Логотип
Журналда укыгыз

РӘЙСӘ БЕЛӘН МӘСКӘҮДӘ ТАНЫШТЫК

Мин Рәйсәгә бик рәхмәтлемен. Балаларны тәрбияләү бөтенләе белән диярлек аның җилкәсенә төште.

«СССР Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, РСФСРның һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдин белән очрашыр алдыннан мин бик дулкынланган идем. Юкка борчылганмын икән. Мәшһүр артистыбыз белән очрашуга, әңгәмәбезнең ничек башланганын сизми дә калдым. Баксаң, Ринат абый гаҗәеп гади кеше һәм гаять кызыклы әңгәмәдәш икән», – дип яза Казан дәүләт университетының журналистика факультетының беренче курс студенты Айсылу Лерон. 17 яшьлек Айсылуның 2001 елда әле журналист буларак беренче чирканчык алып, «Таһир&Зөһрә» газетасында басылып чыккан тәүге тәҗрибәсе бу. Бу әңгәмәдән соң инде 20 ел вакыт узса да, Ринат абыйның сүзләре әле бүген дә актуаль.

 

Ринат абый, мөмкин булса, үзегез белән кыскача гына таныштырып үтсәгез иде.

– Мин Татарстанның бер чигендә булган Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында туып үстем. Кечкенәдән үк сәнгатькә гашыйк идем. Җырчы яисә биюче булу хыялы миндә гел яшәп килде. Нәтиҗәдә исә – артист булдым. Казанга килеп, – игълан буенча – Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесына укырга кердем.

Мәскәүдә укыган чагын Ринат абый бик җылы итеп искә ала. Рәсәйнең башкаласы аны театрларның күплеге һәм һәркайсының үзенчәлекле репертуарга ия булуы белән гашыйк иткән.

– Аларның һәрберсен бер генә тапкыр карап чыксаң да, ул – үзе бер университет. Шуңа күрә, без вакытыбызны бушка әрәм итмичә, репетиция булмаган көнне гел театрларга йөри идек.

Сәхнәдәге беренче ролегез хәтерегездә ничек калды?

– Хәтерлим, хәтерлим. Беренче ролем Маяковскийның «Мунча» әсәрендәге бюрократ Победоносиков иде. Казанга кайткач, Аяз Гыйлаҗевның «Көзге ачы җилләрдә»сендә Хәмзәне уйнадым. Спектакльләрне бик җылы кабул иттеләр. Театрда без кайтканда яшьләр җитми иде. Шуңа микән безнең труппа театрга чын мәгънәсендә агылып керде.

Кызлар белән танышканда үзегезнең артист икәнлегегезне әйтә идегезме?

 

- Әйтә идем. Алар, чын күңелдән борчылып: «Ничек яшәрбез микән, ачтан үлмәбез микән?» дияләр иде. Сүз уңаеннан әйтим әле, хатыным Рәйсә белән мин Мәскәүдә таныштым бит! Менә ул курыкмады, миңа ияреп Казанга кайтты.

 

Һәр гаиләнең үз мәхәббәт тарихы бар, диләр...

– Рәйсә белән танышуга ук безнең арада җылы мөнәсәбәтләр урнашты. Бер-беребезне шундук аңладык, дип әйтимме... Өйләнешкәнче бер ел буе сынаштык. Көн саен булмаса, ике көннең берендә хатлар алыша идек. Шуннан соң дигәндәй, 1962 елда туебыз булды. Мин Рәйсәгә бик рәхмәтлемен. Балаларны тәрбияләү бөтенләе белән диярлек аның җилкәсенә төште.

Мин бит иртән кызларымны бакчага илтәм дә, йә радиога, йә репетициягә чабам. Ә репетиция көн дә була, чөнки ул вакытта яшьләр һәрбер спектакльдә катнаша иде. Шулай итеп, иртән репетиция, кич спектакль, әле гастрольләргә чыгуны да өстәсәң... Балалар белән аралашуым шул ясле-бакчага илтү белән чикләнеп калды дисәм генә инде...

Гаилә үзе бер дөнья, театр бөтенләй башка...

– Мин алай дип әйтмәс идем. Чөнки гаиләм – театраль гаилә. Рәйсә ханым бер премьераны да калдырмый. Театрдагы башка артистларның хатыннары белән очраша, аларның үзләренең ниндидер тормышлары, үзләренең «труппа»лары барлыкка килде. Кайчак театрдагы вакыйгалар белән алар яхшырак та таныш була әле. Кызларым да театрга битараф түгел. Әнә олы кызым Руфинә читтән торып ГИТИСта укыды. Аңа хәтле финанс һәм экономика институтын тәмамлаган иде. Әмма үз һөнәре буенча бер көн дә эшләмәде. Барыбер актёрлар янында, актёрлар йортында эшләде. Аннан инде укырга керде. Мин аның театр турындагы хыялын үземчә сүндерергә тырышкан идем. Чөнки актёр хезмәтенең җиңел булмавын, кәефең бармы, юкмы – уйнарга, һәрвакыт формада булырга кирәклеген яхшы беләм. Балаларыма да ул хезмәтнең бөтен авырлыгын аңлатырга тырыштым. Ләкин нишләтәсең бит, барыбер олы кыз ГИТИСка барып керде. Чөнки җаны-тәне белән шуңа бирелгән. Икенче кызым Айсылу Казан университетының биология факультетын тәмамлады. Ул да сәнгатькә гашыйк.

– Гаилә бәйрәмнәренә килсәк...

– 1 гыйнвар – безнең гаилә бәйрәме инде ул. Дуслар-туганнар җыела торган көн. Ник дигәндә, 1 гыйнвар – минем туган көнем. Ике көн рәттән бәйрәм итү җиңел булмаса да, үзенә күрә бер традиция инде бу.

Аннан тагын бер гаилә бәйрәме бар, ул да булса – 8 Март. Бусын болайрак аңлатырга буладыр инде... Мине бөтен яктан хатын-кызлар урап алган бит: хатыным, 2 кызым, оныкларым... Ул көнне барчабыз бергә җыелабыз инде. Әнә шул ике бәйрәмне кызларым да, оныкларым да бик ярата, үзем дә ул бәйрәмнәрне якын итәм.

«Йөз сум акчаң булганчы, бер дустың булсачы», диләр.

– Дуслар җитәрлек булса да, иң якыны берәү генә буладыр инде ул. Театрда без Ирек Баһман белән бик аралаштык: уртак серләр, сөйләшүләр, бушанулар...

Ринат абый, сезне кешедәге нинди сыйфатлар сокландыра?

– Мин усал кешеләрне яратмыйм. Туп-туры усал итеп әйтү кешене, һичшиксез, рәнҗетә. Рәнҗетүне гөнаһ дип саныйм мин. Шуңа күрә кешедә мине беренче чиратта әдәплелек, кешелеклелек сокландыра.

Иң сөенечле көнегез?

– Сөенечле көннәр бар алар. Беренчесе – Рәйсә белән очрашкан көндер. Аннан кызларымны кияүгә бирү – туй көннәре. Ә артист буларак, иң сөенечле көнем, мөгаен, яхшы роль алу көнедер. Ул рольне халык кабул итсә, аңласа, әгәр урамда кеше танып алып исәнләшсә – бу, әлбәттә, сөенечле.

Яңа өйләнешкән парларга нинди киңәш бирер идегез?

Үз тәҗрибәм, тормышымнан чыгып шуны әйтә алам: бер-береңне тыңлый һәм аңлый белергә кирәк. Тагын бер мөһим нәрсә: ул – бер-береңне гафу итә белү сәләте. Чөнки бер дә юкка аерылышкан гаиләләр күп хәзер. Бу үзара гафу итешә, бер-береңне тыңлый, аңлый белмәүдән дип уйлыйм мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк