Логотип
Журналда укыгыз

«Шоу-бизнес дип язылса да, бизнесы алданрак йөри»

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов белән әңгәмә.

К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов белән әңгәмә.

– Илфак, Сезнең театрдан китүегез театр сөюче һәм әлеге өлкәдә кайнаган кешеләр өчен шаккаттыргыч булды. Тинчурин театрыннан китү карарын нигә кабул иттегез?

– Ул вакытта миңа бик кирәк иде… Мәктәптә укыганнан бирле театр белән авырган кеше буларак, миңа театрдан башка дөнья юк иде. Башкаларны аңламадым, бәлки аңларга теләмәгәнмендер дә. Ләкин бер аңлашылмаучылык аркасында кинәт китәргә туры килде. Үзем шулай теләдем. Үкенмим. Театрдан киткәч сусыз балык кебек тилмердем. Рәхмәт, дуслар ярдәм иттеләр. «Болгар радиосы»нда янып эшләдем, «Мәйдан» телеканалында иҗат иттем. Ләкин сәнгать белән шоу-бизнес арасында бүгенге көндә зур упкын. 

– Шулай да, ни өчен Сезнең фикерегез үзгәрде? Тинчурин театры артисты буларак Сезне кабат нинди рольләрдә күреп булачак?

– Күңелемдәге артист-иҗатчы белән редактор-продюсер килешә алмады. Артистларга ярдәм итәсе килде, килә һәм киләчәк. Ә күп очракта «юк» дип әйтергә туры килә. Минемчә артист акча санарга тиеш түгел, ә иҗат белән шөгыльләнергә, халыкка хезмәт итәргә тиеш. Ә театр ул үзе бер тере организм. Анда иҗат итүченең үз урыны, акча санаучысының үз. Һәм ни дисәң дә, иҗат беренче урында. Ә шоу-бизнес дип язылса да, бизнесы алданрак йөри.

Театрыбыз директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов белән сөйләшүдән соң, элеккеге барлык рольләремә дә кайтырга дигән фикергә килдек. Һәм узган  сезон ахырында гына дөнья күргән «Карурман» спектаклендә  дә роль бирелде. 

– Илфак, шик юк, тамашачы Сезне сөенеп кабул итәчәк. Ә хезмәттәшләрегез театрга әйләнеп кайтуыгызга ничек карый? Мөнәсәбәтләрегез үзгәрмәдеме?

– Тамашачының игътибарын яулау җиңел түгел… Әмма бар да үзебездән тора. Хезмәттәшләргә килгәндә төрле фикерләр булды. Өлкәннәр котлады. Гөлназ Нәүмәтова «китмәгән дә кебек» диде, Гүзәл Галимуллина сагынуын белдерде, Айсылу Мөссәләмова белән Диләрә Фәттәхова «җитмәдең» диделәр; Резедә Сәләхова «гаиләгә кире әйләнеп кайтуың белән», Артём Пискунов «возвращение блудного сына» дип көлде. Егетләр төрттерү аша котладылар, гадәттәгечә. «Нигә кайттың?» – дип сораучы булмады.

– Театрдан тыш, нинди юнәлеш буенча эшләргә җыенасыз?

– Юнәлешләр күп, ләкин барысы да иҗат белән бәйле. Клиплар төшерүне дәвам итәргә уйлыйм. Киноларда артист буларак кына түгел, ә төшерү командасы вәкиле буларак эшләүне дәвам итәргә телим. Язам, сызам – кыскасы, күз күрер. Әгәр мине кызыксындыра икән, көн-төн иҗат итәргә риза.

– Ничек уйлыйсыз, пандемия чоры тамашачыга нинди йогынты ясаячак? Икътисади яктан түгел, ә психологик яктан дип әйтүем.

– Тамашачы өчен әйтә алмыйм, әмма минем өчен бик начар йогынты ясады. Кешеләр белән кул бирешеп күрешә алмау авыр. Бик нык читләштерде. Тизрәк узып китсен дә, авызга битлек киеп түгел, ә күңелне ачып, рәхәтләнеп аралашып яшәргә иде. 

– Сезнең режиссёр буларак күп эшләрегез билгеле. Театрда да режиссёр буларак сыналырга теләгегез юкмы? Булса, нинди әсәрне сәхнәләштерер идегез?

– Мин башка «беркайчан» дип әйтмәячәкмен. Алдагысын күз күрер. Иң мөһиме исән-сау булыйк. 

– Сезнең өчен театр – ул..?

– Иксез-чиксез иҗат диңгезе. Һәм мин шундагы бер бәхетле балык. Иң зур теләк: никадәр ерак йөзсәм дә, ярларын тапмасам ярар иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк