Логотип
Журналда укыгыз

Рөстәм Яхин портретына штрихлар

2021 елның август аенда СССРның халык артисты, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан консерваториясенең Мактаулы профессоры, беренче булып концертлар җитәкләгән татар пианисты Рөстәм Яхинның тууына 100 ел булды.

2021 елның август аенда СССРның халык артисты, ТАССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Казан консерваториясенең Мактаулы профессоры, беренче булып концертлар җитәкләгән татар пианисты Рөстәм Яхинның тууына 100 ел булды.

Нәҗип Гаязович Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе иҗади мирасы татар музыкасының «алтын фонд»ына кергән Рөстәм Яхин истәлеген әле дә кадерләп саклый. 2003 елдан башлап консерватория җитәкчелегендә Рөстәм Яхин исемендәге Халыкара камера җырчылары һәм концертмейстерлары конкурсы уздырыла, шулай ук нота җыентыклары һәм композиторның тормышы белән иҗатына багышланган хезмәтләр бастырыла. Әлеге китапларда хат һәм документлар, Яхинның якын дуслары, коллегалары һәм фикердәшләренең хатирәләре тупланган, аның композиторлык стилен тикшерүләр җыелган.

Без татар классигы шәхесе белән танышу мөмкинлеге бирә торган консерватория басмаларыннан өзекләр тәкъдим итәбез. Рөстәм Яхин иҗатының әһәмиятен сәнгать белеме докторы, профессор Вадим Роберт улы Дулат-Алеев менә ничек тасвирлый: «Яхин музыкасына XXI гасыр «тавыш дөньясы»ның тәэсирле элементы булып калырга мөмкинлек бирә торган әйбер ул — индивидуальлек. Аның музыкасы архивның «саклау берәмлегенә» әверелмәде, ул яңа буын иҗатчыларының музыкаль зәвыгын формалаштыруга йогынты ясый. Вакыт сынавын үткән сәнгать күренешләрен классика дип атау кабул ителгән. Халык тарихын һәм мәдәниятен символлаштыручы әсәрләренә җәмгыять милли классика статусын бирә. Рөстәм Яхин музыкасы татар милли классикасы дип танылды инде, ә композиторның исеме милли тарихның аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Әйтергә кирәк, тарихтагы беренче Татарстан Республикасы Дәүләт гимнының авторы да Рөстәм Яхин бит».

Китап битләрендә еш кына Рөстәм Яхинның үз сүзләре дә очрый. Аның музыка иҗат итү процессы турындагы сүзләре дә гыйбрәтле: «Яңа, үзенчәлекле темаларны аек акыл белән эзләү процессында, күңелемә хуш килмәгән табышлар комачауламаска тиеш. Минем иҗат җимешләремнең барысы да озак уйланулар, шикләр, янәдән-янә үзгәртеп язулар нәтиҗәсе. Мине тулысынча канәгатьләндермәгән әсәрләрне мин беркемгә дә күрсәтмим. Бәлки, шуңа күрә күпләр мин бик аз язам, ялкауланам дип уйлыйдыр. Мин күп язам, әмма барысы да мине канәгатьләндерми».

Аның тыйнаклыгы һәм үзенә карата булган таләпчәнлеге турында пианиночы Эммануил Моназсон язган: «Без 1945 елда Мәскәү дәүләт консерваториясендә укыган чакта Владислав Михаил улы Эпштейн классында таныштык. Инде ул елларда ук аны башкалардан аерып торган тыйнаклыгы — оялчанлыкка тиң иде. Рөстәм үзен композитор дип атарга ояла иде һәм композиторлык эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләргә яратмый иде. Уку елларында ул үз көченә ышанмаган каз бәбкәсенә тиң кебек тоелды. Әмма 5 курста искиткеч күркәм татар фортепиано концертының беренче өлешен башкарганнан соң ул гүзәл аккош булып уянды».

Казан консерваториясендә Рөстәм Яхин озак укытмады, әмма аның бәһасез дәресләре гомер азагына кадәр укучылар хәтерендә калды. Композитор Борис Трубин искә ала иде: «Аның классында без дүртәү идек: Бату Мөлеков, Фёдор Васильев, Гакиф Әхмәтов һәм мин. Ул чордан бирле күп еллар узды, ә мин әле һаман да Яхинның кеше, музыкант һәм педагог буларак тәэсирен тоям. Игелекле, сабыр, интеллигент, тыйнак һәм сизгер Рөстәм Яхин бу сыйфатларын укытуда тулысынча күрсәтә иде. Аның дәресләре — табигатькә, кешегә, сәнгатькә мәхәббәт һәм соклану дәресләре. Үзенең укучысын эчтән аңлау, тирә-юньне акыл һәм йөрәк белән тою, укучыда иҗатын үстерүдә иң кирәкле сыйфатларны чамалау — болар барысы да Яхин педагогикасына хас иде».

Рөстәм Яхинның коллегалары да аны татар музыкасының классигы дип атыйлар. Композитор Леонид Любовский болай дип язган: «Аның яраткан жанры — лирик вокал яки фортепиано миниатюрасы. Бу жанрда ул татар музыкасы классигына әверелдергән камиллекнең иң биек ноктасына иреште. Монда ул үзенең йомшак эчке дөньясын гәүдәләндерде. Шушы кечкенә генә камера формаларында без аның кешелеклелеген, ярдәмчеллеген һәм назлылыгын ишетәбез. Бу сыйфатлар Яхинның кешелек асылына хас. Аның характерында үз-үзеңне ярату, эчке дөньяңны ишетергә комачаулый торган ыгы-зыгылык гомумән юк иде».

Рөстәм Яхин күренекле башкаручы талантына ия иде. Пианистка Флора Хәсәнова кичәләрнең берсен сокланып искә ала: «Ул рояль артына утыруга могҗиза башланды. Ул кичтә мин Музыканың үзен, аның рухын ишеттем, әйтерсең лә, ул башкаручыдан аерым яши. Ул һәрберебезгә иң кадерле минутларда гына якын кешең белән аралашкан кебек эчкерсезлек һәм гади ачыклылык белән мөрәҗәгать итте.

…Мин коллегаларга күз салу белән һәркемнең әхлакый чистарынуга тиң күңел халәте кичерүен аңладым. Мондый халәттән соң ярату һәм рәхмәтле булу хисе күңелләрдән ташып тора. Шаккаткан хәлдә мин Хәлимә Закир кызына болай дидем: «Әгәр дә Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улы ирем булган булса, мин һәр көнемне аның каршында тезләнеп дога кылудан башлар идем». Ул: «Мин нәкъ шулай эшлим», — дип җавап кайтарды». 

Рөстәм Яхинның искиткеч кешелеклелек һәм профессиональ сыйфатларын аның белән таныш булган һәркем искә ала. Җырчы Эмиль Җәләлетдинов язмаларыннан: «Безнең дуслык иҗади бәйләнешләргә нигезләнгән иде. Мин аның музыкасын күп башкардым, һәрбер яңа әсәр еш очрашулар һәм репетицияләр таләп итте. Эштә ул үҗәт һәм сыгылмый торган булды, һәрбер деталь, нюансны җиренә җиткереп шомартты. Кеше буларак, мине Яхинда интеллигентлылыгы, белемле һәм мәрхәмәтле булуы, башкаларның хаталарын аңлый һәм кичерә белүе җәлеп итте. Миңа калса, Рөстәм Мөхәммәтхаҗи улына шигърилек хас иде, чөнки ул татар, шулай ук рус телләрендәге фикерләрнең әдәби чагылышына бик күп игътибар итте. Ул беркайчан да сүз һәм музыка синтезында ялгышлыклар, төгәлсезлекләр җибәрмәде; текстның һәм аерым сүзләрнең мәгънәви акцентын бозмыйча, музыкаль фразаның камил төзелешенә ирешә иде».

Зилә Сөнгатуллина: «Безнең иҗади һәм шәхси дуслыгыбыз хакына, мин улыма композиторның исемен куштым. Рөстәм әфәнде моңа эчкерсез, самими бала шикелле шатланды. (Менә аның портретына тагын бер штрих: үзенә карата булган игътибарга ул бик сизгер иде.) Кечкенә Рөстәмгә дә бик күп вакытын сарыф итә иде. Кунакка килгән саен улымның музыкаль үсеше белән кызыксынды, һәрдаим фортепианода уйнавын сорады… Рөстәм Яхинның арабыздан киткәненә инде ничәмә-ничә еллар, ләкин музыкасының популярлыгы арта гына, чөнки чын сәнгать бар кешегә дә аңлаешлы».

Ул шаулы зур компанияләрдән ерак тора иде. Аз таныш булган кешеләр арасында кичә үткәрергә үгетләү дә кыен иде. Алай да, шундый компанияләргә эләгә калса, ул үзен бик тә уңайсыз хис итте һәм тизрәк китәргә тырышты. Ә үз дуслары арасында ул бик тә ачык, аралашучан һәм кәефле була иде. Шундый кичәләрнең берсен виолончелист Афзал Хәйретдинов тасвирлый: «Импровизацияләнгән кичә бик уңышлы узды. Күңелле анекдотлар, артистлар тормышыннан алынган шаян хикәяләр, дустанә теләкләр бар кешене дә кәефләндерде. Биюләр башланды. Түгәрәккә баскан кунакларның кул чабуы астында һәркем биергә яки җырларга тиеш иде. Чират Рөстәмгә килеп җиткәч, аны, әйтерсең лә, алыштырып куйдылар, ул лезгинка музыкасына биергә чыкты. Ут чыгарып биеде. Өстәлдән пычак алып, тешләренә кыстырып биеде. Аның биюенә һәркем шаккатты. Рөстәмне шундый кәефле һәм ачык килеш күрү бик сирәк була иде».

Рөстәм Яхинның әнисе белән мөнәсәбәтләре аеруча да җылы һәм ягымлы була. Лена Абушаева искә ала иде: «Хәтерлим, дәү әнигә операция ясарга туры килде. Операция бик үк уңышлы чыкмады, һәм Рөстәм абыйга сепсис башлана дип әйттеләр. Бу сүзләрне ишеткәч, ул аңын җуеп егылды, аның үзенә ярдәм кирәк булды. Бәхеткә, барысы да җайланды. Дәү әни улын югалтудан курыкты, ул беразга соңга калса да, кайгыра башлый иде. Гел тәрәзәдән аны күзләп, телефон шалтыраганын көтеп утырды. Аның кайтып килүен күргәч кенә, тынычланып йокларга ята иде. Кайчакта мин дәү әнине үзебезгә берничә көнгә кунакка алып китә идем. Шул көннәрдә Рөстәм абый үзе безгә килеп җитә иде, әйтерсең, ул ансыз гомумән яши алмый». Яхинга багышланган китапларда хатирәләре белән тагын күп кенә аның коллегалары, якыннары һәм дуслары уртаклашкан. Аларның күбесе Ренат Ибраһимов язып калдырган сүзләр белән охшаш: «Ул минем хәтеремдә оялчан, йомшак, мәңгелек игелек һәм ярату бөркүче җир кешесе, кырмысканы да рәнҗетмәүче һәм үзенең гениаль музыкасы дулкыннарында һәркемне күкләргә күтәрә алучы булып калды».

Мәкалә язуда Казан консерваториясе тарафыннан бастырылган «Рустем Яхин в воспоминаниях современников» (төзүче-редактор Ф.И. Хәсәнова) китабыннан материаллар һәм «Рустем Яхин: Стиль творчества» из серии «Тысяча лет татарской музыки» (төзүче һәм фәнни редактор В.Р. Дулат-Алеев) фәнни мәкаләләр җыентыгы кулланылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк