Логотип
Журналда укыгыз

Үлемсез иҗат иясе

Быел бөек композитор, татар милли музыкасына нигез салучыларның берсе – Салих Сәйдәшевнең тууына 120 ел тулды. Аның мәдәниятебезне, музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлешенә багышлап язылган әдәби ядкарьләребез шактый.

Быел бөек композитор, татар милли музыкасына нигез салучыларның берсе – Салих Сәйдәшевнең тууына 120 ел тулды. Аның мәдәниятебезне, музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлешенә багышлап язылган әдәби ядкарьләребез шактый. Алар арасында халык шагыйре Равил Фәйзуллинның «Сәйдәш» поэмасы аерым урын алып тора. Атаклы шәхесне искә алып, укучыбызга поэмадан өзек тәкъдим итәбез. 

Сәйдәш

(Поэмадан өзек)

Татар халкын кәмит-тамашасыз

күз алдына китерү кыен хәл.

Сәйдәш дөньясын белием дисәң,

театрны аңла иң әүвәл!

Театр ул – халык рухының

тантанасы, шатлык-кайгысы.

Егерменче еллар театрын

күз алдына китерә алмыйсың

Сәйдәшсез син. Сәйдәш – театрны,

ә театр аны үрләткән.

...Ә ул еллар күпләр хәтерендә

сакланалар газиз бүләктәй.

Халкыбызның ихлас тартылуы

тамашага, җырга, уенга

килә ерак-ерак гасырлардан –

сабантуйларыннан, җыеннан.

Көне-төне гел-гел эш димәгән,

күңелгә дә бәйрәм яса бер!

Халык рухы, бер чигенә җиткәч,

үз буена торып баса бер!

Ташып чыга җыры, бәетләре,

чәчрәп чыга уйнакчанлыгы.

Нигә бер-береңә илең белән

бүлешмәскә күңел пакьлеген!

Әле бу хәл өстеңә таш бастырган

Царизмлы чакта, коллыкта...

Ирек кенә булсын, төтен түгел,

ялкын бәреп чыгар юллыктан!

Күрче, ул бишенче еллар нишләтте:

«Сәйяр» чыкты, «Нур»лар балкыды!

Заман набат какты: вакыт җитте!

Яула, расла рухи хакыңны!

Шифа җилләр күмелергә яткан

күпме талантларны калкытты!

Ыргылдылар алар яктылыкка,

үзләренә әйдәп халыкны.

Хөррият килде! Золым карачкысы –

сәмруг кош канда тончыкты!

Ирек килде! Кара мунчалардан

скрипка, гармуннар чыкты.

Җиң эченнән кубызлар чыкты,

итек кунычыннан – курайлар!..

Тиздән менә спектакльне дә

оркестрлар белән куярлар!

Бер рәсемгә карап…

(Р.Фәйзуллинның 2000 нче елда дөнья күргән «Сәйдәш» поэмасын язу истәлеге)

Иҗат эшен алдан планлаштырып кую кыен. Плануй корып була, әлбәттә. Әмма… Илһам белән көтелмәгән теләк, яңа җигелгән кырыкмыш аттай, тәгаенләгән юлыңнан көтмәгәндә бөтенләй икенче якка борып, әллә кайларга алып китә кайчак. «Сәйдәш» поэмасын язганда да шундыйрак хәл булды…

Җитмешенче еллар ахыры. Сәйдәшнең тууына 80 ел тулу датасы якынлаша. Күңелдә композитор турында берәр нәрсә язасы килә, шушы юбилей бәйрәменә өлеш кертәсем килә. Ул вакытта Казанда музыкаль тормыш хәзергедән үзгәрәк иде. Чын мәгънәсендә милли дип әйтерлек зур композиторлар байтак иде әле. Язучы халкы да алар белән күбрәк аралаша иде шикелле. Уртак иҗади пленумнар, әдәби-музыкаль жанрлар турында сөйләшү-дискуссияләр, һөнәри семинарлар, төрле район-шәһәрләргә бергә-бергә сәяхәт итүләр… Теләк уянгач, димәк, язарга кирәк! Тыйган кеше юк бит. Тотындым өйрәнергә Сәйдәшне. Төрле чыганакларны укып чыктым. Аны күреп белгән кешеләр белән очрашып, аларны сөйләштереп, байтак мәгълүмат тупладым. Шул чор рухын чамаларлык иҗади даирә, композиторның үз шәхесен күз алдына килерлек дәрәҗәдә идем инде.

Аллага тапшырып, Сәйдәш турындагы язмамны 1978 елның кышында башлап җибәрдем. Утырып түгел, күбрәк йөреп яздым. Рейс автобусларында, чаңгы шуганда, урманда йөргәндә, җәен су буенда, комлыкта дигәндәй. Казна эшендә эшләмим, профессионаллыкта чагым. Кесәдә кәгазь-каләм. Уй-фикерләр килүгә, язып-теркәп куям. Тора-бара юллар, куплетлар ишәйде, шигъри тезмәләр, фикер сөрешенә карап, аерым бүлекләргә урнаша башлады. Язмам әкренләп эпик поэма рәвешен алды. Хезмәтне 1980 елның апрелендә Пицунда дигән иҗат йортында (Абхазиядә, Кара диңгез буендагы иҗат йорты) тәмамлап та кайттым. Шулай итеп, ике еллап күңелдә йөргән булып чыкты бу әсәр.

Язуын яздым да, кешеләр фикерен беләсе килә бит! Сүз дә юк, күңел дигәне яхшы сүз әйтүләрен, хуплауларын көтә. Ашкынып кайттым Казанга. Каләмдәш дуслар белән киңәшләшкәч, халык алдында – язучы-шагыйрьләр, музыкант-башкаручылар, галимголәмә алдында – поэманы укырга, укучы-тыңлаучылар фикерен ишетергә дигән фикергә килдек. Искечәрәк әйтсәк – секция, хәзергечәрәк әйтсәк, остаханәнең киңәйтелгән утырышында яңа әсәрне укып, фикер алышу була инде. Язучыларның Тукай исемендәге клубының ул вакыттагы директоры шагыйрь Әхмәт Рәшит кешеләр чакырырга булды, рәссам Эрот Зарипов, Сәйдәш рәсеме төшереп, берничә матур белдерү язып бирде.

1980 елның 14 мае. Бауман урамы, 19 нчы йорт. Матбугат йорты. 5 нче каттагы Язучылар клубы. Көндезге сәгать 3. Зал шыгрым тулы! Ишек төбендә хәтта басып торучылар да байтак. Әле кемнәр җыелган диген! Язучыәдипләрдән – Н.Исәнбәт, Ә.Еники, С.Хәким, Ф.Хөсни, Ә.Исхак, А.Расих, Н.Дәүли, Г.Минский; композиторлардан – Н.Җиһанов, 3.Хәбибуллин, Ә.Бакиров, X.Вәлиуллин, С.Садыйкова, Ф.Әхмәтов; бүтән төр иҗат кешеләреннән – Б.Урманче, Г.Шамуков, Ш.Сарымсаков, Г.Кайбицкая… Җыенысы 250 ләп кеше! Бер әсәр язылу уңаеннан татар асыл затларының шулай бер мәҗлескә җыелуын 40 ел әдәбият мохитендә яшәү дәверендә бүтән күрмәдем мин. Мөгаен, янә күреп тә булмас. Замана бүтән, буыннар бүтән, рухи кыйммәтләрне бәяләү бүтән… Хәзер дә яңа әсәр, әйтик, яңа поэмалар укып-тикшерүләр булып тора. Җыелса, 10–15 кеше җыела, алары да әдәбият солтаннары булмый шул…

Архивымда шул көнне алынган фоторәсем сакланган. Җыелыш бетеп, залдан китеп өлгермәгән зыялылардан бер төркем. Зур булмаган төркемдәге затлар да әлеге мәҗлеснең югары кимәлдә үткәнен раслый дип уйлыйм. Укучыларыбызны фотодагы шәхесләр белән тәгаенрәк таныштырып узыйк. Беренче рәттә (сулдан уңга): шагыйрь Мөхәммәт Садри, профессор Үзбәк Әхмәров, мин – Равил Фәйзуллин, композитор Сара Садыйкова, әдип Нәкый Исәнбәт, җырчы Галия Кайбицкая, шагыйрь Сибгат Хәким, шагыйрә Роза Хәлиуллина, шагыйрә Фирдәвес Әһлия; икенче рәттә: педагог Дилбәр Саинова-Әхмәрова, шагыйрь Галимҗан Латыйп, музыкант Исмәгыйль Илялов, шагыйрь Кави Латыйп, шагыйрь Роберт Миңнуллин, әдип Әмирхан Еники, язучы Ринат Мөхәммәдиев, шагыйрь Разил Вәлиев, шагыйрь Әхмәт Рәшит; өченче рәттә: композитор Әхмәт Хәйретдинов, композитор Шамил Шәрифуллин, шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов, журналист М.Хәбибуллин, галим Әбрар Кәримуллин, язучы Нурихан Фәттах, язучы-тәрҗемәче Рәис Даутов, табиб Илдус Фәйзуллин, шагыйрь Рәдиф Гатауллин, музыка белгече Зәйнәп Хәйруллина; дүртенче рәттә: музыкант-пианист Марат Сираҗетдин, педагог Фатыйх Макаев, галим Рафис Әхмәт, язучы Мәхмүт Хәсәнов, язучы Рабит Батулла, язучы Атилла Расих.

Поэманы укып чыктым. Бер сәгатькә сузылды бу уку. Сәгать ярым чамасы фикер алышулар булды. Шул мәҗлеснең беркетмәсенә карап, янә олуг шәхесләрне искә төшерәм Кемнәр чыгыш ясаган соң? Сибгат Хәким, Заһид Хәбибуллин, Үзбәк Әхмәров, Әмирхан Еники, Сара Садыйкова, Ширияздан Сарымсаков, Галия Кайбицкая, Фатих Хөсни, Бакый Урманче, Әнвәр Бакиров, Ринат Мөхәммәдиев…

Нигездә, фикерләр уңай иде. Әсәрне баету-тулыландыру ниятеннән кайбер эшлекле киңәштәкъдимнәр әйттеләр. Тәнкыйть сүзләре дә булмады түгел. Андый чакта, мәгълүм, мактауда арттырып җибәрүләр дә булгалый. Хәер, минем дә һәр әйткән сүзне вәхи итеп, тулысынча ышанып, оеп утыра торган чагым түгел иде инде. Кешеләр фикереннән бигрәк, үз әсәремә үземчә аек дип уйланган фикерем бар. «Сәйдәш» поэмасы – бөек композитор мисалында талантлар язмышы турында уйлану-монолог ул. Поэманың исеме астында (җәяләр эчендә) икенче иярчен исем – «Силуэт» дигән сүз булу юкка түгел. Поэма һич кенә дә музыкантның тормыш һәм иҗат юлын тулы чагылдыруга дәгъва итми. Мин ничек булдыра алдым, шуны яздым. Якты теләк белән ихластан яздым… Бары шул гына. Төптәнрәк уйлап карасаң, Сәйдәшне чын мәгънәсендә объектив бәяләгән киң полотнолы зур әсәр юк әлегә. Барлап карыйк: моңарчы ниләр чыккан? М.Латыйфуллинның моннан утыз еллар элек балаларга атап язылган бәләкәй повесте, Ә.Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе», Р.Харисның соңгы елларда чыккан «Сәйдәш яры», төрле буын шагыйрьләрнең аерым шигырьләре… Болар – һәммәсе дә композитор тормышының теге яки бу эпизодын гына чагылдырган әсәрләр. Сәйдәш турында язу кыен. Тарихи документлар аз, үз архивы юк дәрәҗәсендә. Без Сәйдәшне бөек дибез, әмма аны расларга да кирәк, дөньяга танытырга да кирәк бит. Халыкның мәгълүм бер буынының бүгенге зур мәхәббәте киләчәк өчен аз булырга да мөмкин.

«Сәйдәш» поэмасының язмышы бәхетле булып чыкты. 20 ел эчендә биш тапкыр басылды. Радио фондында поэма буенча эшләнгән язмасы бар. Ул эфирдан әледән-әле тапшырыла. Телевидение спектакльфильм эшләде. Сирәк булса да, аны да күрсәтәләр. Булган кадәренә бик шөкермен.
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк