Логотип
Саннар

«Сәхнә», 2020, №12 (декабрь)

24 декабря 2020 «Сәхнә», 2020, №12 (декабрь)

2 бит

СЕЗНЕ САГЫНЫРЛАРМЫ?..

Эльвира Рафикова

Кеше җаны шулай яратылгандыр ул – һәрвакыт ашкына, ашыга, каядыр чаба, яңа үрләр, юллар эзли. Гомер үзе дә бит – бер юл кебек, җирдә үткән юлыбыз. Әмма, нинди генә юллардан йөрсәк тә, кем булсак та, вакыт җиткәч һәммәбезне, ул – соңгы тукталыш көтә. Вакыт җитте. Курыкмагыз! Әлегә соңгы тукталышка түгел, ә Камал театрында иң ихлас сөйләшүгә.

 

6 бит

ҮЛЕМСЕЗ ИҖАТ ИЯСЕ

Быел бөек композитор, татар милли музыкасына нигез салучыларның берсе Салих Сәйдәшевнең тууына 120 ел тулды. Аның мәдәниятебезне, музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлешенә багышлап язылган әдәби ядкарьләребез шактый. Алар арасында халык шагыйре Равил Фәйзуллинның «Сәйдәш» поэмасы аерым урын алып тора. Атаклы шәхесне искә алып, укучыбызга поэмадан өзек тәкъдим итәбез.

 

9 бит

СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)

Равил Фәйзуллин

 

12 бит

ЭЧЕМДӘГЕ ‒ ТЫШЫМДА

Алинә Айдарова

Зөлфирә Шәйдуллина әле татар эстрадасында танылып кына килә. Үзе дә: «Мин әле иҗади юлымның башында гына», ‒ ди. Мин аңа ихластан Уңышлар телим. Әңгәмәдәшемнең кабатланмас җырчы булу теләге дә чынга ашсын иде.

16 бит

«ӨЧ АРШЫН ҖИР» СПЕКТАКЛЕ ‒ КЫРГЫЗ СӘХНӘСЕНДӘ

Миләүшә Хәбетдинова

2017 елда Аяз Гыйләҗев архивын тәртипкә салган вакытта без язучының
кыргыз тәрҗемәчесе Ашим Җакыпбәков (1935-1984) һәм Кыргыз
республикасының Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләре белән хат
алышуларына тап булдык. Шул рәвешле «Өч аршын җир» пьесасының кыргыз теленә тәрҗемә ителгәнлеге ачыкланды. Ашим Җакыпбәков 1981 елның 15 нче апреленә тәрҗемә эшен тәмамлап, 26 апрельдә Нарын шәһәренең Төбәк музыкаль-драма театрында спектакльнең премьерасы уза. Тәрҗемәче Аяз Гыйләҗевкә язган хатларында пьесаның тамашачы тарафыннан бик җылы кабул ителүен хәбәр итә. Театр өч ай дәвамында әлеге спектакль белән гастрольләрдә була.

 

19 бит

ЯШЬЛӘР. МӘДӘНИЯТ. МЕНЕДЖМЕНТ

Мәдәният министрлыгында

 

20 бит

МИН ҮЗЕМНЕ БЕЛЕП БЕТЕРМИМ

Әдилә Борһанова

Галиәсгар Камал театры артистларының гастроль юллары еш кына «Закировка» тукталышы аша үтә. Артистлар аны юкка гына шулай дип атамый. Театрның әүвәлге директоры Шамил Закиров туктап, хәл җыеп алырга яраткан бу тукталышта. Биредә камаллыларны танымаучылар юк. Тик шулай да, бервакыт кибет-кафеларда эшләүче апаларның кайсыдыр арада бер артисткага ым кагып, кемлеген белешә башлый ‒ танымыйбыз, имеш. Шунда олпат артистлардан Наил Дунаев: «Бу артисткабызның мактаулы исемнәре бик күп! Ул ‒ Туфан Миңнуллинның бертуганының кызы, Искәндәр Хәйруллинның хәләле, Илдар Хәйруллин белән Алсу Гайнуллиналарның киленнәре!» ‒ дип, шаян үткерлек белән мәсьәләгә ачыклык кертә. Әнә шундый Айгөле бар театрның ‒ аз сүзле, оялчан, үтә тыйнак ул. Юкса, театр сөючеләр аны инде күптән күреп, отып, яратып өлгерде. Хәер, үз тамашачысы йөрәгенә юлны да ул МиңнуллинаХәйруллина булып түгел, Айгөл булып, фәкать үзе булып, ашыкмый гына салып бара.

 

24 бит

«ПОЛИЦИОНЕР» ‒ ХОКУК САКЧЫСЫ

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында чираттагы премьера ‒ сәхнәдә И.Зәйниев пьесасы буенча куелган «Полиционер» спектакле. Режиссёры ‒ Туфан Имаметдинов, рәссамы ‒ Екатерина Галактионова, композитор һәм дирижёры ‒ Ильяс Камал, хореографы ‒ Марсель Нуриев.

 

28 бит

«ТӘРТИП»ЛЕ ТАТАРСТАН

Гөлназ Вәлиева

Быелның август аенда татар радиосы тарихында зур вакыйга булды: «Тәртип» радиосы янә FM ешлыкка кайтты. Бәхәссез, бу татар халкы өчен бәһасез бүләк булды. Үз эшенә бөтен җан-тәне белән бирелгән, әлеге радионың тормышы өчен көрәшкән шәхесләрнең берсе — Ризәлә Исмәгыйлева. Бүген «Тәртип» радиосының баш мөхәррире журналыбызның кунагы.

 

31 бит

СЕЗ МИНЕ БЕЛӘСЕЗМЕ? (ДИЛӘРӘ ФӘТТАХОВА, ИЛСИНӘ МИҢНЕМУЛЛИНА, СИРИНӘ МИФТАХОВА БЕЛӘН ВИДЕО ӘҢГӘМӘ)

 

32 бит

«МОҢ» МИЛЛӘТЛӘР КАЗАНЫ

Алмаз Заһретдинов

Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә урын алган «Моң» театраль мәйданчыгы сезонны «Моң» комедиясе белән ачты. Күпмилләтле роктөркемнең бер атналык тормышын чагылдырган әлеге тамашада Нурбәк Батулла, Анастасия Радвогина, Лилия Мәсгутова уйнады. Журналист Алмаз Заһретдинов тамашадан алган тәэсирләре белән уртаклаша.

 

35 бит

СӘХНӘГӘ СЕНСАЦИЯ БЕЛӘН КИЛЕП КЕРДЕМ

Рәфидә Галимҗанова

Без артист халкын сәхнәдә елмайган, бәхетле килеш күрергә ияләнгән. Әмма

алар белән күзгә-күз очрашып, тормыш турында сөйләшә башлагач, күпме сынау аша үткәннәрен, авырлыкларны җиңәрлек сабырлыкка ия булуларын аңлыйбыз. Татарстанның халык артисты Халидә Сөнгатуллина шундыйлардан. Ул бүгенге көндә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында хезмәт куя. Алтмыштан артык роль уйнавы билгеле. Без аның белән театрлы яшьлек еллары, сәхнәгә беренче адымнары, бәхетле булу серләре турында сөйләштек.

 

38 бит

КӨЧЛЕ БУЛАСЫМ КИЛӘ

Гөлшат Хәлиуллина

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия тетары артисты Эмиль Талипов белән әңгәмә.

 

41 бит

ТЕЛ КҮРКЕ ‒ СҮЗ

 

42 бит

ЭЛЬМИР НИЗАМОВ, РАМИЛ ВАФИН

Алсу Габдуллина, Гөлназ Вәлиева

 

44 бит

ЯРАТКАН ЭШ ‒ ЯРТЫ БӘХЕТ

Зөлфия Исламова

Татарстанның иң матур төбәкләренең берсе Азнакай районының чын татар авылы Чалпыда да сәнгатькә гашыйк җаннар күп. Алар матурлыкны күреп, тоеп кына калмый, ә үз куллары белән ясап башкалар хозурына җиткерә дә беләләр. Шундыйларның берсе — Әнәс Салих улы Хәкимов. Әнәс Хәкимовны туган авылында гына түгел, районыбызда да яхшы беләләр.

 

47 бит

СКАНВОРД

 

48 бит

ЙОЛДЫЗХАНӘ (ГҮЗӘЛ ГАФАРОВА)

Гөлшат Хәлиуллина