Логотип
Журналда укыгыз

ХЫЯЛЫМ – ТАТАР КЛАССИКАСЫН ЭКРАНГА ЧЫГАРУ…

Безнең дәүләт киностудиясе юк. Аны төзер өчен бик күп акча кирәк. Кино төшергәндә без җиһазларны алабыз да ниндидер локацияләрдә төшерәбез. Безнең павильон да юк…

 

 

Миләүшә Ләбиб кызы Айтуганова – журналист, продюсер, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Казан дәүләт мәдәният институты профессоры. 1998-2002 елларда Татарстан дәүләт телерадио комитеты рәисе урынбасары, 2002-2016 елларда «Татарстан –Яңа гасыр» компаниясе җитәкчесе урынбасары, баш продюсер. 2005 елдан – Казан дәүләт мәдәният институтында кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы мөдире. 2017 елдан – «Татаркино» дәүләти оешмасы директоры.

 

 Миләүшә ханым, Сез башта озак еллар радионы, аннары «Яңа гасыр» телевидениесен җитәкләдегез. Кайнап торган оешмалардан соң шактый тыныч «Татаркино»га җитәкче булып килүне ничек кабул иттегез?

– Мин гомумән «Татаркино» дигән оешма барын да белми идем. 2016 елда Россия күләмендә Кино елы иглан иткәннәр иде һәм без телевидениедә бу темага багышлап «Мәдәният дөньясында» тапшыруын эшләдек. Мин өстә аппаратныйда утырам, ә аста – студиябез кунаклары. Бер ханым «Татаркино» дип нәрсәдер сөйли. Ул Фирая Тимерхановна, әлеге оешма вәкиле булып чыкты. Заманында атаклы булган «Госкино» таркалгач, «Татаркино» да кечкенә генә бер оешма булып сакланып калган. Ул нигездә прокат эше белән шөгыльләнгән. Шуңа күрә бик күзгә күренмәгән. Шулай итеп, 2016 елда мин бу оешманың барлыгын белдем, менә бу «Татаркино» үзе бренд бит, дип уйлап куйдым. Шуннан соң мин ТВда озак эшләмәдем. Аллаһ тарафыннан тормышта нинди генә борылышлар булмый! Кинога мин электән мөкиббән кеше идем анысы. 2015 елда ун серияле «Ак чәчәкләр» фильмын төшердек. Идеясеннән башлап прокатка кадәр мин бу фильмда шәхсән үзем продюсер буларак эшләдем. Кыска версиясе республиканың кинотеатрларына да чыкты. 2016 елда телевидениедән киткәч, җәйгә мин Әсгать Сәфәров тәкъдиме белән Мөселман киносы фестиваленә директор итеп билгеләндем. Бик аз вакыт калган иде, бер ай эчендә әзерләп, кинофестивальне үткәрдек. Әлеге фестивальнең «Татаркино» оешмасының прокаттан тыш төп эше икәнен аңладым. Әлбәттә, Казан кинофестивале – ул зур чара, халыкара масштабта үтә. Әзерләнергә бер-ике ай – бик аз срок. Куркып кына алындым. Шулай итеп кино дөньясына кереп тә киттем. Бер елдан соң «Татаркино»га җитәкче итеп чакырдылар. Параллель рәвештә Сәнгать университетында Телевидение һәм кинорежиссура кафедрасын да җитәкләдем. Бу өлкәдә мәглүматлы булгач, кино оешмасын җитәкләү авыр тоелмады. Директор буларак монда килгәч иң беренче эшем республиканы йөреп кайту булды. Кино булган барлык районнарны йөреп чыктым, анализ ясадым. Кинотеатрлар ни хәлдә, установкалар бармы, авылларга йөриләрме, техник җиһазлар ни хәлдә?

Нинди нәтиҗәләр ясадыгыз?

– Оешманың Чаллы һәм Бөгелмәдә ике филиалы бар. Районнарда йөргәндә халык белән дә аралаштым, нинди фильмнар кирәген сораштым. «Нигә кинотеатрларга кеше йөрми башлады?» дигән сорауга җавап эзләдем. «Татар кинолары кирәк», диделәр. Сарман, Минзәлә, Апас, Баулы, Актаныш кебек татар районнарының барысында да шушы сүзне ишеттем. Ә ул вакытта татар кинолары юк дәрәҗәсендә… Ә халыкка кирәк! Кирәк дисәләр дә, безнең халык кинога театрга йөргән кебек йөрергә өйрәнмәгән. Россия һәм Голливуд кинолары белән чагыштырсак, татар киноларына бүген әлләни күп халык йөрми. Халыкны милли кинога йөрергә өйрәтергә кирәк. Бу бер еллык кына процесс түгел. Халык татарча кино барлыгына күнегергә тиеш. Театрга бит халык рәхәтләнеп йөри, һәр театрның үз тамашачысы бар, чөнки театр сәнгате милли сәнгать буларак халыкның тормышына кереп урнашты.

 Татаркиноның эше хәзер нәрсәдән гыйбарәт?

– Кино төшерү – зур сүз, шушы зур эшкә безнең оешма хуплау бирә, ярдәм итә. Моннан тыш, «Татаркино» прокат эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Кинога кагылышлы күп төрле чаралар да оештырабыз: декадалар, атналыклар, фестивальләр… Төрле илләрнең кинематография көннәрен үткәрәбез. Төшерелгән барлык милли фильмнарны халыкка җиткерү белән шөгыльләнәбез. Татаркино белән 15 кинотеатр арасында генераль килешү төзелгән. Башка кинотеатлар белән дә хезмәттәшлек итәбез. Ә теге 15 кинотеатр өчен репертуарны үзебез төзибез, мили фильмнарны да кертәбез. Барлык татар фильмнары да башта «Мир» кинотеатрында күрсәтелә, ул үзенә күрә бер милли кино үзәгенә әйләнде. Халык йөри генә башлаган иде, пандемия чыкты. «Әпипә», «Сөмбел» фильмнарының премьералары пандемиягә туры килде. Кызыксыну бар, кешеләр фильмнарны көтеп ала. Бу көннәрдә барлык районнарга прокатка «Исәнмесез» филмы чыкты. «Без кырык беренче ел балалары» да тиз арада чыгачак. Татар классикасы буенча төшерелгән фильмнарга мәктәп укучыларын да чакырырга уйлыйбыз.

Тагын кайсы әсәрләрне экранлаштыру көтелә?

– Минем күптәнге хыялым – татар классикасын экранга чыгару иде. Без аны Әпсәләмовтан башладык. Татар телен саклау программасы барлыкка килгәч, без бу эшне Энгель Нәвәпович белән бергә башладык. Ул башта шул программа тарафыннан «Ак чәчәкләр»гә акча бүлеп бирде, аннан икенче проект – «Тапшырылмаган хатлар»га. Шуннан соң мин экранга чыгарам дип хыялланып ун әсәрне күңелгә салдым. Исән-сау булсам, шул ун киноны экранга чыгарам, дип үземә максат куйдым. Бүгенге көндә «Ак чәчәкләр», «Тапшырылмаган хатлар», «Остазбикә» төшерелде. «Без кырык беренче ел балалары», «Алмачуар» әзер. Әмирхан Еникине төшерәсем килә, бу язучыны бик яратам. Берничә новелласын – «Кем җырлады», «Бер генә сәгатькә», «Матурлык»ны берләштереп, ике сериялек фильм эшлисем килә. Илдар Юзиевнең «Гашыйклар тавы»н төшерәсем килә. Әтинең – Ләбиб Айтугановның әсәре буенча да фильм төшерергә хыяланам. Аның бердәнбер драматургия әсәре бар, ләкин аның ахыры юк иде, аны Юныс Сафиуллин ахырын язып эшләп бетерде дә, ул кыска гына ара «Мин ышанам сиңа» исеме белән Камал театрында уйналды. Шул әсәрне фильмга әверелдерәсем килә. Тагын Туфан абыйны төшерәсем килә. Бәлки трилогиясе буенча булыр.

Татар киносы төшерер өчен бездә мөмкинлекләр ни дәрәҗәдә?

– Кадрлар бар. Чөнки безнең Сәнгать институтында 15 ел дәвамында режиссёрлар, тавыш режиссёрлары, продюсерлар, операторлар әзерләнә. Китүчеләр дә бар, калучылар да. Алар төрле командаларда эшли алучы белгечләр. Ләкин кино өчен рәссамнар, гримёрлар юк дәрәҗәсендә. Әйтик, халыкара «Сөмбел» фильмын төшергәндә, үзебезнең белгечләр катнашты. Җиһазларга килгәндә, кирәкле аппаратура монда бар. «Alexa», «Red» камералары хәзер үзебездә барлыкка килде. Әлбәттә, проблемалар да бар. Әйтик, «Алмачуар»ны төшергәндә ат чабышларын төшерергә махсус машина кирәк булды, андый әйберләр әлегә бездә юк, Мәскәү, Санкт Петербургтан кайтарырга туры килә.

Сез Сәнгать инситутында кафедра җитәклисез, кино сәнгате белән тормышларын бәйләргә теләгән яшләрне ничек сайлыйсыз?

– Алар иҗади имтихан аша үтә. Тема бирәбез, шул темага алар үз сценарийларын язарга тиеш. Моннан тыш, алар белән әңгәмә үткәрелә. Интеллектын, кругозорын чамаларга тырышабыз. Театр училищесын тәмамлап килүчеләргә өстенлек бирәбез.

Кайберәүләр бенең татар киноларында театр актёрларының уены ясалма чыга, дип саный…

– Мин килешмәс идем, безнең хәзер бер төркем актёрлар бар, алар бик җиңел генә сәхнәдән экранга күчәләр, ышандырырлык итеп уйныйлар. Белеме булмаган гади кешеләрне дә фильмнарга тартабыз. Алар ышандыралар, чөнки алар уйнамыйлар, ничек бар, шулай. Алар өчен иң мөһиме – камерадан курыкмау. Бу тәҗрибәне кинематографка күптәннән кертә башлаганнар, шул ук Звягинцев бу тәҗрибәне кулланган, кайбер башка режиссёрлар да. Ләкин классик фильмнарда барыбер дә чын актёрлар уйный.

Татар киносы дигәндә татар халкының тормышын, рухиятен барлык катламнарында ачып биргән фильмнар күздә тотыладыр. Ни өчен шундый киноларны дөнья күләмендә без һаман чыгара алмыйбыз? Әйтик, якутларныкы кебек кино сәнгатебез күтәрелеп китә алмый… Нәрсә җитми?

– Безгә дәүләт тарафыннан аерым фильмнар төшерергә субсидия бирелә анысы. Әйтик, былтыр «Кырык беренче ел балалары»на бүленде. «Сохранение идентичности татарского народа» дигән дәүләт программасы бар, анда «Татар әдәбиятен экранлаштыру» дигән бер пункт бар. Шуның нигезендә субсидия бирелә. Бер фильмга 4 млн 700 мең сум ул. Ләкин ул сыйфатлы фильм төшерү өчен бик аз. Бюджетта «Татар мәдәниятен үстерү» программасында да кинога багышланган бүлек бар, ләкин анда нәкъ менә кино төшерү кермәгән. Анда мөселман киносы фестивале үткәрү, «Татаркино»ның прокат эшчәнлеге, дәүләт заданиесе – елына 15 мең тамашачыга хезмәт күрсәтү, чаралар оештыру гына каралган. Шул заданиене үтәр өчен безгә акча бүлеп бирелә. Ә яңа фильмнар төшерү ул программага кертелмәгән.

Ни өчен татар киносын төшерү кирәклеге дәүләт дәрәҗәсендә билгеләнми? Халкыбызны дөнья күләмендә танытуның иң отышлы юлларының берсе бит бу, югыйсә…

– Сәясәткә керәсем килми, ләкин бу мәсьәләдә, минемчә, сәяси ихтыярны (политическая воля) күрсәтү кирәк. Әйтик, безнең дәүләт киностудиясе юк. Аны төзер өчен бик күп акча кирәк. Кино төшергәндә без җиһазларны алабыз да ниндидер локацияләрдә төшерәбез. Безнең павильон да юк… Мәскәүдә «Мосфильм», Петербургта «Ленфильм» бар, «Свердловская киностудия» бар. Элеккеге Союз республикаларының үз студияләре бар. Әлеге зур студияләр дәүләт тарафыннан финанслана. Татарстанда «Казанская хроника»дан башка бер нәрсә дә булмады, әле дә юк. Аны булдыру бик күп чыгым таләп итә. Без Инвестицион үсеш агентлыгы белән берлектә бизнес-план да ясап караган идек. Хәтта Мәскәүдән бер компания белән берлектә «Сбербанк» финансированиесе белән шундый бер предприятие дә ачарга җыенган идек, бу идеяне президентыбыз да хуплаган иде. Ләкин пандемия башланды да, бөтенесе тукталып иске ноктасына кайтты… Киләчәктә нәрсә булыр… Ләкин бу әйбер кирәк, Татарстан үз киносын булдырырга тиеш. Кино ул – мәңгелек сәнгать. «Булат батыр»ны 1927 елда төшергәннәр, ул фильм әле дә яши. Кино бит ул – тарих. Без үз тарихыбызны кино ярдәмендә яза алабыз. Башка андый сәнгать юк.

Әңгәмәдәш – Эльмира Сираҗи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк