Логотип
Журналда укыгыз

Мыеклы няня

Зәйнәб Фәрхетдинова белән әңгәмәдән өзек.

Гөлгенә Кәримова

Булатыбыз белән өйдә озак утырмадым: тамашачылар да, көтәбез, чык, нянясын да табабыз, дип бер дә тынычлыкта калдырмадылар, өйдәге телефонны табып, шалтыратып, аптыратып бетерделәр.  Әле оешканыбызга ике ел гына булган «Аваз»ны да таркатып булмый, инде танылу килгәч кенә. Мин бәби белән утыргач, алар да декрет ялына китә алмыйлар бит, безгә ышаныч күрсәтеп төркемебезгә килгәннәрне акчасыз калдырып та булмый, аларның мәнфәгатен дә өскә куярга кирәк – без бит бер гаилә. Үземә әйтмәсәләр дә, сизәм, көтәләр чыгуымны. Таралырга ашыкмыйлар. Уйлый торгач, Татарстан буенча гастрольләр планын хәл иттек тә, тә ноябрь аеннан сезонны башларга карар кылдык. Няня дигәннән, табылды анысы да. Шулай булмаса, дөресрәге няня булып нәкъ шул кеше алынмаса, һәм безнең белән йөрергә ризалашмаса, аяк та атлыйсым юк иде өемнән. Ә мәсьәлә үзеннән үзе хәл ителде. «Нишләргә, өйдә генә утырыргамы, чыгышларымны дәвам итәргәме?» – кебек сораулар эчендә янып йөргәндә, аларга җавапны бәбиебезнең хәлен белергә көнаралаш килеп торучы Зөфәрнең апасы белән җизнәсе таптылар. Мине бала тудыру йортына озаткан Сөембикә апа, Зөфәрдән әти булу «сөенеч»ен алган Фәрит җизни, безнең өчен Булатыбызның икенче әнисе белән әтисе кебек. Үзләре дә бик яраттылар нарасыебызны, гел бездз болар. Ә уллары һәм кызлары – Роза белән Лилия, үсеп җиткәннәр, шуңа да сабый бала бигрәкләр дә тансык күрәсең. Апа белән җизни берничә еллап элек Бакудан туган якларына күчеп кайтып, Казанда төпләнделәр. Фәрит җизни инде пенсияга да чыккан. Аның белгечлеге, эше лаеклы алга иртәрәк китү мөмкинлеге бирә. Бу килүләрендә Булатны гына күрергә килмәгәннәр икән. Кабат сәхнәгә чыгарга теләгәнлегемне биш куллап хуплауларын белә идек инде. «Без уйладык та апагыз белән, мондый фикергә килдек: алыгыз мине төркемегезгә. Аппаратурагызны ташырмынмы, башка эш табарсызмы, үзегез карарсыз, иң мөһиме, мин Булатны карап торырмын, Зәйнәб сәхнәдә чакта. Чит кеше кулына һич тоттырасыбыз килми нарасыйны. Мин балалар яратам, кечкенә сабыйларны карый беләм, ышаныгыз...» дип җизни сүз башлагач без башта аптырап калдык. Инде Сөембикә апа да сүзгә кушылып: «Ризалашыгыз, оста карый ул чынлап та кечкенә балаларны, үзебезнекеләрне үстергәндә дә йөгереп кенә йөрде», – дигәч чынлап торып уйлана калдык һәм тәвәкәлләдек. Җизнине утларны яктыртучы итеп алдык һәм әлбәттә инде, русча әйткәндә – «по совместительству» бала караучы. Няняның да ниндие бит әле – «усатый няня», теге кинодагыдан да шәбрәк. Бу кушамат тиз тагылды җизнигә. Чыннап та шәп, оста карый сабыебызны, үзенең баласы мени, игътибары үзәгеннән һич төшерми. Булат та ияләште абыена, үз итә. Шулай итеп, 7 ноябрь көнне Опера һәм балет театрында тамашачыбызга өр-яңа концерт программабызны тәкьдим иттек.    

Гастрольләр Казаннан ерагайгач автобусыбызда икешәр шофер тота башладык: кунып калу юк, кайтып баланы юындырасы, тиешле игътибар бирәсе бар. Үсә төшкәч нык ерак төбәкләргә киткәндә Булатны Сөембикә апа белән калдырабыз. Кышкы салкыннарда, бураннарда аның сәламәтлеген куркыныч астына куеп булмый бит. Юлда нәрсә булмас. Мәктәпкә укырга кергәнче улыбыз күбесенчә безнең белән булды. Теле дә сәхнәдә ачылды, йөреп китүе дә сәхнәдә булды, дип әйтергә була. Шулай йөрү аның үзенә дә ошый. «Концерт!» – дип кенә тора. Кайчакта үзе дә артистлардан ким түгел. Без җырлаганда сәхнәгә көтмәгәндә генә пәрдә артыннан килеп чыгып, йә гармунчы, гитаристлар белән исәнләшеп йөри, йә концерт тәмамланыр алдыннан бөтен төркемебез тамашачылар белән хушлашканда ул да килеп кушылып поклоннар ясый. Әлбәттә, андый чакларда зал түзә алмый көлә, тагы да ныграк кул чаба. Кайсыберләре баланың күңеле булсын диптер инде: «Булат, браво!» – дип тә кычкыра. Ә моңа шул гына кирәк. Укырга кергәч, аның өчен сәхнә тормышында пауза барлыкка килде. Без юлга чыгып китәсе көнне Сөембикә апа килеп, бездә кала. Кайтуга да өй җыештырылган, өстәлгә ни генә пешерелеп куелмаган. Менә шундый чын туганнарыма шушы урында туктап, башым иеп, бар йөрәктән чыккан рәхмәтемне җиткерәсем килә. Без дә аларга, башка туганнарга да кулдан килгәнчә булышабыз. Аллага шөкер, бүгенге көнгә кадәр бер-беребезгә терәк, кирәк булып, ярдәмләшеп яшибез. Алтынчы сыйныфта укыганда Булатны беренче тапкыр телевидение төшерде. Ул «Татарстан – Яңа гасыр» каналының «Артист баласы»  исемле музыкаль тапшыруында үзе генә җырлады.  Булат соңгы сыйныфта укыганда безне Гаилә бәйрәме уңаеннан оештырылган Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның кабул итүе тантанасына дәштеләр.  Анда дүртебезгә бергә чыгыш ясау – гаилә квартеты буларак җырларга да насыйп булды беренче тапкыр. Бүген Булат Казан Федераль университеты студенты, үзебезнең «Аваз»  төркеме әгъзасы. Аның инде шактый гына җырлары, үз җанатарлары бар. Ул, билгеле булганча, татар, төрек, инглиз, рус телләрендә җырлый. Шунысы куандыра: үзенең җырларын үзе әзерли. Көйләре, сүзләре өстендә дә үзе утырырга ярата. Чит телләрдән дә тәрҗемә итә. Гитарада уйнарга ярата. Төркемебездә яктылык, техник як та аның өстендә. Бер эштзн дә куркып тормый. Үзен беркайчан да Зөфәр, Зәйнәб улы итеп китереп куймый, «Аваз»ның  башка егетләреннән беркайчан да өстен тотмый. Кешеләр белән һәрчак ачык, аралашырга ярата. Спорт белән дус, сноубордта шуарга ярата.

Әңгәмә «Сәхнә» журналы 2017 елның август санында бастырылды.
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк