Логотип
Хәбәрләр

«Апрель язы» сәнгать фестивале

Корея халкына Татарстан коллективы үзенчәлекле программа тәкъдим итәчәк

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Апрель язы» сәнгать фестивалендә катнашачак. Ул 11-25 апрельдә Корея Халык Демократик Җөмһүрияте башкаласы Пхеньянда узачак.

«Апрель язы» дуслык сәнгать фестивале онлайн-форматны күзаллый. Фестивальдә катнашучылар чыгышлары видеоязмалары «Корея сәнгате» сайтында урнаштырыла. Иҗади коллективларның программалары һәм аерым артистларның чыгышлары Корея Үзәк телевидениесе аша трансляцияләнәчәк.

Корея халкына Татарстан коллективы онлайн-форматта үзенчәлекле программа тәкъдим итәчәк. Аның нигезендә – ансамбльнең алтын коллекциясенә кергән татар мәдәниятенең чын шедеврлары: талгын «Зөбәрҗәт» җыры, дәртле «Күн авылы көе», шулай ук «Егетләр», «Гармун-гармун» кебек үзенчәлекле куелыштагы татар милли биюләре.

Мәдәният министрлыгы тг-каналы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк