әзһәр абый, исем ‒ адәм баласының көзгесе, диләр. Сез әти-әниегез куштырган атыгыздан разыймы? Югыйсә, әйтергә авыр дип, иҗат әһелләре еш кына тәхәллүс ала.

‒ Әйе, андый уй миндә туган иде. Артист булып эшли генә башлаган идем, Габдулла ага Шамуков белән киңәштем. Әзһәр сәеррәк ишетелә, аны берәр яңгыравыклы исем белән алыштырасы иде, дим. Артист аптырады, син нәрсә, ди, исемең бик матур бит синең, әллә аның чын мәгънәсен белмисеңме, ди. Белмим, дим. Энем, ди Габдулла ага, алайса бел, 972 елда Каһирәдә «Әл-Әзһәр» дигән мәчет төзелә, ә 996 елда аның каршында ачылган мәдрәсә XI йөз ахырында бөтен мөселман дөньясына мәгълүм университет тибындагы уку йортына әверелә. Әзһәр ул Аллаһы Тәгаләнең нурын таратучы дигәнне аңлата. Шуннан соң мин исемемне үзгәртәм дигән уйны башыма да кертмәдем.

‒ Сез, шуңа өстәп, тамашачыга сәхнәдән сәнгать нуры өләшүче дә. Кыскасы, ике нурлы кеше сез. 20 генә йортлы Яңа Ташлыяр (Азнакай районы) авылыннан ике данлыклы актер чыгуы үзе бер могҗиза.

‒ Әйе, авылдашым Нәҗибә Ихсанова белән без 50 елдан артык Академия театрында хезмәт итәбез.

       «Безгә кайда да булса укырга кирәк ич инде дип, үзебезне Казанга, институтка керергә әзерлибез. Моның өчен колхоздан справка алырга кирәк. Сине колхоз укырга җибәрергә рөхсәт бирә дип. Колхоз председателе Канәгать абый артыннан басуда, сөргән кара җирдә «Канәгать абый! Канәгать абый! Зинһар справка бир инде», дип елый-елый Нәҗибә белән чапканым әле дә хәтеремдә. Ул ат өстеннән генә: «Әгәр без сезне җибәрсәк, монда эшләргә кем кала?» дип котыбызны алган иде. Рәхмәт инде, бик ялынгач, язып бирде». («Язмыш» китабыннан.)

‒ Әзһәр абый, Сез бит инде Казанга ‒ артистлыкка укыйбыз дип ашкынмаган. Нәҗибә апа белән   институтка турылагансыз бугай.

‒ Без бәләкәй чакта авылда тыңлыйм дисәң ‒ радио, карыйм дисәң ‒ телевизор юк иде. Театр артистлары, җырчылар безнең якка ялгыш та борылмаган. Мин кечкенә генә буйлы, сакау малай идем. Үземнән 3-4 яшькә олырак Фазыл исемле егет «р» хәрефен әйтергә өйрәтмәсә, Ленин кебек сөйләшкән булыр идем. Шул килеш тә авыл сәхнәсендә сөйләп халыкны көлдерә идем. Без 10 сыйныфны тәмамлаган елда тарихта беренче мәртәбә Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесында татар студиясе оештырдылар. Без шул хакта язып эленгән белдерүне укыгач, Нәҗибә белән тоттык та документларны Горький урамындагы Татар академия театрына илтеп тапшырдык. Язмыш инде бу, язмыш...

 «Менә имтихан вакыты җитте. Беренче мәртәбә чибәр кызларны, чибәр егетләрне күреп шаккаттым: Наил Дунаев, Ринат Таҗетдинов, Дамир Хәйруллин, Хәмбәл абый Закиров. Гомумән, минем ише уналты яшьлек чандыр малай белән чагыштырганда болар инде бөтенләй бүтән кешеләр иде. Менә шулар белән ярышып, артист булам дип кара инде син. Имтиханга дип кияргә юньле кием-салым юк. Ярый әле җизни үзенең күлмәге белән чалбарын биреп торган иде. Аякка кияр нәрсә дә юк бит. Чөнки Казанга барышлый бик көчле яңгыр явып, аяк киемнәребезгә кап-кара балчык чабатадай ябышкан, кайтарып алмалы түгел. Атлап булмый башлагач, аяк киемнәребезне Нәҗибә белән Рангазар күпере астына яшереп калдырдык кайтышлый кире алырбыз, янәсе». («Язмыш» китабыннан.)

‒ «Челтерәп аккан чишмәләре, таллары, зирәк агачлары, әкрен генә аккан инешне күз алдыгызга китерегез. Тау битләрендә кызарып пешкән җиләкләр, исле гөлләр, мәтрүшкәләр ‒ кыскасы, санап бетергесез төрле-төрле чәчәкләр. Өйдән ишегалдына чыксаң, синең җаныңны шушы матурлык биләп ала. Бер сүз белән әйткәндә, оҗмах инде», ‒ дип язасыз, Әзһәр абый. Димәк, табигать ул сәхнә кебек, анда һәр киек-кошларның, җәнлекләрнең, күбәләкләрнең, үлән-яфракларның үз роле булган һәм Сезнең күңелегез шушы гүзәллек белән сугарылган. Нәкъ менә туган җирегездә сәнгатькә мәхәббәт бөреләнгән, шуңа күрә Сез табигый талантка ия, шуңа күрә Сездә «әртистләнү» ягъни ясалмалылык юк. Хуш, бер төркем яшьләр җыелдыгыз да «туп-туры карап киттек Мәскәүгә»ме?

‒ Уналты яшемә кадәр театрга аяк басмаган, артистларның уенын тамаша кылмаган мин, һәр кич диярлек, Мәскәү театрларына йөрдем. Бихисап спектакль карадым һәм шуңа инандым: татар театры төрки халыклар ‒ үзбәк, казах, кыргыз, азәрбайҗан һ.б.лардан һич кенә дә ким түгел, бәлки өстен иде. Ул хәтта урыс театрлары белән тиңләшерлек иде. 1957 елда камаллылар Мәскәүдә Әдәбият һәм сәнгать декадасында катнашты. «Зәңгәр шәл» уйналасы кичтә тамашачы ташкын булып театрга агылды. Ишек-тәрәзәләрне ватмасыннар дип урамда атлы милиция саклады. 2-3 тәңкәлек билетларны елгыр адәмнәр ишек төбендә 100 сумнан сатты. Минем өчен бу коточкыч зур вакыйга иде. Иң көчле тәэсир иткән нәрсә: артистларыбызны талант ягыннан беркем белән дә чагыштырырлык түгел, алар бөекнең бөеге иде. Безнең театр башкаланы шаулатты. Бүләкнең дә иң олысын бирделәр: Ленин ордены. Мондый бүләк ул заманнарда теләсә кайсы коллективка тәтеми иде. Ул гынамы, без ‒ татарларга Мәскәүдә үзебезнең милли театрыбызны ачарга рөхсәт иттеләр. Ләкин өлкә комитеты каршы чыкты. Курыктылар. Янәсе, сәләтле артистлар Мәскәүгә күчеп бетәр дә, Казанда уйнарга кеше калмас.

 ‒ Сез Камал театры артистлары белән нәкъ шул вакытта якыннан таныштыгыз түгелме соң? Кул бирешеп дигәндәй.

‒ Әйе, шулай. Хәлил Әбҗәлилов, Габдулла Шамуков, Фоат Халитовларның уенын күргәч, шаккаткан идем. Алар миндә гаҗәеп дәрәҗәдә соклану хисе уяткан иде. Бу труппаның иң көчле чагы иде. Алар бит илнең төрле почмакларыннан җыелган энҗе бөртекләре иде.

Дәвамы бар

«Сәхнә» журналы 2015 ел.  март

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк