Логотип
Проектлар

Татар тотып карамаса…«Сәйяр» һәм «Мәктәп сәхнәсе» бәйгеләре хакында

Бу көннәрдә Республикада «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең театр фестивале бара. Аны Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә «ТАТМЕДИА» Акционерлар җәмгыятенең «Сәхнә» сәнгать һәм «Салава...

Бу көннәрдә Республикада «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләрнең театр фестивале бара. Аны Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы белән берлектә «ТАТМЕДИА» Акционерлар җәмгыятенең «Сәхнә» сәнгать һәм «Салават күпере» балалар журналлары оештыра. Министрлык инде өченче елын гөрләп узучы бәйрәмгә быел кызыклы яңалыклар керткән. Шул хакта фестивальнең жюри рәисе язучы-мөхәррир Зиннур Хөснияр белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

 

– Зиннур әфәнде, Республика күләмендә өченче ел рәттән уза торган «Сәйяр» балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале эшендә зур яңалык бар дип ишеттем?

–  «Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә, Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә», дигән кебек без дә әңгәмәне Тукай шигыреннән өзек белән башлыйк әле. Чөнки, чыннан да, зур яңалык бар: Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ошбу фестиваль кысаларында «Мәктәп сәхнәсе» дигән бәйге дә уздыра. Моның өчен фестивальдә катнашкан 5 меңнән артык бала һәм яшүсмерләр, йөзәрләгән тәрбиче-укытучылар исеменнән ихлас рәхмәт җитәкчелеккә! Фикергә баштан ук ачыклык кертеп узыйк: хәтерлисезме икән, элегрәк «Мәктәп сәхнәсе» дигән пьесалар, инсценировкалар җыентыклары даими басылып тора һәм укытучы-тәрбиячеләр аларны рәхәтләнеп файдалана торган иделәр. Туксанынчы еллар шаукымы мондый күркәм гамәлне  «оныттырды». Рәхмәт төшкере, министрлык моны быел яңартып җибәрде. 

 

– Шул хәтле мөһим китап булыр дип уйлыйсызмы?

– Ничек кенә мөһим әле! Ашаган белми, тураган белә дигән кебек «Сәйяр» фестивале Республика күләменә чыкканчы ун елга якын Казан шәһәрендә уздырылып килде. Шундый максат белән йөргәндә, минем күзгә төртеп: «Беренчедән, шәһәр баласы сәхнәгә менәрлек туган телен белми, икенчедән, балалар һәм яшүсмер  театр труппалары, студияләре өчен пьесалар юк!» – диделәр. Һәм алар, чыннан да...

 

– Хаклы булганнармы?

– «Икенчедән» дигән фикерләре белән... Ә «беренчедән» без хаклы булып чыктык. Шәһәр баласы сәхнәдә шаклар катырды безне! Миңа шулай дип әйтүчеләрдән йөз мәртәбә яхшырак беләләр булып чыкты туган телләрен! Бәлки, сәхнәгә чыгасы булгач,  махсус да өйрәнгәннәрдер? Монысы да бик хуп! «Икенчедән», чыннан да, алар хаклы булып чыкты, яшьләр өчен сәхнә әсәрләре күптән язылмаган икән. Китап та юк. Министрлык быел заманның, әнә, шул «хатасын» төзәтте.

 

– Әсәрләрнең авторлары кемнәр икәнлеген дә ачыклап китәсе иде. Чыннан да, бездә сәхнә өчен язарлык шулчаклы күп драматург бармы? Драматургия йомшак дип зарланган сүзләрне еш ишетергә туры килә соңгы вакытларда?

– Инсценировкаларның, сценарий һәм балалар, яшүсмерләр уйнарга тиешле пьеса-скетчларның авторлары тәрбияче-укытучылар, музыка җитәкчеләре үзләре! Без шаклар каттык, сокланудан күздән яшьләр килде: алар шулчаклы активлар, ихласлар, булганнар! Менә безнең балаларны кемнәр тәрбияли! Күз генә тия күрмәсен инде үзләренә! Сүзләремне шайтан ишетмәсен – ихласларга күзе тимәсен! Һай, мөгаллим, син бик күркәм һәм иң-иң изге кеше икәнсең! 

 

«Язучы-мөгаллимнәр»дән ничәләп эш килде соң? 

Барлы-юклы бер ай эчендә алты йөздән артык!

 

Чыннан да, күз тиярлек булган бу! 

Тимәс, Аллаһы боерса, без бу эшне Бисмилла әйтеп башлыйбыз. «Сәйяр»не Казан күләмендә уздыра башлагач, Илсур Гәрәевич (И.Г.Һадиуллин – күп еллар Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы булып эшләде, хәзер министрның беренче урынбасары. З.Г.) һаман әйтә килде: «Ул укытучы-тәрбияче халкын бер кузгатып җибәрергә генә кирәк!». Идарә башлыгына ошбу фестивальдә татарча сөйләшмәгән гаиләләрдән күпләп балалар катнашуы аеруча ошый иде. Чынлап та, алар шуннан кызыксынып китәләр ич. Шундый фактлар еш: баласы «Сәйяр»дә катнашкан андый әти-әниләр үзләре өчен өйләренә татар репетиторлары чакырта башлады. Андый  яһүд гаиләләре дә күп Казанда! Шуны белгәч, минем күз яшьләре белән елыйсым килде! Алайса «үләбез», «бетәбез», яки «бетерәләр!» дип гауга чыгарып йөрергә бик оста без – анысы да кирәкле шәйдер, бәхәсләшмим - беренче чиратта, без үзебезне үзебез бетерәбез!

 

Нишләптер, әлеге фактлар бәхәсле кебек тоела миңа?

Күз алдына китерегез: театр студиясендәге бала яки яшүсмер өенә кайта да, көзге алдына басып, репетиция ясый башлый. Татар телендә! Әти-әнинең һәрвакыт баласына ярдәм итәсе килүенә ышанасыздыр ич?! Менә шул, ярдәм итәсе килә, ләкин телне белми. Өстәвенә баласы берничә көн эчендә туган телдә ничек матур итеп, килешле итеп сөйләшергә дә керешкән! Аның газиз  баласы, сәхнәгә менү хакына, ул үзе белмәгән һәм кирәксез санаган татар телендә ничек матур итеп сөйләшә башлаган! Юкса, букчасында мәктәптән тел фәненнән «икеләр» кайта башлагач, күпме акчалар түгеп, татар теленнән репетитор да чакырып караган иде – исе китмәде йөрәк парәсенең! Ә хәзер менә кызыксына башлаган!

 

– Зиннур әфәнде, дәвам итегез, язучы буларак чак кына хисләнеп, чак кына арттырып  сөйләсәгез дә килешә Сезгә! Мин игътибар белән тыңлап, һәр сүзегезне язып барам, борчылмагыз, яме!..

–  Рәхмәт! Мин акыллы кинаяләрне яратам. Алайса тагын шуны искәртим: без, алтмышынчы елгылар, галәм, космонавтика белән җенләнә идек, бигрәктә, Гагарин 1961 нче елда галәмгә очкач,  артыннан үзебез дә чак кына  «очмый» калдык  бит! Космонавт булырга теләмәгән малайлар, кызлар юк иде ул чакта! Ә хәзер?.. Сез быел галәмгә очкан берәр космонавтның фамилиясен булса да әйтә аласызмы?! Мәсәлән, мин үзем белмим. Элек безгә космонавтларның биографиясен ятлаталар иде! Ә хәзер? Хәзер кеше күбрәк экранда күп ялтыраучы Филипп Киркоровлар кебекләрнең нинди төстәге җыр башкаруы белән кызыксына! Сәхнә, шоу-бизнес заманасы килде! Балалар,  яшьләр хәзер һәр футболист, һәр актерның исемен генә түгел, гаиләсендә ни булганын да белеп тора! Миңа бер җитди генә язучы дустым «Дом-2»да катнашучыларның исемнәрен атап күрсәткәч, чак артыма утырмадым! Хәтерлим, заманында «Энциклопедиядә: Брежнев – Алла Пугачева чорындагы дәүләт эшлеклесе – дип, язылачак», дигән мәзәк популяр иде. Монысы мәзәк булса, чыны да күз алдында, ул вакытта Алла Пугачева үзе генә дә Союзга күпме «валюта» ташый иде!

Аннан соң сәхнә матурлык бит ул! Әхлак, сафлык, пакълек өстенлек итә анда һәм спектакльләрдә дә һәрвакыт шул сыйфатлар җиңеп чыга! Тәмледән баш тартмаган кебек матурлыктан кем баш тартсын! Бигрәк тә, баласының гыйлемле генә түгел, тәүфикъле булып үсүен теләгән әти-әни!

Дустым һәм кулдашым, күренекле театр тәнкыйтьчесе Нияз әфәнде Игълам әйткәнчә, заман шундый хәзер, театрны һәр почмакта уйнарга мөмкин! Димәк, бала кичләрен ирекле вакытын урамда трай тибеп тә, Алла сакласын, наркотиклар белән шаярып та уздырмый дигән сүз ләбаса бу! «Зур сәхнәле» Камал театры мондый алымны күптән пропагандалый, чөнки сәнгать чикләүләрне яратмый. Аңа «кислород-һава» кирәк! Үз чиратында ул саф һаваны тамашачыга тапшыра!..

 

– Сәхнә ярдәмендә туган телне өйрәтәбез дигән максат куясызмы?

– Дөресен әйтим, махсус  моны максат иткән юк. Чөнки ул үзеннән үзе шулай килеп чыга ич! Министрлык бу мәсьәләдә бик акыллы, зирәк эш итә дип уйлыйм. Нигезләмәдә дә андый максат теркәлмәде. 

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советы депутатларына аталган юлламасында быел «милли үсеш стратегиясен» барлау хакында искиткеч фикерләр әйтте! Әлбәттә, ул инде дистә еллар Республика күләмендә акырынлапмы яки тиз-кызумы, барлана иде; Бөтендөнья татар конгрессы һәрчак хәрәкәттә, игелекле юлда. Бер әңгәмәсендә «Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура» рәисе Васил Гаптелгаяз улы Шайхразиев бик ачык итеп әйткән бу хакта. «Команда» шәп эшли, хәзер актив фикер алышулар бара. Җыен «килде-китте»нең тискәре фикерләренә карап, күңелне төшермәскә кирәк. Өстәвенә Президентыбыз сүзләрен дә өлге итеп алыр чак. Хәзер, шагыйрь әйтмешли, акылыннан яза-яза бар кеше дә яза. Килешәм, эшлекле тәкъдимнәр көтәбез халыктан, ди вице-премьер! Безнең Конгресс гомер гомергә андый тәкъдимнәргә һәрвакыт ачык булды! «Сәйяр» фестивале әлеге «стратегия»нең асабасына киләчәктә бер генә, сыңар гына булса да, әмма ныклы бер  нигез ташы булып ятыр дигән өметтә яшим. Шуңа күрә ошбу фестивальнең йомгаклау өлешендә хөрмәтле Васил әфәнденең үзен дә, Ринат Закировны да күрәсе иде. Ринат Зиннуровичның «коммунистик”обкомда инструктор булып эшләгән чакларын да хәтерлим әле мин! Ә хәзер  яхшы мәгънәсендә аннан да «яшелрәк», яки милләтпәрваррак егетебез бармы икән!? Бертуган абыйсы гомер буе сәнгатькә хезмәт итеп янды, энесе дөньяга чәчелгән бөтен татар өчен эшли! Дөресен әйтим, бу болгавыр заманда, Тукай әйткәнчә, «якалар тотылган» чорда җиңел түгел милли хәрәкәтнең башында тору! Ходай мидәт бирсен бу шәхескә! 

Татар телендә барган ошбу чарада 3 яшьтән алып 18 яшькәчә бала-яшүсмерләр катнаша, араларында республикабызда яшәүче төрле милләт балалары, алда әйткәнемчә,  татарча сөйләшмәгән гаиләләрдән яшь артистлар бихисап. Узган ел африка егете,  барыбызның исен-аклын алып, сәхнәдә саф татар телендә роль башкарды! Әйтәм бит, максат итеп куймасаң да, үзеннән үзе без теләгәнчә килеп чыга икән ич! Министрлык «дилбегәне» дөрес тоткан.

 

Хәзер фестивальнең жюри әгъзаләры нинди гамәлләр белән мәшгулъ?

– Быел «Сәйяргә» узган елгысына караганда да күбрәк эш килде, барлыгы биш йөздән артык. Якынча хисап белән әлеге рухи чарада, димәк, биш меңнән артык яшь артистыбыз катнаша. Беренче тур тәмам, 7 нче октябрьгә кадәр тәкъдимнәр кабул ителеп бетте, редакцияләр коллективы жюри белән берлектә видеоязмаларны карап чыгып, шулар арасыннан йөздән артык труппаны сайлап алды. Алар зона турына узучылар. Зоналар бишәү: Казан, Әлмәт, Чаллы, Чистай, Арча. Жюри тиздән әлеге шәһәр, районнарга барып, яшь йолдызларны сәхнәдә үз күзләре белән күреп бәһаләячәк. Әлеге чара 29 нчы үктәбердән башланыр дип планлаштырыла. Һәм шул вакытларда икенче турга узган трупаларның исемнәре миистрлык тарафыннан мәгариф бүлекләренә җибәреләчәк һәм мәгълүмат  «Сәхнә» журналы сайтында да урын алачак.

 

– Биш меңнән артыкмы, яки шул хисапка якынмы, барыбер, зур сан инде бу! Күп бала катнаша икән?

Без моңа бик шатбыз. Алар бит киләчәктә барысы да артист булып китмәсә дә, татар театрларының әзер тамашачылары дигән сүз! Татарстан театр әһелләре рәисе мөхтәрәм режисерыбыз Фәрит Бикчәнтәй моның өчен Мәскәүдән Александр Калягиннан килгән акчага министрлык каршында алтын һәйкәл куерга тиеш!  Бирсә инде тегесе...

Хәер, театрны яраткан шәхес тәүфикъсез, әхлаксыз булмый торгандыр дип уйласак, шактый зур эш эшләнә икән дигән сүз  мәгариф министрлыгы тарафыннан!

 

«Сәйяр»нең гала концерты кайчанрак буласын да әйтсәгез?

16 нчы ноябрьдә К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында узачак, Алла боерса! Килегез, күрегез! Безнең балалар туган телләрен бездән дә, сездән дә яхшырак белә, һәрхәлдә беләсе, өйрәнәселәре килә!

–  «Мәктәп сәхнәсе»нә бәйгесенә йомгак та ясалыр бит инде?

Шул  көнне үк  ясалачак йомгак. Хәзер почтага килгән алты йөз эшне укырга, барларга, сайларга керештек! Жюри әгъзаларына, коллективыма Ходай Тәгалә үзе мидәт һәм көч бирсен, бик катлаулы, зур эш! Ләкин рәхәт гамәлләр! Балалар өчен эшлибез бит!

 

Рәхмәт, Зиннур әфәнде! Әңгәмәне минем дә шул ук сүзләр белән тәмамлыйсы килә: килегез, күреп сөенегез балаларыбызның гаҗәп сәләтле, туган телнең нинди кодрәтле икәнлеген!

Үзегезгә рәхмәт! Зөлфия ханым, сүзебезне әңгәмә алдына эпиграф итеп куярлык Колмәмәт шигыре белән тәмамлыйкчы!  

Бу татары мәңге ышанмастыр, 

Тотып карамаса мәгәр үзе!

Нишләтәсең, гаеп түгел бер дә –

ничә гасыр инде

Үз тапканын

Татып карамыйча түзде.

Автор: Зөлфия Гыйлметдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк