Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2021, №8 (август)

10 августа 2021 «Сәхнә», 2021, №8 (август)

2 бит

ИҖАТТА ДА БЕРГӘ АТЛАРБЫЗ

Дания Нәгыйм

Марат Галимов һәм Линара Батталова күпләргә җырчы буларак кына түгел, гаилә пары буларак та билгеле. Шушы арада алар, тормыш сукмагыннан тыш, иҗат юлыннан да бергә атларга дигән фикергә киләләр. Шул турыда тулырак белү өчен, Линара Батталованың үзе белән күрешеп сөйләштек.

  

6 бит

КАМАЛ ТЕАТРЫ ЯҢА БИНАЛЫ БУЛАЧАК

Мәдәният министрлыгында (Гөлназ Вәлиева)

  

7 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

  

10 бит

ТЕАТРНЫҢ НУРЛЫ ДАНИЯСЕ

Рәфидә Галимҗанова

Гомерен театрга багышлаган, җанытәне белән шунда кайнаган артист кына тамашачы мәхәббәтен яулый ала. Язмышын Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән бәйләгән артистыбыз ‒ Дания Нуруллина да әнә шундыйлардан. Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты белән яшьлек еллары, иҗат юлы һәм бүгенге көне турында сөйләштек.

  

14 бит

БЕЗ МАТУР ДӨНЬЯНЫ ҮЗЕБЕЗ ПЫЧРАТАБЫЗ, ЯКИ «СӘХНӘ» ЖУРНАЛЫНЫҢ НӘШЕР ИТЕЛӘ БАШЛАУ ТАРИХЫ

Зиннур Хөснияр

Кулыма каләм алдым да, 30 елдан артык нәшер ителгән «Салават күпере» һәм 20 яшен тутырып яткан «Сәхнә» мәдәният һәм сәнгать журналлары тарихына караган вакыйгаистәлекләрне тезеп китәсе урынга, исәпли, саный башладым. «Салават күпере» «бишек яшендәгеләрдән» башлап, ун-унике яшькә кадәрге балалар өчен затлы кәгазьдә, төсле буяулар белән чыгып килә торган татар телендәге беренче журнал. Татар тарихында беренче! Гомумән, татар матбугаты тарихында бердәнбер төсле сабыйлар журналы.

  

17 бит

ХУШ, АРТИСТ!

Алмаз Хәмзин

Ул миңа җылы да, ягымлы да итеп «Алмаз Наилевич!» дип эндәшә иде. Кара инде, хәзер «иде» дияргә туры килә. Әле бер ай да юк, аның турында язган «Ниһаять...» исемендәге бәянем «Казан утлары» журналында басылып чыккач, шалтыратып, сүзен болай башлаганы колагымда сеңеп калды.

  

21 бит

КАРАОКЕ

«Мин синең бәхетең» җырының сүзләре һәм минусовкасы

  

22 бит

ТЕАТРЛАР БЕР «КАЗАН»ДА КАЙНЫЙ

Әлфәт Закирҗанов

Нияз Игъламов ‒ танылган театр тәнкыйтьчесе, М. Җәлил һәм Д. Сираҗиев исемендәге премияләр лауреаты, «Алтын битлек» фестивале эксперты. Ленинград (Санкт-Петербург) сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, озак еллар дәвамында Г. Камал театрның әдәби бүлек җитәкчесе булып эшли, бүгенге көндә махсус театр проектлары кураторы. Россия күләмендә үткәрелгән күпсанлы фестивальләрнең, конкурсларның жюри әгъзасы. Татарстанда театр сәнгате өлкәсенә караган бер генә чара да аның актив катнашыннан башка узмый. Түбәндә татар театрларында барган күптөрле эзләнүләр турында Нияз Игъламов белән Әлфәт Закирҗанов әңгәмәсен тәкъдим итәбез.

 

26 бит

ШИГЪРИ СӘХНӘ

Тел турында шигырьләр

 

27 бит

МӘХӘББӘТ БАР БУ ДӨНЬЯДА...

К.Тинчурин исемендәге театр сезонны «Галәм. Әгъләм» дип аталган шигъри-музыкаль спектакль белән тәмамлады. Шагыйрь М. Әгъләм иҗаты буенча эшләнгән тамашаның режиссёры, әдәби мөхәррире һәм музыкаль бизәлешен эшләүче Туфан Имаметдинов, рәссамы Лилия Имаметдинова, хореографы ‒ Марсель Нуриев, ут куючы ‒ Илшат Сәяхов. Спектакльне сәхнәләштерүнең төп максаты булып тамашачыны танылган әдип шигърияте белән таныштыру тора.

  

30 бит

КАҺАРМАННАРЫБЫЗ ИСТӘЛЕГЕН САКЛАУ НИЯТЕННӘН

Майя Швецова

Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең опера студиясе ‒ яшь вокалистлар һәм музыкаль театр актёрлары тәрбияләүче коллектив. Әлеге студиядә музыкаль театр өлкәсендә эшләгән Н.К. Даутов, И.Э. Шерман, Җ.Г. Садыйҗиһанов һәм башка күп кенә атаклы мастерларның Казан консерваториясе нигезенә салган традицияләрен саклау белән беррәттән, музыкантларга заманча сәхнә тәрбиясе дә бирәләр һәм төрле пландагы театраль проектларны да тормышка ашыралар.

 

 

31 бит

ТЕЛ КҮРКЕ ‒ СҮЗ

Нәсим Акмал

  

34 бит

ҮЗ КЫЗЫМ КЕБЕК КҮРӘМ

Эльмира Сираҗи

Моннан 22 ел элек «Таһир-Зөһрә» газетасында басылып чыккан кечкенә генә язмасында яраткан актрисабыз Наилә ханым Гәрәева бертуган апасының 12 яшендә тома ятим калган кызчыгы язмышын бәян иткән. Ул чакта кыз баланы Наилә апа үзе тәрбиягә алырга теләсә дә, баланың әтисенең бертуган абыйсы сорап, үз гаиләләренә алалар, кызлары кебек күреп үстерәләр. Әлеге кечкенә генә язмада актриса олы җанлы туганнары Фаяз белән Мөнәвәрәгә ихлас рәхмәтләрен җиткерә, аларның Эльмирага ятимлек ачысы сиздерми үстерүләре хакында җылы итеп яза. Язманың герое язмышы белән кызыксынып, Наилә ханымга мөрәҗәгать иттек.

  

37 бит

БАЛАЛАР ИРКӘ БУЛЫРГА ТИЕШ

Алсу Габдуллина

Гомерне аккан суга тиңлиләр. Вакыт узгач, үткән елларның бәхетле мизгелләренә күз салу әй күңелле дә соң. 1998 елда Зөфәр Билалов белән Зәйнәб Фәрхетдинова гаиләсенең әле туып, чәчәккә бөреләнеп кенә килгән чорында «Таһир-Зөһрә» газетасында яшь артистлар гаиләсе белән ихлас һәм җылы эчтәлекле әңгәмә чыккан иде. Бүген исә, 23 ел узгач, Татарстанның халык артистлары гаиләсе белән кабат элемтәгә кердек. Ниләр үзгәрде икән, бергәләп күзәтик...

  

40 бит

КАЙДА СОҢ СИН, МӘХӘББӘТ, ЯКИ АРТИСТЛАР НИГӘ ЕШ АВЫРЫЙ?

Игътибар иткәнегез бармы икән: әгәр әңгәмәдәш нинди дә булса бер сүзне еш кабатласа, аңа шундук: «Чәйнәдең инде бер балык башын!» ‒ дип дорфа гына төрттереп куйган чаклар да була. Ә менә бер сүз һәм ‒ бердәнбер сүздер әле ‒ «мәхәббәт» дигән сүз, тел тегермәнендә өзлексез әйләнеп торуга карамастан, берәүне дә туйдырмый, ялыктырмый.

  

46 бит

АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ

  

48 бит

СКАНВОРД