Логотип
Блоги

Соңгы васыять (өченче өлеш)

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/10418.html Ни кызганыч, ислам үзе дә өч тармакка бүленде. Берүк Ходайга өч төрле төстәге пыяла аша карау башланды. Кордовода өммәвиләр, багдат хәлифәтендә габ...

Башы: http://sahne.ru/blog/zinnurhysniyr/10418.html

Ни кызганыч, ислам үзе дә өч тармакка бүленде. Берүк Ходайга өч төрле төстәге пыяла аша карау башланды. Кордовода өммәвиләр, багдат хәлифәтендә габбасилар, фатыймыйлар өчесе өч төрле якка каера. Искилләр һәм болгарлар, шулай ук Урта Иделдәге тукыс аба, кыпчак, бәрәнҗә, бәрсула, суар кавемнәре ислам динен хәлифәлек тәхетендә Өммәвиләр утырган вакытта кабул итәләр. Өммәвиләр җиңелеп, Якын һәм Урта Көнчыгышта хәлифәлек тәхете Габбасилар кулына күчә. Әйе, нәкъ менә шуннан соң, моннан ике гасыр ярым элек диярлек Фатыймилар (Пәйгамбәр кызы Фатыймадан киткән нәсел) Туниста, Мисырда, Иран, Гыйрак, Әзербайҗанда өченче тармак, шигый агымын хасил итәләр.

Өммәвиләр токымыннан Габдрахман 1, Африка аша Испаниягә качып, анда яңа Өммәвиләр дәүләте Кордово әмирлеге төзи, Габбасилар төркеме, ягъни Багдат хәлифәте Гарәбстан, Рум, Иракынң бер өлешен, Урта Азия мөселманнарын үз йогынтысына ала, әмма Идел буена килеп җитәргә вакытлары булмый. Шуңа күрә габбасилар керткән яңа дини гореф-гадәтләр Болгар иленә килеп җитә алмый. Ә менә кордово әмирлеге Хәзәрләр белән якынаю юлын таба. Бу эштә аларга Хәзәр иленә Ираннан килеп хакимлек итүче җөфүтләр ярдәм кыла. Идел буендагы болгар-искилләр дә шул йогынтыда була. Өммәвиләрнең йогынтысы һаман көчәя, чөнки тегеләре алар ярдәме белән ефәк юлында, дәүләткә гаять зур байлыклар алып килә торган сәүдә юлында хакимлек итүгә ирешәләр.

Моннан йөз ел элек габбасиларның бу нәрсә ислренә төшә һәм алар Ибраһим ханның бабасы Җәгъфәр-Алмуш хәлифкә язган хатны җитди кабул итеп, Идел Болгарына илчеләр җибәрүгә ирешәләр.

Ибраһим хан зиһенле бәлтуар иде. Ислам диненең үзенә,ханлыкка бик файдалы икшнен белә ул, халыкны буйсындырып торырга ярдәм итә ләбаса Илаһы! Тик менә аның төрле агымнарга таркалып, мөселманнарның үзара ызгышларына сәбәпче булуы аңа бер дә ошамый. Тик ни хәл итәсең. Ул уйлап чыгарган кануннар түгел. Иң әһәмиятлесе аның йөрәгендә Ходай туганнан ук бар, шул ук вакытта күңеле әле һаман ияләрне дә читкә какмый. Йөрәк белән күңел икесе ике ханлык ахрысы! Бер-берсенә бик буйсынырга теләмиләр. Хәер, өченчесе дә бар – акыл, зиһен. Шулапй булгач, адәми зат үзе дә өч тармаккка бүленгән түгелме соң!? Тик алар өммәвиләр, габбасилар, фатыймыйлар кебек бер-берсенә каршы кылыч күтәрмиләр, ук атмыйлар. Йа, Аллам! Үз кодрәтеңнән ташлама без бәндәләреңне!

Ошбу уйлар ханның зиһенен ачып җибәрде. Габбасилар йогынтысын инде үзләренә гасырлар буе сеңдереп килгән һәм шул мәзһәбтә көн күргән Хәрәзем белән аралашу Болгар өчен бик кирәкле. Кордово әмирлеге белән аралашу шулай ук Болгар өчен файдалы. Алар икесе дә бер үк сөнни мәзһәбендә. Хәрәзем белән көндекләре күптән береккән инде. Кырт кына Өммәвиләр белән дә элемтәне өзәргә ярамый. Кордово - Аурафа, алар белән дустанә булу күршеләрнең кытыгын китерәчәк, Болгар иленең көчле икәнлеген күрсәтәчәк. Әмирлектән илчеләр килергә тиеш. Хан аларны шәхсән үзе кабул итәр, Аллаһы боерса! Сәүдә-аралашуның бернинди хилафлыгы юк бит канә!..

Хан артындагы тавышка борылып карса, ишек катында аңа сүз әйтергә кыймыйча йорт-агасы басып тора икән. Күрәсең, ул күптән кергәндер, йә ханны уйларыннан бүлдерергә базмыйча түземлек белән көтеп тора торгандыр. Ибраһим хан тавыш биреп кермәгәне өчен әүвәл аны әрләп ташларга уйлаган иде, (бәлкем, эндәшкәндер. Ул үз уйлары белән ишетмәгәндер?!); йорт агасының күзләре бүлмәгә ургылып кергән тылсымлы Ай нуры көлтәсендә иде. Ул тораташ кебек басып тора. Нидер әйтмәкче була, тик аңкавына ябышкан телен әйләндерә алмый. Күзләре зур булып ачылган, маңгаенда тир тамчылары. Хан аңа ачу белән баккач, йорт агасы уянып китте һәм акланырга теләгәндәй:

- Урамда да бик якты бүген, ханым, көн кебек. Төн булмыймы икән әллә?-дип куйды. Хан йорт агасына чыгып кит дигән ым какты. Тегесе шундук күздән югалды. Аның артыннан Ихлас вәзирнең кызгылт башы күренде. Ибраһим хан, ник көттереп йөрисең дип, аны сүгеп ташламакчы иде, бу уеннан үзе үк кире кайтты: вәзирне чакыртканына күпме вакыт үзганын үзе дә белми иде хан.

- Ханым, ханбикәгә хамам ярамый ди бакшы.

- Ничек алай әле? Җылы сөяк сындырырмы?!

- Анысы шулай да, ханым... кайнар мунчада да чабынырга ярамый, хамамда да җылытырга да ярамас ди.

- Ә нәрсә ярый!? Ул бит ханбикәне аякка бастырам дип вәгъдә       итте?!

Моңа имчене түгел, үзен гаепле итеп тойган вәзир, акрын гына:

- Ул тырыша, бик тырыша инде, -дип җаваплаудан башка сүз әйтә алмады.

Хан беркавым төксе кыяфәт белән уйланып торды да, вәзиргә бер сүз дәшмичә бүлмәдән чыгып китте. Бу хактагы хәбәрне җайлап кына ханбикәгә үзе әйтергә уйлады. Вәзир аның артыннан:

- Ханым, без кулдан килгән бар нәрсәне дә эшләячәкбез ханбикә өчен! Бар нәрсәне дә, ханым!-дип кычкырып калды аның артыннан. Хан аның сүзләренә игътибар итмәде. Вәзиренең хуҗасы алдында артык көчәнүен төчеләнүгә саный, гомумән, Мәхмүт шәех тәкъдим иткән Ихлас вәзир ханга бигүк ошап та җитми иде соңгы араларда. Ялагай белән ихлас күңелле кешеләрне элек аермый иде Ибраһим хан. Үз алдында тәлинкә тоту аңа ошый да иде хәтта. Хәзер киресенчә фикер йөртә, ялагай ханын гына түгел, җае чыкса, үз файдасына атасын да сатарга мөмкин! Хәзер Ибраһим хан ялагайларга шикләнеп карый һәм бу сыйфатның Илбашы өчен бик кирәкле хәл- гамәл икәнлеген яхшы белә. Ни хәл итмәк кирәк, хуҗа тирәсенә гадәттә ялагайлар күп җыела шул. Алардан вакытында араланмасаң, шулар үзләре үк башыңа җитәргә мөмкин. Хәер, ханны бу нәрсә түгел, ялагай кешенең ихлас булмавы, көндәшен адым саен сатарга торуы ошамый бугай. Ә бу исә үз чиратында дәүләт эшенә зур зыян салачак.

Бүгенге Айның сәер яктылыгы ханбикә бүлмәсен дә ялт иттергән иде. Хан кергәндә Фатыйма катын түшәгенә сөялгән килеш ниндидер таякчыклар, курчак ише нәрсәләр белән маташа, хәтта алар белән үзалдына көйләп сөйләшә дә иде бугай. Ирен күрүгә, ул аларны җәһәт кенә түшәк артына сыпырып кертте һәм матур итеп елмайды. Ай нурына чумып утырган болай да искиткеч гүзәл хатынның йөзе тагын да балкып китте.

Дәвамы бар

Зиннур Хөснияр

Комментарий юк