Логотип
Журналда укыгыз

Үз кызым кебек күрәм

Моннан 22 ел элек «Таһир-Зөһрә» газетасында басылып чыккан кечкенә генә язмасында яраткан актрисабыз Наилә ханым Гәрәева бертуган апасының 12 яшендә тома ятим калган кызчыгы язмышын бәян иткән.

Моннан 22 ел элек «Таһир-Зөһрә» газетасында басылып чыккан кечкенә генә язмасында яраткан актрисабыз Наилә ханым Гәрәева бертуган апасының 12 яшендә тома ятим калган кызчыгы язмышын бәян иткән. Ул чакта кыз баланы Наилә апа үзе тәрбиягә алырга теләсә дә, баланың әтисенең бертуган абыйсы сорап, үз гаиләләренә алалар, кызлары кебек күреп үстерәләр. Әлеге кечкенә генә язмада актриса олы җанлы туганнары Фаяз белән Мөнәвәрәгә ихлас рәхмәтләрен җиткерә, аларның Эльмирага ятимлек ачысы сиздерми үстерүләре хакында җылы итеп яза. Язманың герое язмышы белән кызыксынып, Наилә ханымга мөрәҗәгать иттек.

И гомерләр!.. Тагын көз килде. Ә сиксән бернең көзе исә әле һаман да истә. Хәер, онытыла аламы соң андый көз?! Алма кебек бертуган апам көтмәгәндә-уйламаганда, машина астына эләгеп, дөнья куйды. Фаҗига өстенә фаҗига дигәндәй, иңнәрен шушы хәсрәт баскан ире дә апамның елы җитмәс борын үлеп китте. Аларның 12 яшьлек кыз баласы ятимә калды. Һәм мин апамның кызын – Эльмира исемле шушы сеңелкәемне тәрбиягә алырга ниятләдем. Тик әтисенең бертуган абыйсы: «Эльмираны үзебезгә калдыр. Ул безгә ияләшкән инде, үз кызыбыз кебек, Аллага шөкер. Бер өйдә яшәдек, баланы күнегелгән мохитеннән аермыйк», – диде.

Театрдан төнлә генә кайтуымны, озак-озак вакытка гастрольләргә китүемне истә тотып (ә бит кыз балага 12 генә яшь!), мин уйлана калдым. Чыннан да Эльза апам килен булып шушы йортка төште һәм ире Рәиснең шушы абыйсы Фаяз әфәнде һәм аның хатыны Мөнәвәрә ханым белән бик тату яшәде. Килендәше Мөнәвәрә апа апамны үз сеңлеседәй күрде. Апам йортка бәби дә алып кайткач, аның кадере тагын да артты, үз балалары булмаган Фаяз абый белән Мөнәвәрә апа Эльмираны үз кызларыдай күрделәр. Бала да аларны яратып, шушы бербөтен гаиләнең иң кадерле кешесе икәнен тоеп үсте. 12 яшькәчә шулай. Инде менә көтелмәгән хәлләр...

Мин Фаяз абый белән Мөнәвәрә апаның теләкләренә каршы килмәдем, Эльмираның аларда калуына риза булдым. Һәм шуңа сөенеп бетә алмыйм. Мөнәвәрә апа белән Фаяз абый аны ата-ана җылысы белән, бик тәрбияле, бик тәртипле итеп үстерделәр, укыт тылар. Ә инде больницада медсестра булып эшли башлагач, Илсур исемле әйбәт егеткә кияүгә бирделәр.

Эльмирабыз хәзер үзе дә әни кеше инде, Илнара исемле кыз үстерә. Үстерәләр дисәм, дөресрәк булыр. Мөнәвәрә апа белән Фаяз абыйның бөтен шатлыклары, барлык мәшәкатьләре шушы оныклары Илнара белән бәйле. Алар Илнараны мәктәпкә дә алып баралар, алып та кайталар, тәмле итеп ашаталар, матур итеп киендерәләр. Дәресләрен дә тикшерергә өлгерәләр. Өйдә гел саф татар телендә генә сөйләшеп, Илнарада да ана теленә мәхәббәт уяттылар. Бала матур итеп үз телебездә сөйләшә, Фаяз абый белән Мөнәвәрә апага: «Дәү әни», «Дәү әти» дип эндәшә.

Икесе дә – Мөнәвәрә апа да, Фаяз абый да – Казанда туганнар, икесе дә заводта эшләп лаеклы ялга чыктылар. Әмма күңелләре белән һаман яшь, дәртле, бер генә минут та тик тормаслар: һәрчак өй чиста, нурлы, һәрвакыт тәмле ризык пешкән; өйдәге бөтен эшне бергәләп эшләрләр, нәрсәгә алынсалар да, эш кулларында уйнап кына торыр – оныкларына әнә нинди өлге! Өлкән яшьтә булуына карамастан, Фаяз абыйны әле дә заводка чакыралар, чөнки аның кебек мастерлар бик аз икән. Ә үзеңне кирәкле тоеп яшәүдән дә кыйммәтрәк нәрсә бармы бу дөньяда!?!

Икесе дә көр күңелле, җыр яраталар, китаплар, газета-журналлар укыйлар, театрга яратып йөриләр. Шуңа күрә мин аларны һәр премьерага чакырырга тырышам.

Менә шушындый олы йөрәкле, киң күңелле кешеләргә нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз төсле. Гомер буе аларга бурычлымын. Ә шушы көннәрдә Мөнәвәрә һәм Фаяз Шәймөхәммәтовларның икесенә дә 70 әр яшь тула. Бергә гөрләшеп яшәүләренә – бергә тырышып-тырмашып тормыш алып баруларына да 40 ел икән. Мин аларны чын күңелдән юбилейлары белән котлыйм. Сәламәтлек, озын гомерләр теләп калам. Ходай Тәгалә аларны үзеннән калдырмасын; гомерләре буе зур саваплы эш эшләделәр. Хәзер дә эшлиләр. Мең-мең рәхмәт аларга!

Наилә Гәрәева. «Таһир-Зөһрә» газетасы, сентябрь, 1999 ел.

Без гаиләдә өч бала үстек, – дип сүзне ерактанрак башлады ул, – абый, апа һәм мин. Абыем скрипкачы иде, Рахлин оркестрында уйнады. Бердәнбер улы 31 яшендә онкологиядән үлеп китте… Абый үзе дә 65 яшендә мәңгелеккә күчте. Ә апам тормышта ничектер үзенең урынын таба алмады. Әле бер өлкәгә, әле икенчесенә бәрелде… Ире дә төрмәгә эләкте, тормышы авыр булды аның. Җайлы гына итеп яши белмәде ул… Бәлки Аллаһы Тәгалә шуңа күрә аны яшьли үз янына алгандыр, хәерлесе шулай булгандыр... Әни белән икәү эскәмиядә утырганда тау башында торган машинаның тормозы ычкынып китеп, өсләренә килеп бәрелә. Әни утырып кала, апа аның күз алдында үлә. 12 яшьлек баласы Эльмира ятим калды. Бер ел эчендә әтисе дә үлеп китте. Алар әтисенең абыйсы белән бер фатирның төрле бүлмәләрендә яшиләр иде, Эльмира гел абыйларында булды, үз балалары булмагангамы, баланы бик яраталар иде. Абыйлары бик яхшы гаилә иде. Эльмира тома ятим калгач, сеңелкәемне мин дә үзем үстерергә бик теләгән идем, ләкин айлар буе гастрольдә йөргән, үз баламны карарга вакытым булмаган актрисага караганда, ияләшкән абыйлары гаиләсендә аңа яхшырак булыр, дидек. Фаяз абый белән Мөнәвәрә апа аны бик кадерләп үстерделәр. Алар инде күптән безнең арада юк, урыннары җәннәттә булсын. Эльмира сеңлемә исә гомерем буе хәлемнән килгәнчә булышып яшәдем. Ул минем бердәнбер туганым хәзер. Ул РКБда шәфкать туташы булып эшли. Аның үз гаиләсе бар, ике бала үстерделәр, хәзер инде оныклары да бар. Бик акыллы, уңган булды, тормышын бик әйбәт алып барды, юлында авырлыклар очраса да, җиңеп чыга белде. Әниеңнең рухы шат булып ятадыр, дим аңа. Аны һәм гаиләсен догамнан калдырмыйм. Аралашып торабыз, әле бүген генә авылдан җыеп килгән карлыганнар, чияләр биреп җибәрдем үзенә, – дип сөйләде туган җанлы Наилә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк