Логотип
Журналда укыгыз

КИЕК КАЗ ЮЛЫ БУЙЛАП...

Театр залына килгән тамашачы әйбәт шигърияткә сусаган булган икән, сөйләүче белән ике арада бик тиз уртаклык хасил булды.

Камал театрының Кече залында Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм аның иҗатташ дуслары – рәссам С.Скоморохов, яктылык куючы Л. Мөхәммәтгалиева, артист Л. Рәхимова, музыкантлар А. Абдрахимов, К. Волков, Р. Рафигуллин – үзенчәлекле әдәби-музыкаль кичә тәкъдим итте. Үзәген шигърият тәшкил иткән тамаша, җыр-музыка аша, алып баручының уйлары белән кушылып, яшәеш матурлыгы турында мәгънәви фикер алышу булып үсте. 

 

Бу кичә поэзия, җыр, музыка ярдәмендә яшәеш кануннарын танып-белү турында иде. Аннан да бигрәк ул Матурлык турында – кеше, табигать, тормыш матурлыгы турында. Галәмдәге матурлык законнарын И. Мөхәммәтгалиев фәнгә нигезләнеп тә дәлилләү омтылышы ясады. Сәнгать дөньяны матурлык кануннары буенча ачуга хезмәт итә, ә инде берничә сәнгать төренә нигез булып торган шигъриятнең үзгә урыны бар. Моны тамашачыга җиткерү өчен бер төркем әдипләрнең әсәрләре сайлап алынган: Габдулла Тукай, Һади Такташ, Гамил Афзал, Равил Фәйзуллин, Мөдәррис Әгъләм, Зөлфәт, Лена Шагыйрьҗан, Йолдыз Миңнуллина, Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ләис Зөлкәрнәй, Афанасий Фет, Иосиф Бродский, Рифат Сәлах, Джон Леннон һ.б. Үзенчәлеге шунда, сәхнәдән яңгыраган шигырьләр арасында киң катлам укучыларга яхшы билгеле булганнары күп түгел. Сәбәбе бик гади – И. Мөхәммәтгалиевнең әдипләр иҗатына иҗади якын килүендә. Шигырьне һәр автор кәгазь-каләм белән бергә-бер калып язган кебек, аны кабул итү, аңлау да укучы-тамашачының күңел халәтенә бәйле. Сәхнәдән һәркемгә таныш сорау яңгырый: «Ни өчен дүрт юллык шигырь җанга үтеп керә, бимазалый, еш кына үткән – бүгенге – киләчәк турында уйланырга этәрә, ә шул ук вакытта калын роман укыганнан соң, күңелдә бушлык кала?» Бу язучы осталыгы, аның сүз-сурәт ярдәмендә яшәешнең бер мизгелен тотып алып, синдә хис-кичереш, аң-фикер барлыкка китерә алуында. Әнә И. Мөхәммәтгалиев ачыктан-ачык итеп, әгәр акылга йогынты ясарлык мәгънә булмаса, күздән яшь агызыр өчен генә язылган әсәрне мин кабул итә алмыйм, ди. Аның нигезендә исә Матурлык ята. Галәмдәге Киек Каз Юлыннан алып, табигатьтәге кош-кортка кадәр – һәммәсендә матурлык, төгәллек, симметрия, тигезлек бар. Беренче карашка алар барысы да серле, ә инде асылына төшенә башлагач, һәрберсенең табигый тәңгәллеккә, матурлыкка нигезләнүен аңлыйсың. Кеше иҗаты белән тудырылган сәнгать әсәре дә серле. Бу урында танылган шагыйрь Зөлфәт сүзләрен китерү урынлы булыр: «Шигырь ул, миңа калса, ургылып болганган җиһан өермәсеннән капшап табып алынып, камил тәртипкә салынган, һични какшатмас ритмга салынган, бердәнбер аһәңгә буйсындырылган мәҗүси, кайнар сүзләр яңгырашы. Хәер, һәр шагыйрь моны үзенчә аңлата алыр иде. (...) Яман кеше хакында: «Имансыз!» дип түгел, «Шигырьсез!» дип хөкем чыгарырга кирәктер... (...) Табигать үзе беркем дә кермәслек иттереп бикләп куйган афәтле зонага – авазлар болганышына, тәвәккәлләп, мин япа-ялгызым барып керәм. Сүз белән күзгә-күз калам. Якалашам. Маңгайга-маңгай киләм. Ниһаять, мин аны буйсындырам, Хаостан алып чыгам, үзем генә белгән көйгә сеңдерәм. Гомерлек дошманым булган кодрәтле сүзне үземнең гомерлек дустым итәм. (...) Асыл шигырь догага тәңгәл. Аның башка тәһарәтсез сүзләрдән аермасы әнә шунда. Асыл сүзләр шагыйрь теленә эләгүне көтеп тилмерә. Дөньяны аңларга түгел, аңлатырга маташу – шагыйрьнең һәлакәте».

Шигырьләрне тыңлаганда баштарак уйланып утырдым – И. Мөхәммәтгалиев аларны нәрсәгә нигезләнеп сайлаган һәм нинди эзлеклелектә безгә тәкъдим итә соң? Бераздан аңладым – ул аларны яхшыга-начарга бүлми. Тамашачыдан да шагыйрь авазын, аның хис-кичереш халәтен, аң-акыл хәрәкәтен тоеп, кабул итүен теләп кала. Кеше табигать дөнясы белән гаҗәеп тыгыз бәйләнгән, тоташтырып торучы җепләрне күпләр күрми дә, сизми дә. Ә шагыйрь йөрәге аларны тоя һәм гаҗәеп бай төсмерләрдә безгә тәкъдим итә.

Матурлыкны һәрберсе үзенә хас алымнарда чагылдыручы поэзияне һәм музыканы И. Мөхәммәтгалиев милли чикләрдә генә калдырмый. Моның үзенчәлекле бер чагылышы булып тәрҗемә әсәрләр тора. Тамашачы бер тында Дәрдемәнд тәрҗемәсендә А. Пушкинның «Кышкы кич»ен, Хәйямгә ияреп язылган «Рәсем»ен тыңлый. Алып баручы фикеренчә, тәрҗемәдә оригинал текст үз мәгънәсен шактый югалта, шунлыктан әсәрләрне автор язган телдә уку мәслихәт. Бу мәсьәләдә бәхәскә урын кала кебек. Бәхәссез, әсәрне сүзгә сүз тәрҗемә иткәндә шигъри «тәме» бик нык кими, әмма ирекле тәрҗемә булуын да онытмыйк. Тукай, Дәрдемәнд кебек шагыйрьләрнең ирекле тәрҗемәләрендә төп текст яңа хис-фикер төсмерләре ала, еш кына милли үзенчәлекләр белән байый.

Театр залына килгән тамашачы әйбәт шигърияткә сусаган булган икән, сөйләүче белән ике арада бик тиз уртаклык хасил булды. Әлеге рухи бергәлек ахыргача сакланды. Кичәнең мәгънәви биеклеге эзлекле үсә барып, күбәләк турында дүрт шагыйрь шигырен укуда иң югары ноктасына җитте кебек. Моның серен аңларга тырышам. Без күбәләк турындагы шигырьләрне балалар өчен язылган дип, фәлсәфи тирәнлеге турында уйланмыйбыз, ахры. Тукайның «Бала һәм Күбәләк»ен Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Ләйсән Рәхимова рольләргә бүлеп укыды. Сорау-җавап рәвеше табигать матурлыгына соклану һәм аңа рәхим-шәфкатьле булуны алга чыгара. А. Фетның «Күбәләк»е исә лирик герой сорауларына җавап төсендә язылган һәм табигать гармониясен зурлап, аннан үрнәк алып яшәү пафосын калкыта. И. Бродский «Күбәләк»е сораулар рәвешендә язылып, җавапны укучы үзе эзли. Фәлсәфи эчтәлеге яшәешнең кыскалыгы, анда үзең өчен генә түгел, башкалар өчен дә яшәү шатлыгы белән сугарылган. Ә инде замандашыбыз Р. Сәлахның «Күбәләк»е үзгә бер йомгаклау аккорды булып яңгырады:

«Бу гомер кемгәдер гамь бирә,

Кемгәдер уй бирә, кемгә дәрт.

Мәңгелек каршында һәркем дә

Күбәләк!»

Кичә зәвык белән сайланган җыр-музыка белән үрелеп барды. Халыкара конкурс лауреатлары контрабасчы Камил Волков, гитарачы Айдар Абдрахимов, баянчы Рөстәм Рафигуллиннарга кушылып Ләйсән Рәхимова һәм Ләйлә Мөхәммәтгалиева җырлары, гитарада А. Абдрахимов башкаруындагы халыкның «Су буйлап», «Туган тел» көйләре затлы шигъриятне затлы музыка белән баетуга хезмәт итте. Кичә ахырында Бөекбританиянең атаклы җырчы-музыканты Джон Леннонның моннан 50 ел элек язылган җырының музыкасы һәм сүзләре яңгырады. Татар телендә «Күз алдына китерү» мәгънәсен аңлаткан «Imagine» җырында сугышлардан, ачлыктан котылып, үзара тынычлыкта һәм бербөтен булып яшәү турында теләкләр чагыла. Бүген дә заманча яңгыраган сүзләр кешелек җәмгыятенең КИЕК КАЗ  ЮЛЫнда булып, матурлыкка, гармониягә омтылышы турында сөйли. Спектакльне сәхнәгә куючылар теләге тамашачы күңеленә күчә: «Матурлык Галәмдә, Табигатьтә һәм ... һәркемдә, аны таба, күрә, аңлый белергә генә кирәк!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кичэ бик затлы хэм тансык иде минем очен. Илтозэр Мохэмэтгалиев бик вакытлы эзерлэгэн бу кичэне. Кунел нидер эзли- котэ. Минем очен бу - сусаган юлчыга впкытында бирелгэн су- бэлзэм шикелле булды. Шигырьлэрне бик яратам мин. Лэкин монда- бары тик ин яхшылары,утемлелэре генэ сайлап бирелде. Заманы да, вакыты да ниндидер буталчык заманда халкыбызнын кунеленэ дэва шикелле. Рэхмэт сезгэ талантлылар!!!!!!!

    • аватар

      Gulshat

      0

      0

      Рәхмәт фикерләрегез өчен!)))Әйе, күңел мондый кичәләргә сусаган