Логотип
Журналда укыгыз

Кайда минем илем?

Спектакль, Бөек Ватан сугышы чорында немецларга әсирлеккә эләгеп, легионда хезмәт иткән Гарәф Фәхретдинов истәлекләренә нигезләнә.

Әлмәт театры тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителгән «Кайда минем илем?» спектаклен узган елның көзендә Камал театры бинасында казанлыларга күрсәтте. Аның режиссёры Ильяс Гәрәев, музыкаль бизәлешне эшләүчеләр Юрий Чаплин һәм Марат Яхъяев, пластика буенча режиссер Ярослав Францев. Спектакль, Бөек Ватан сугышы чорында немецларга әсирлеккә эләгеп, легионда хезмәт иткән Гарәф Фәхретдинов истәлекләренә нигезләнә.

Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 77 ел вакыт үтсә дә, җан яралары әлегәчә йөрәкләрне әрнетеп тора. Сугышның аеруча фаҗигале һәм каршылыклы өлеше дошманга әсир төшкән солдатлар язмышы белән бәйле. Электрон мәгълүмат чыганакларына караганда, сугыш чорында 5 млн. якын солдат һәм офицер төрле сәбәпләр аракасында әсир төшә, шулардан 3 млн. якыны үлеп кала. Немец командованиесе, совет иленә каршы сугышта файдалану өчен, 1942 елдан башлап төрле милләт вәкилләреннән торган легионнар оештыра башлый. Идел-Урал буе халыкларыннан да берничә легион төзелә. Аларның ничек туплануы, нәрсә белән шөгыльләнүе, гомумән, легионнар язмышы турында фәнни һәм публицистик әдәбият аша шактый мәгълүмат билгеле. Атаклы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең легион эченнән торып фашистларга каршы алып барган көрәше турында да байтак хезмәтләр (Г. Кашшаф, Ш. Маннур, Р. Бикмөхәммәтов, В. Воздвиженский, бигрәк тә Р. Мостафин һ.б.) язылды. Бу мәсьәләне махсус өйрәнгән тарихчы-галим И.Гыйләҗев Германиядәге архив материаллары ярдәмендә күп сорауларга ачыклык кертә. Г. Фәхретдинов истәлекләре исә шул вакыйгаларның шаһите булган, аларда үзе катнашкан кеше тарафыннан язылуы белән гыйбрәтле.

Спектакль чолганышта калып әсирлеккә төшкән солдатның саташулы сөйләшүе белән башланып китә һәм үз эченә концентрацион лагерь михнәтләрен, легион тормышын, аннары Европа илләре аша туган илгә кайтуны, анда исә «сатлыкҗан» буларак эзәрлекләнү вакыйгаларын үз эченә ала. Әлеге хатирәләрне уен аша тамашачыга җиткерү максатында, режиссёр И. Гәрәев хәл-күренешләрне җыр, шигырь, пластика аша чагылдыруны алга куя.

Әсирлек газапларын моны башыннан кичергән кеше генә тулы аңлата һәм бәяли аладыр. Андыйлар үз язмышларын Ходай Тәгалә каргышы төшү дип кабул итә. Безнең герой да әлеге җәһәннәм газапларына тиң михнәтләргә дучар була. Ә инде әсирлектән качкан өчен үлемгә хөкем ителгәч, беренче мөмкинлектән файдалана – легионга языла. Спектакльдә әсирлек күренешләре геройның үткәнен күз алдына бастырырлык хатирәләр белән үрелеп бара. Г. Фәхретдиновның сугышка кадәрге тормышы исә башка меңнәрчә яшьләрдән берни белән дә аерылып тормый. Бөгелмә төбәгенең Карабаш авылында туып үсә ул. 15 яшендә Урта Азия ягына китеп, педагогика училищесын тәмамлый, укытучы булып эшли. 1941 елны 20 яшендә армиягә алынып, канкойгыч сугышларның берсендә әсирлеккә эләгә. Фашистларның әсирләргә карата күрсәткән кешелексез гамәлләрен исенә төшергәндә герой әле дә сискәнеп китә, сыкрана, хәтта тавышы калтыранып чыга. Ачлык-ялангачлык, кыйналу-кимсетелү күпләрне үлем хәленә куя. Гарәф ага аяк-кулларын өшетүдән саклау өчен иске шинель итәген кисеп, шуннан бияләй һәм носки тегеп кияргә мәҗбүр. Ә инде рәттә торган хәлдә келәшчә белән әсирләрнең алтын-көмеш тешләрен суырып алу турында сөйләгәндә чирканыч булып китә.

Билгеле әсирләр арасында төрлесе булып, арада үз теләге белән дошман ягына чыгучы да булгандыр, әмма күпчелегенең исән калу өчен әлеге адымга баруында, мөмкинлек булу белән туган илгә тугрылыгын исбат итәчәгендә шик юк. Гарәф аганың истәлекләре һәм аларның спектакльдә артистлар тарафыннан тамашачыга җиткерелүе әнә шуңа хезмәт итә. Белгәнебезчә, легионерларның зур күпчелеге туган иленә карата бернинди хыянәт кылмый, киресенчә, хәрби документлардан күренгәнчә, 1943 елны совет гаскәрләренә каршы җибәрелгән ике легион, немец офицерларын юк итеп, белорус партизаннарына кушыла. Моның белән алар күпчелеген татарлар тәшкил иткән Идел-Урал легионына керүчеләрнең асылда патриотлар булып калуын раслый.

Безнең герой үзенә Дим Алиш дигән кушамат ала, матур җырлавы, сүзгә осталыгы белән таныла, хөрмәт ителә. Ата-анасыннан алган дини тәрбия аңа билгеле бер вакыт мулла булып хезмәт итү, үзенең һәм бер төркем иптәшләренең тамагын туйдыру мөмкинлеге бирә. Зур булмаган күренешләрдә легионның эчке тормышы, үзара мөнәсбәтләре ачыла. Дим Алиш легионерларга мәдәни хезмәт күрсәтү өчен төзелгән «культвзвод» составына кертелә. Аларның вермахтка ант бирмәве һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашмавы да билгеле. Польша һәм Германия территориясендә иркен йөри алу легионерлар арасында яшерен эш алып бару өчен мөмкинлек бирә. Гайнан Кормаш җитәкләгән капелла артистлары башкаруындагы татар халык һәм автор җырлары «Ак каен», «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Күбәләгем», «Баламышкин» үз вакытында тәлинкәләргә яздырылып, соңгы елларда алар Лейпциг шәһәре архивыннан табыла.

Спектакль шигырь һәм җырга бай, аларны театрның яшь артистлары Р. Йосыпов, И. Гыймалетдинов, А. Шаһимәрдәнов, Д. Хөснетдинов, Ф. Сафиуллин, Р. Әхмәдиев, А. Мифтахов, Э. Нургалиев башкара. Сәхнәдә яңгыраган «Булат җыры» (К. Тинчурин сүзләре, С. Сәйдәшев көе), «Даниягә» (Г. Кормаш сүзләре, Ю. Чаплин көе), «Тәфтиләү» (Г. Тукай сүзләре, халык көе), «Урман кызы» (Һ. Такташ сүзләре, Җ. Фәйзи көе), «Сагыну» (М. Җәлил сүзләре, З. Хәбибуллин көе), «Ак каен» (З. Ярмәки сүзләре. М. Вәлиев көе) кебек җырлар татар моңының үлемсезлеген раслау белән бергә, иң кыен вакытта, Туган ил авазы буларак, күпләргә рухи таяныч булып торуын тагын бер кат дәлилли. Гаять уңышлы сайланган шигырьләр һәм җырлар спектакльдәге сызлану пафосын тагын да тирәнәйтеп, җанга үтеп керә, сыкрану һәм сугышка әрнү хисе булып үсә. Артистлар башкарган җырларның табылган тәлинкәдәге язмалар белән үрелеп баруы да шуңа хезмәт итә. Бу исә сәхнә белән залдагы тамашачыны бер дулкынга көйли. Әнә шул мизгелдә татар моңының асылына күбрәк төшенәсең, аның кеше язмышыннан аерылгысызлыгын тоясың. Ә инде артистлар тарафыннан башкарылган поляк, итальян, француз, гарәп җырлары сугыш уты иңләп алган илләрнең, әсирлек газабы кичергән яисә фашизмга каршы көрәшкән төрле милләт вәкилләренең бердәмлеген, кайгы-хәсрәтнең дә, җиңү шатлыгының да уртаклыгын аңлауга китерә. Шуңа да әлеге спектакль беренче чиратта мәктәп укучыларына, яшүсмерләргә, яшьләргә атап куелган. Бу да безнең тарих, сызланулы, михнәтләр белән тулы тарих. Аны белү исә бүгенгенең җитди мәсьәләләренә, шул исәптән сугышны романтикага әйләндереп күрсәтүчеләрнең яисә сугышка әзерләнүчеләрнең эш-гамәлләренә башкача карарга этәрә.

«Кайда минем илем?» – бу сорау спектакльдәге һәр күренеш, һәр шәхес аша үтеп, аяусыз язмышка дучар булган кешеләргә мәрхәмәтле булырга, сугыш афәтеннән сакланырга чакыра. Гомумән, Әлмәт театры коллективының гаять җитди, мәгънәви тирән, сәнгати уңышлы спектакленә тамашачы битараф кала алмый, аны иңләп үткән сызлану фәлсәфәсе, әрнү хисе, җанга үтеп кереп, тынычлыкның, яшәешнең кадере турында уйлануга китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк