Данир Сабиров: «Сугышып үлегез!»

Популяр артист Данир Сабиров хатын-кызлар игътибарын һәрвакыт тоеп яши. Ул сөекле ир, газиз ул, яраткан әти һәм шәп кияү! Шәп булмаса, тещасын шул кадәр мактар идемени?!

Тормыш иптәше Миләүшәнең әнисен туган көне белән котлый артист. «Тещага берүк күз тидерә күрмәгез. Саклап кына торам. Яратам!» – дип яза Данир үзенең Инстаграм тасмасында.

Котлау сүзләреннән соң, хатынының әнисенә рәхмәтен белдерә артист. «12 елга якын бергә торып, кызың белән сүзгә килсәк тә, мине яклыйсың, аны яманламыйсың», – ди артист. Чыннан да, әни кешеләргә балалар мөнәсәбәтенә артык кысылмыйча, яшь гаилә татулыгын акыллы гына җайлап тора белү – зур талант! Диләрә ханымның балаларына шаяртып әйтергә яраткан фразасы: «Сугышып үлегез!» икән. Чыннан да, мондый сүзләрдән соң үзеннән-үзе тату гына яшисе килә башлыйдыр.

Дуслар, әлбәттә, болар шаярту гына. Диләрә ханымны күркәм бәйрәме белән котлыйбыз. Сәламәтлек һәм матур киләчәк телибез!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @milagrasss555

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1760
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Тинчурин театрының журналистлар клубы кысаларында чираттагы лекция узды
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы