Логотип
Блоги

Эстрада хәзер ертлачлар аренасы

         Җырчы Алинә Сафиуллина күзгә чәчрәп керми торганнардан – чыга, тәмләп-моңланып, сикерми-кикерми, кыланмыйча гына җырын җырлый да... Эээх, тавышы матур, дип кала әбиләрең... Әмма ут яндырып, а...

         Җырчы Алинә Сафиуллина күзгә чәчрәп керми торганнардан – чыга, тәмләп-моңланып, сикерми-кикерми, кыланмыйча гына җырын җырлый да... Эээх, тавышы матур, дип кала әбиләрең... Әмма ут яндырып, аншлаглар белән концерт куючылар рәтенә керми Алинә. Юкса, инде исеме танылган, үз юлы, үз репертуары күптән булдырылса да. Заманасы шул бит – тавыш белән генә ерак китеп булмый, цирк программасын үз эченә алган маймылланулар да таләп итә сәхнә. Ә кемнәр табигатьтән тыйнак-басынкы, алар – читтәрәк калучан.

         Бер Алинә генә түгел анысы – искитмәле тавышлы, белеме-дәрәҗәсе булганнар арасында күпләр хезмәтенең тиешле әҗерен күрә алмый шул бүген. Чәй өстәле артына гәп корырга утыргач, Алинә белән сүзне әнә шуннан башладык та.

         – Хәзер кем ничек тели, кем ничек булдыра ала – шулай шапылдата торган заманда яшибез, – ди Алинә бүгенге эстрадага бәя биреп. – Исемнәрен әйтмәсәм дә, берәүгә дә сер түгел: нәкъ менә тавышы, бөтен шартын китереп, тиешенчә җырлаучы матур тавышлы җырчыларның бик күбесе уртакул исәбендә йөри. Заллар тутыра алмый, сәхнә түрендә генә басып торырга тиешле хөрмәткә лаек шәхесләр банкет-мәҗлесләр белән көн күрергә мәҗбүр.

         – Базар мөнәсәбәтләре, тәртип булмау инде...

         – Күптән түгел Илһам абый Шакировны озаттык менә – легендалар китеп бара. Аларны югалткан саен әнә шул бөекләребезнең тормыш-көнкүреше турында да уйланып аласың. Гомерен сәнгатькә, җыр-моңга багышлаган шәхесләрнең кадере бармы соң бездә, дигән пошаманга биреләсең. Өлкән яшьтәге легендаларыбызны алыйк – шундый югарылыктагылар безнең ише яшь-җилкенчәк белән банкетларга йөри. Алар бит татарның йөзек кашы! Алар берничек тә мәҗлесләрдә җырлап йөрерлек җырчы булмаска тиеш. Әлеге чынлыктан без оялабыз, безгә кыен. Әлеге шәхесләр яңа сәхнәгә аяк атлап маташкан яшьләр белән бер эшелонда ашап-эчеп утырганнар каршысында, шуларның күңелен күреп басып торсын инде. Җырламасын, йөрмәсен диючеләр табылыр. Рәхәттән беркем дә йөрми бит. Тормыш шартлары, җитмәүчелек үз кагыйдәләрен шапылдата – кирәк! Эшнең карасы-агы юк диючеләргә дә алдан җавап бирәсем килә: эшләсе эшләнгән инде ул андый шәхесләребезнең. Ат арбалары, трактор өсләрендә кышкы зәмһәрир салкыннарда, кара көзнең сын катырыр салкын яңгырлары астында, утын күрмәгән клубларында һәрвакыт тере тавышка гына җырлаган (әле бит хәзерге кебек, үз хакыңны әйтеп бару юк, хезмәт хакына йөргән вакытлар!), халкына бөтен гомере багышланган, җыр сәнгатенә әйтеп бетереп булмаслык хәзинә салынган! Менә шуңа бик үртәләм дә мин. Без ярый инде – бүгеннән үк иртәгәне кайгыртып яшәргә мәҗбүр буын, әмма Хәмдүнә апа Тимергалиева, Флүрә Сөләйманова, Фәрит Хатыйпов, Миңгол Галиев кебек шәхесләребезгә дәүләткүләм игътибар, акчалата ярдәм булсын иде. Алар бит җыр сәнгатен тотып торган, бүген исән-сау легендаларыбыз. Әлеге шәхесләр бүген затлы чараларда кадерле кунак булып, үз дәрәҗәләрен белеп кенә концертларда катнашсыннар, түрдә генә утырсыннар, хәзер җитеш-мул тормышта яшәсеннәр иде. Минем уйлавымча, алар бүгенгесе көндә илдән-илгә ял итеп, дәваханәләрдә сәламәтлекләрен генә ныгытып яшәргә тиеш.

         – Бу инде, аңлавымча, бүгенге яшьләрнең иртәгәге көненә дә бер ишарә төсле яңгырады...

         – Әйе, өстенә бастың. Мин үз-үземә шәхсән андый картлык теләмәс идем. Кеше авызына карап утырасым килми, пенсия җитми бит малай, берәрсе мәҗлес-мазарга чакырсын иде, дип яшисем килми. Гомерең буе юлда, аяклар боз булып туңарлык клубларда ярты сәламәтлегеңне калдырып эшлә дә, картлыгыңа да бернинди шарт булмасын. Юк, алай теләмим! Ярык тагарак алдында каласы килми. Миңа җитеш картлык кирәк. Җылы өемдә тәмле чәемне эчеп кенә утыра торган.

         – Алайса бүгеннән гастрольдән кайтып кермичә эшләү, радио-телевидение «теле»ннән төшмәү зарур инде.

         – Беләсеңме, кемнәрдер, бәлки, чыннан да көн-төн эшләгән артистларны бик бай яши дип уйлыйлардыр. Менә мин «кухня»ны эчтән белүче кеше буларак әйтәм – алай түгел шул ул. Көн-төн чабып, көндез никах туенда, кичкә үз концерты белән чабучы җырчылар да бай тормышта яшәми. Ул теге тәгәрмәчтәге тиенне хәтерләтеп тә куя әле кайчак – кеше ял, йокы күрми, гаиләсен-якыннарын, тормышны дигәндәй – әмма кулында тотам дисәң акчасы да юк. Кая анда ниндидер акчалар җыю, мал туплау! Ул акчаның бернинди бәрәкәте юк дигәндәй. Җырчы бит ул бөтен тапканын әйләнештә йөртергә дә мәҗбүр: никадәр күбрәк эшләгән саен, шуның кадәр иҗади казаныңа да «утын өстисең». Яңа җыр сатып алу, яздырулар, шуларны ротациягә бирү... Аннан шул чыгарган җырыңның акчасын кире үзеңә кайтарып алу өчен концерт программасы белән чыгып китүләр. Шәһәрдән-шәһәргә, районнан-районга, авыл клублары... Анысына афиша, реклама, оештыру, район җитәкчеләре, зур-зур танышларны барлау, аннан китә аппаратура, музыкантларга түләү дисеңме – боҗра белән бер. Аларның берсе дә рәхмәткә дә эшләнми, бушка да килми.

         – Алайса ул җырчылар ник көнләп түгел, сәгатьләп үсә соң ул? Бер мин генә калдым бугай инде моңаеп...

         Әле соң түгел! (Көлешәбез.) Шәхсән мин, хәзер эстрада юлын утопиягә баручы юл дип карый башладым. Җырчылар саны әкәмәт күп, халык аларның бөтенесенә дә йөреп бетерә алмый, кичә аһ итеп тыңлаган, тавышы-таланты булган җырчылар да төшеп кала бирә, әллә ни үзгәреш-үсеш көтелми... Шуңа карап-карап куям да, нәрсәгә җырлап йөрисең син, Алинә, дип тә ухылдаштырам. Хәзер, сәнгать-эстрада тамашачыга түгел, халык эстрадага үз шартларын тезә башлады. Безгә болай ошый, моңа без йөрмибез, бусының кирәге юк. Ә ул берничек тә дөрес юл була алмый. Мин шуңа да, барып чыкса, эстрададан китеп, үз юлымны башка тармакта булдырасым килә.

«Сәхнә» журналы, 2019 ел, апрель

Комментарий юк