Логотип
Журналда укыгыз

Үлемсез Әлмәндәр курчак театрында

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» бара. Камал театры сәхнәсендә күп  тапкырлар уйналган булса да, тамашачы бу спектакльне беренче карауда ук бик җылы кабул итте.

«Әкият» татар дәүләт курчак театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» бара. Камал театры сәхнәсендә күп тапкырлар уйналган булса да, тамашачы бу спектакльне беренче карауда ук бик җылы кабул итте.

«Әлдермештән Әлмәндәр» әсәрен курчак театрында куярга алынып, Илгиз Зәйниев үзенең җаваплылыктан курыкмый торган, иҗади фикерләүче режиссёр булуын тагын бер кат раслады. «Әлдермештән Әлмәндәр»не сагынып килгән халык аны ошатты. Пьеса геройларын курчаклар чагылдырса да, тамашачы аларны тере образлар, ягъни әсәр геройлары итеп кабул итте. Моның төп дәлиле шунда: Әлмәндәр картның бу дөньяны калдырып китү күренешен караганда, залда утыручылар күз яшьләрен яшереп тә тормадылар. Тамашачы намуслы, чиста күңелле ил картының якты дөньяны ташлап китүе белән килешә алмый. Димәк, күпләр спектакль барышында Әлмәндәр карт тормышы белән «яшәп алганнар» булып чыга. Әйе, бу юлы да тамаша ышандырды.

Режиссёрның остаз булып өлгерүенең төп күрсәткече – спектакльнең һәр күренешен тирәнтен уйлап һәм һәр образның үзенчәлеген аңлап, шушы чынбарлыкны тудыручы артистларны дөрес сайлау.

Сәхнә әсәренең уңышлы чыгуы аның бизәлешенә дә бәйле. Спектакльнең декорациясе әсәрнең эчтәлегенә туры китереп уйланылган. Декорациянең һәр детале, һәр хронотоп үз урынында. Әсәрнең пролог һәм эпилог өлешендә Газраил, Әҗәл һәм Фәрештә яши торган «теге дөнья»ны күрәбез. Ул бик тә үзенчәлекле итеп, сәхнәнең югары өлешендә бирелгән.

Газраил кулында гы документлар (үлем-китем исемлеге, боерыклар) бер кулдан икенче кулга тапшырылмый, ә үзеннән-үзе тиешле урынга «очып кына» бара. Аларның ни рәвешле «хәрәкәтләнүе» күренми. Бу алым серле мистик дөньяны тагын да яхшырак күз алдына китерергә ярдәм итә. Газраил, Әлмәндәр картны алып килергә дип, Әҗәлне җиргә төшереп җибәргәч, төп вакыйгалар Әлмәндәр карт бакчасында бара. Мондагы һәр деталь әһәмияткә ия. Бакчаның түр ягында кып-кызыл алмалардан торган алмагач. Әлмәндәр аның алмаларын авыл малайларына өләшергә ярата. Бакча түрендә үсеп утырган алмагач – матурлык һәм юмартлык билгесе. Бер күренештә бу алмагач Гөлфирә белән Мансурның очрашу урынына да әйләнә. Бакчаның урта бер өлешендә, такталар ышкылый торган өстәлдә, ягъни верстакта шомартылган такталар һәм ышкы тора. Димәк, биредә кулыннан теләсә нинди эш килә торган, үзе теләгән һәр нәрсәне тормышка ашырырга сәләтле оста яши. Тамаша барышында ул останың 91 яшьлек Әлмәндәр булуы ачыклана. Сәхнәнең сул ягындагы бауга эленгән керләр биредә гаилә яшәвенә ишарә итә. Уң якта кереп-чыгып йөрү өчен кечкенә капка ясалган, бар да шуннан йөри. Илсур гына койма ярыгыннан йөрергә ярата. Аның капка ачып торырга вакыты юк, тизрәк Әлмәндәр бабасын күреп, аңа берәр җыр җырлап күрсәтәсе бар. Биредә барлык нәрсә дә әһәмияткә ия. Һәр деталь, һәр предмет бу йортта гап-гади тормышлы кешеләр яшәве турында сөйли.

Курчак театрында пьеса геройларының тормышы төрле хәрәкәтләр ярдәмендә тормышка ашырыла. Бу спектакльдә бер курчакны берьюлы ике артист «уйнатты». Аларның киемнәре караңгы төстә булганга күрә, сизелер-сизелмәс кенә шәйләнсәләр дә, үзләре күренмәделәр. Монда ут куючы рәссамның яктылыкны дөрес бирүе дә зур роль уйнагандыр, мөгаен. Шул рәвешле төп игътибар алгы планда уйнаучы курчакларга юнәлтелде. 

Тамашачы күзеннән курчакларның бер хәрәкәте дә читтә калмый. Һәр курчакның үз образына хас төгәллек белән катлаулы хәрәкәтләр ясавын күреп торган тамашачы сокланып утырды. Әлмәндәр кулы белән авызын бик еш каплаштырып ала икән, өлкән яшьтәге карт үзенең кайбер кимчелекләрен күрсәтергә теләмәгәндер, мөгаен, дип уйлый тамашачы. Авыру улы Искәндәрне Әлмәндәр урынына алып китәргә теләгән Әҗәлгә кул күтәреп сугуы һәм тәгәрәтеп җибәрүе картның әлегә шактый егәрле булуын, үзенең кадерле кешесен якларга әзер торуын күрсәтә. 91 яшьлек картның, ышкы тотып, такталарны чын-чынлап шомартуы, Өммиянең керләрен селкеп-селкеп, бауга элүе, Әҗәлнең умарта эченнән җайлап кына чыгуы, Әлмәндәрнең, кашык тотып, төгәл хәрәкәтләр белән Илсурга бал ялатуы һ.б. бик күп күренешләр оста һәм ышандырырлык итеп сурәтләнде, тамашачы курчакларның һәр хәрәкәтен чын итеп кабул итте.

Бу спектакльне караганда, мин сәхнә тормышын күзәтергә, аның барлык нюансларын аңларга, өйрәнергә тырышып утырдым. Үземне актёрлар урынына куеп карадым һәм нәтиҗә ясадым: курчак театры артисты булу җиңел түгел икән. Аннан зур җитезлек һәм төгәллек, осталык һәм түземлелек таләп ителә, чөнки ул үзенең бар энергиясен курчагына «күчерә». Икенче төрле әйткәндә, сәхнәдә төп урын артистның үзенә түгел, ә ул уйната торган курчакка бирелә. Курчак сәнгать инструменты булып тора. Пьеса геройларының тормышын алар чагылдыра. Дөресрәге, геройларның хис-тойгылары, эмоциональ кичерешләре актёрдан курчакка күчә. Яхшы артист образларны һәм аларның хисләрен чагылдырып кына калмый, ә шулар тормышы белән «яши» һәм шул рәвешле сәхнә образын тудыра. Курчаклар уены аша пьесаның төп идеясен чагылдыру да артист җилкәсенә төшә. Курчак һәм актёр бербөтен булып уйнаганда гына, чын образ туа. 

Спектакльдә курчакларны ике актёр хәрәкәткә китерә һәм сөйләтә, дидек. Бер-береңне аңлап-тоеп, синхронлык саклап курчакларны уйнату, аларны җанландыру һәркемнең дә кулыннан килмәс иде. Монда төрле типтагы герой образларын ачарга кирәк. Сүз дә юк, режиссёр үз артистларын белә, аларның кайсы нинди рольне башкарырга сәләтле булуын тоемлый. Әлмәндәр роленә «җан өрүче» артист Юрий Чуктиев бер-ике реплика әйтүгә үк, тамашачыларның шыпырт кына: «Тавышы Шәүкәт Биктимеровныкы ич», – диюләре ишетелде. Миңа да шулай тоелды. Атаклы артист сагындырганга күрә, Юрийның сөйләме шулай ишетелгәндер, мөгаен. Ни дисәң дә, тамашачыга артистның тавыш тембры ошады. Артист Чуктиев Әлмәндәр сөйләмендә чагылыш тапкан төрле репликаларның мәгънәләрен дөрес аңлап, тиешле тонда бирә алды. Әҗәлгә кул бирергә теләмичә: «Танымаган кешегә кул бирергә ашыкмыйм», – дип, Әлмәндәр карт үзенең дәрәҗәсен, өстенлеген сиздерә һәм көчле ихтыярлы булуын күрсәтә. «Әлеге көнгә хәтле, шушы яшемә җитеп, сүземне аста калдырмадым, хатын-кыздан көлдермәдем», – дигән репликасында геройның горурлык сыйфаты ачылса, «Юаш булдым. Ни беренче хатынга, ни икенчесенә кизәнгәнем булмады», – сүзләрендә Әлмәндәрнең хатын-кызга хөрмәте, аларны яратуы, йомшак күңелле булуы тоемлана. Репликаларда Әлмәндәрнең фикер сөреше, тормышка, кешеләргә мөнәсәбәте, кешелекле характеры, туры сүзле булуы ачыла. Бу очракта артистның сөйләме төп геройның характерын һәр яктан да тулысынча ачарга ярдәм итте.

Әҗәл ролендәге курчакны җанландырып, Дилүс Хуҗиәхмәтов бу образны югары профессиональлек белән ача алды. Иң элек тамашачы Әҗәлне усал итеп күрә. Ул бертуктаусыз кыбырсый-кабалана, Әлмәндәрнең повесткага кул куюын таләп итә. Исәбе – таң атканчы Әлмәндәрне Газраил янына алып китү. Тора-бара Әҗәлнең Әлмәндәрне алып китәргә ашыкмавын күрәбез. Әҗәл картка бертуктаусыз юл куя башлый. Аны ашыктырмый. Әҗәлнең тавышы да йомшара, үз-үзен тотышында йомшаклык сизелә. Ул хәтта тамашачыга да ошый башлый. Әлмәндәр белән Әҗәл арасындагы диалогларда төп геройның тормышны өзелеп яратуын, бу дөньяда эшләнеп бетмәгән эшләрен төгәллисе, тормышны тагын да яхшыртасы килүен күрәбез. Әҗәл Әлмәндәрнең повесткага кул куюын да теләми. Шул рәвешле Дилүснең Әҗәле мистик образ булудан туктап, җирдәге гади кеше тормышының әһәмиятен аңларга ярдәм итә. Әҗәл Әлмәндәргә иң төгәл бәяне бирә: «Гап-гади кеше. Ләкин гомере буе яшәүнең кадерен, тәмен белеп яшәгән кеше. Иң авыр чакларда да тормыштан ямь таба белгән, күңел көрлеген югалтмаган кеше», – ди Әҗәл аның турында.

Курчаклар уенын караучы һәр кеше тамаша барышындагы үзгәрешләрне сизә, аңа бәя бирә ала, нәтиҗә ясый. Сүз дә юк: тамашачы курчаклар ярдәмендә ачыла торган чынбарлыкның нигезендә оста актёрның шәп уены ятуын күрә.

Актёрларның тавыш тембры курчаклар чагылдырган образларныкы белән тәңгәл килә. Евстигней образында тамашачы сабыр холыклы, тырыш, мәрхәмәтле һәм дуслык кадерен белә торган рус картын күрә. Артист Эдгар Гайнуллин бу образны тулысынча ача алды.

Ришат Гыйздәтуллин Искәндәр карт образын сурәтләүче курчакны бик оста уйнатты: тормыш газапларыннан бөкрәйгән һәм төшенкелеккә бирелгән картны бөтен шартына китереп сурәтли алды. Үзәгенә үткән авыруы аркасында интегеп гомер сөрүче картның һәр хәрәкәте аның физик һәм рухи хәлен чагылдыра: ул көч-хәл белән йөри, сөйләме дә сәламәт кешенеке кебек түгел. Тормыштан туйган бу карт авырлык белән җан асрый, яшәү өчен көрәшми дә төсле.

Авыру картын карап гомер итүче Өммия дә (курчакны артистка Миләүшә Фәйзрахманова уйната) бу тормышның бер ямен дә тапмый, гел сукранып йөри. Ул хәтта кайнатасы Әлмәндәргә акыл өйрәтүдән дә тартынып тормый. Өммия һәрчак канәгатьсезлек күрсәтеп, тынгысыз кайнатасы белән әрепләшеп гомер кичерә. Яшьтәше Хәмдебану (курчакны артистка Рәмзия Безус җанландыра), киресенчә, кешелекле, тугры һәм тормыш сөючән булуы белән аерылып тора. Бу образларны чагылдыручы курчакларны хәрәкәткә китерүче һәм аларны сөйләтүче тәҗрибәле артистларның уены тамашачыларны әсир итте.

Шаян малай Илсурны хәрәкәтләндерүче артистка Фәнзилә Сабирова үзенең яңгыравыклы тавышы, шаян җырлары белән тамашачыларда соклану уятты.

Әлмәндәр картның яшьли үлгән хатыны Йөзембикә (артистка Альбина Шагалиева) тыйнак һәм оялчан, сөйгән ярын яратучы образ буларак ачыла. Альбина Шагалиева Гөлфирә һәм Фәрештәне дә зур осталык белән «җанландырган». Бу образларда нәфислек, җитезлек һәм шаянлык сыйфатлары ачык чагыла. Тамашачы артистканың уеныннан бик канәгать калды.

Газраил образын сурәтләүче курчакны уйнатучы артист Марс Гайфуллин тавыш тембры буенча үзүзен яратучы дәрәҗәле җитәкчене хәтерләтеп тора. Аның сөйләме аша Газраил образы һәрьяклап чагыла, ягъни анда боерык бирергә ярату, таләпчәнлек, усаллык, кискенлек һәм катгыйлык сыйфатлары ярылып ята. Газраил прологта һәм эпилогта гына күренсә дә, бу образ бик тиз хәтердә кала.

Артист Нияз Садыйков Мансур образын сурәтләүче курчакны «хәрәкәтләндерде һәм сөйләтте». Яңа һәм катлаулы спектакльдә мөстәкыйль рәвештә беренче тапкыр гына уйнавына карамастан, яшь артист Мансур образын ачарга тырышты. Иң әһәмиятлесе: ул «уйнаткан» курчакның хәрәкәтләре дә сөйләм ритмына туры килеп тора. Тик сөйгән кызы Гөлфирә белән очрашканда, аңа тавыш тембрын бераз үзгәртергә кирәк. Алмагач янында басып торганда, күп тамашачы егетнең сөйләмен ишетеп бетерә алмады. Минем уйлавымча, бу урында музыка да кирәгеннән артык көчле яңгырады сыман. Бәлки, шуңа күрә егетнең тавышы ишетелеп бетмәгәндер. Мансур – авыл егете буларак, бик тә әдәпле, артык тыйнак образ. Шулай да егет белән кыз арасында ярату хисе, наз һәм җылылык сизелеп торса, образ тулырак ачылыр иде. Хәер, ике артист та бик яшьләр әле, әмма өметлеләр. Алардан бер дигән артистлар чыгачак.

Курчак театры артистларының уенын караганнан соң, мин аларның хезмәтенә карата тирән ихтирам һәм соклану хисләре кичердем. Ике сәгать дәвамында шактый авыр курчакларны күтәреп йөрергә, ә кайчакта йөгерергә һәм сикерергә кирәк. Курчакларны даими хәрәкәттә тоту өчен, күпме физик көч таләп ителүен артист үзе генә белә торгандыр. Актёр абстракт һәм эстетик фикер йөртү, эмоциональ тоемлау сәләтенә ия булу белән беррәттән, анда юмор хисе, ораторлык осталыгы да булырга тиеш. Моңа сокланмыйча булмый!

«Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле уңышлы чыкты. Пьеса тирән идеялелеге белән аерылып тора. Бу, әлбәттә, әсәрнең төп герое, аның яшәеше, характеры һәм җәмгыятьтә тоткан урыны белән бәйле рәвештә ачыла. Әлмәндәр – көчле характерга ия булган герой. Ул җыелма образ буларак ачыла. Татар халкының барлык яхшы сыйфатларын туплаган ил карты милләтенең эчке дөньясын, затлылыгын, әхлагын, күңел байлыгын гына чагылдырып калмый, ул аның гасырлар буе җыелып килгән тәҗрибәсен дә, акылын да чагылдыра. Режиссёр моны ачык тоемлап, артистларның иҗади сәләтләренә таянып, аларның көченә тулысынча ышанып, сәхнәгә чыгарган. Барлык тамашачылар исеменнән аларга зур уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк