Логотип
Журналда укыгыз

«Җырчы булырмын дип уйламаган идем»

TMTV премиясе лауреаты, җырчы һәм алып баручы Рәфис Кәлимуллин белән әңгәмә.

TMTV премиясе лауреаты, җырчы һәм алып баручы Рәфис Кәлимуллин белән әңгәмә.

– Рафис, укучыбызны үзегез белән таныштырыгыз әле?

– Мин Нурлат районы Кәкре Атау авылында туып үстем. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумының юридик бүлегендә белем алдым, аннары дәүләт һәм муниципаль идарә юнәлеше буенча институт тәмамладым. 

Җырлау, сәхнәдә чыгыш ясау теләге балачактан килдеме?

– Үземнең әллә ни тавышым булмаса да, җыр сәнгатен бик яратам. Дөресен генә әйткәндә, җырчы булырмын дип уйламаган идем. 2007 елда Нурлатта яшәүче бер түрәнең юбилеенда Фирдүс Тямаев белән таныштык. Минем әнием Фирдүс белән мәҗлесләр алып бара иде, шул юбилейда миңа да җырларга тәкъдим итте. Мин ак костюмнан чыгып, башка бер артистның җырын башкардым. Шул вакытта Фирдүснең миннән «Җырлый белмисең», – дип көлгәне исемдә. (Көлә.) Икебез дә мишәр, энергетикабыз буенча да бер төрле булгангадырмы, шул мәҗлестә килешеп киттек. Шактый вакыт мин аның төркемендә алып баручы булып эшләдем. Ул мине күп нәрсәләргә өйрәтте, хәзер дә һәрвакыт киңәшләрен биреп, минем иҗатымны күзәтеп тора.

Сезнең кызыл туегызда Фирдүс Тямаевның алып баручы булуы да очраклы гына түгел, димәк?

– Әйе, мин туема алып баручы буларак бөтенләй башка кешене сайлап, Фирдүсне кунак буларак чакырырга теләгән идем. Ул ярдәмен үзе тәкъдим итте. Ничә ел бергә эшләп, Фирдүснең минем туема дип аерым киемнәр тектереп, махсус яңа программа әзерләп килүе миңа зур куаныч булды. 

Әти-әниегез сәнгатькә бәйле кешеләрме?

– Әти гомер буе колхозда бригадир булып эшләде, бүген дә шунда хезмәт куя. 60 яшендә булса да, йөгереп йөри әле, Аллаһка шөкер. Ә әнием җырлый, аның моңлы тавышы, табигый сәләте бар. Ул да үз яшенә күрә бик актив һәм позитив тормыш алып бара. Алдагы көннәрдә дә әнием белән зур сәхнәләрдә бергә җырларга насыйп булсын иде. Шушындый әти-әнием булу белән мин чиксез горурланам! 

Туйлар, мәҗлесләр алып бару өлкәсендә дә Сез бик актив. Эстрада җырчысы булу һәм тамада эшчәнлеге бер-берсенә комачау итмиме?

– Юк. Әйткәнемчә, җырчы булу ниятем юк иде. Фирзәр Мортазин белән Альфред Якшимбетовтан бер-ике җыр алып, яздырып карарга булдым. Халыкка ошады. Якыннарым һәм дусларым да бу омтылышымны хуплагач, мин җыр сәнгатенә ныклап кереп киттем. Үземне зур заллар җыярмын, дип уйламыйм. Андый югары үрләргә омтылмыйм да. Барысы да халыкның ничек кабул итүеннән тора. Әгәр тамашачы минем концертларга йөрсә – бу эшне дәвам итәчәкбез… Ә мәҗлесләр алып бару – ул минем төп һөнәрем, яратып эшли торган эшем. Мин бу шөгылемнән беркайчан да баш тартмыйм.

Сез зур сәхнәгә менгәнче ни белән шөгыльләндегез?

– 4 ел Мәскәүдә яшәү дәверендә машиналар ремонтлый идем. Шулай ук лифтлар ясау белән дә шөгыльләндем. Яшь вакытта бер эштән дә тартынмадым, савыт-саба юарга, урам себерергә дә туры килде, терлек тә асрап карадым. 

– Гаиләгез хакында да беләсе килә.

– Тормыш иптәшем Лилия белән 9 ел бергә гомер итәбез. Ул һөнәре буенча хисапчы. 6 яшьлек кызыбыз бар. Бүгенге көндә фатир алып, Казанга килеп төпләндек.

Безнең укучыларыбызга әйтер сүзегез, теләкләрегез.

– Тамашачыларга шуны әйтәсем килә: безнең концертларыбызга килегез. Сез булмасагыз, безнең иҗат алга бармый. Тугры тамашачыбыз булганда гына безнең иҗатыбыз гөрләп чәчәк атачак!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк