Логотип
Журналда укыгыз

Камиллеккә чикләр юк

Чибәрлеге күзләрне камаштыра, тавышы  магнит кебек үзенә тарта... Айлин!  Татар эстрадасы күгендә кабынган яңа йолдыз, үзенчәлекле,  серле җырчыбыз белән әңгәмә кордык.

Чибәрлеге күзләрне камаштыра, тавышы  магнит кебек үзенә тарта... Айлин!  Татар эстрадасы күгендә кабынган яңа йолдыз, үзенчәлекле,  серле җырчыбыз белән әңгәмә кордык.

– Айлин, Сез татар эстрадасына фонтан кебек кисәк кенә атылып килеп кердегез.

– Әйе, шулай. Дөресен әйткәндә, сәнгать өлкәсеннән ун елга югалып торган идем, үземне тулысынча гаиләгә, балаларыбызны тәрбияләүгә багышладым. Хәзер алар үстеләр, хыялларымны тормышка ашырырга вакытым һәм мөмкинлегем бар, көчле команда туплап, җиң сызганып эшкә тотындым. Иҗат итү үзе бер бәхет бит ул, бу хисләргә бик сусаган идем. Татар шоу-бизнесына яңа сулыш, музыкада башкача яңгыраш кертергә теләп, дусларым киңәше белән Мәскәү белгечләренә мөрәҗәгать иттем. Алар миңа шәп проект тәкъдим итте, ләкин хакы бик кыйммәт иде. Ирем моны хупламаса да, теләгем бик көчле булганлыктан, машинамны сатарга карар кылып, тәвәккәлләдем. Янәдән вокал дәресләренә йөри башладым, чөнки озак вакытлы тәнәфестән соң бу миңа бик кирәк иде. 

Үзем Уфа шәһәрендә туыпүстем, кечкенәдән иҗат дөньясында кайнадым, шуңа әнием Фәһия Зәкуан кызына бик рәхмәтлемен, ул мине кече яшьтән вокал, бию, спорт түгәрәкләренә йөртте. Ул матур тавышлы, бик булдыклы, максатчан ханым иде. Кызганыч ки, өч ел элек вафат булды. Урыны оҗмах түрләрендә дип өметләнәм, ул минем уңышларымны күреп, бик сөенер иде. Һәр эшемә карата җитди караштамын, бу сыйфатым әтием Разил Сәйфулла улыннан күчкәндер, мөгаен, чөнки ул бик җыйнак, төгәл, эшне бик җентекләп, җиренә җиткереп үти торган кеше. Аның белән горурланам, чөнки ул Башкортстанның атказанган төзүчесе дәрәҗәсенә лаек булды. Әтиемнең: «Башкара алмый торган эш булмый, бары тик аның җаен белеп эшләргә кирәк», – дигән сүзләре һәрвакыт минем өчен этәргеч һәм үрнәк булып тора.

Беренче югары белем алуны сайлаганда, әти-әнием киңәше буенча, Акмулла исемендәге Башкортстан педагогика университетына инглиз теле факультетына укырга кердем. Әлеге уку йортында оештырылган бер бәйрәм вакытында үземне иҗади яктан күрсәтергә форсат туды. Барлык педагоглар шаккатты, артист булырга кирәк булган сиңа, диештеләр. Инглиз телендә спектакльләр куя башладык, сөенечемнең иге-чиге булмады. Чит телләр факультетында белем алуым тормышымда зур йогынты ясады. Аудитория белән идарә итәргә, дипломатиягә, үземне дөрес итеп тәкъдим итәргә өйрәндем. Бервакыт танылган музыкаль проектта катнашырга теләк белдердем. Оештыручыларның берсе: «Синең музыкаль белемең юк бит, үзешчән сыйфатында булачаксың», – дип әйтеп куйды. Аның бу сүзләре күңелемә шулкадәр тиде ки, кире сен дәлиллисем килде, күңелемнән «мин сиңа кызыл дипломымны алып килеп күрсәтәчәкмен әле» дип беркетеп куйдым. Үземә ныклы максат куеп, Заһир Исмәгыйлев исемендәге мәдәният һәм сәнгать академиясенең театраль факультетына укырга кердем. Вокал өлкәсендә азмы-күпме тәҗрибәм, үзләштергән белемем булганлыктан, мине башка серле дөнья – актёр һөнәре үзенә тартты. Шушы өлкәдә осталыкка ирешәсем килде. Татар төркеменә укырга керсәм дә, аннары укуны рус төркемендә дәвам иттем. Дөресен әйтергә кирәк, татарның менталитеты буенча күп нәрсәләр кысаларга кертелгән, бу исә тулы көчкә иҗат итүгә аяк чала.

Кечкенәдән күз алдыма килгән сурәтләрнең тормышка аша баруын күреп, үземне өйрәнә башладым. Анализлый башлагач, күрәзәлек сәләтем булганын аңладым. Мәктәптә укыган елларда безне шәҗәрә төзергә өйрәттеләр, гаилә тарихына карата кызыксыну уяттылар. Ул вакытта әле исән булган әби-бабаларыбыздан сораштырып калдым. Агачның тамыры – җирдә, кешенең тамыры туган ыруда. Нәтиҗәдә, нәселебездәге әбиләрдә үзенчәлекле сәләт булганы ачыкланды: көмәнле ханымнарга бер караш ташлау белән туачак баланың җенесен әйтеп, бер кагылу белән авыртуларын баса алганнар, бала тудыруда да булышканнар. Хәтта большевиклар тарафыннан эзәрлекләүләр башлангач та, изге затларга тиңләп, безнекеләргә тияргә җөрьәт итмәгәннәр. Ләкин илебез белән Сталин идарә иткән елларда бу эшчәнлекләрен чикләгәннәр. Дәү әнием Мәүлихага 97 яшь, сөбханәллаһ, бүгенге көндә дә хәтере бик яхшы.

– Гаҗәп, сине һич тә өч бала әнисе дип әйтерлек түгел.

– Рәхмәт! Хатын-кыз буларак үз-үзең белән гармониядә, тормышның һәр мизгеленнән тәм табып яшәүнең йогынтысыдыр бу. Һәрчак уңайлылыкка өстенлек бирәм, күңелем кушканча яшәргә тырышам. Кулымнан килгәнчә, һәр көнебезне бәйрәмчә итеп оештырам. Һәр күренешнең ике ягы була, шуңа күрә күбрәк уңай якларын күрергә тырышсак иде. Матурлык ул бит әле тышкы кабык кына түгел, эчтән дә балкып торырга тиеш. Һәр кешенең үз «йолдызлы сәгате» була, һәр нәрсәнең үз вакыты бар, аңа үзеңне әзерләргә һәм борчылуларга бирелмичә генә көтә дә белергә кирәк. Шул ук вакытта ул тәкәбберлеккә китерергә тиеш түгел, чамасы белән, үз-үзеңә хөрмәт, кайгырту, кирәк чакта яклау да булырга тиеш. Шәхесем бүгенгәчә традицион нигезгә таянып формалашты, белемнәрем белән бүлешергә дә әзер, ләкин экспериментлар яратканлыктан, күңелем яңалыкка омтыла, эзләнүдәмен, үзенчәлек кертү ысулы белән үземә карата игътибар җәлеп итәсем килә. Ни генә дисәң дә, кеше үзе кебекләргә тартылучан. Мин дә янәшәмдә фикердәшләремнең көннән-көн күбәюенә сөенәм. Бергәләшеп уңышларга ирешәчәгебезгә ышанычым зур.

Шөкер, иремнән дә бик уңдым, ул мине җитеш тормышта яшәтә, «шау чәчәк аттыра», тормыш йөген тарту мәшәкатеннән азатмын. Шул ук вакытта үз гөлен башкаларга бик күрсәтәсе дә килми, көнләшүен сиздерә, җырчы буларак танылуыма бик каршы. Ләкин тыелган җимеш тагын да татлырак була икән ул, миңа тагын да үҗәтләнеп эшләргә этәргеч бирә. Моның өчен гел рәхмәтләремне яудырып торам аңа.

Эдуард белән танышуыбыз бик кызыклы булды. Җәйге ялымны үткәрергә дип Уфадан Казанга беразга килгән идем. Бауман урамыннан узган вакытта, без ялгыш бер-беребезгә бәрелдек. Шул мизгелдә мине ошатып өлгергән, күрәсең, артымнан күзәтә барган икән. Танышырга теләп, миңа өч егет бәйләнә башлаганны күреп, мине алардан йолып алып, өемә озатып куйды. Танышып киттек, очраша башладык. Танышуыбызның өченче көнендә ул миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Чөнки туган шәһәремә кайтып китәр вакыт җиткән иде. Бу ашыгыч адымына бик нык гаҗәпләнсәм дә, күңелем аңа тартылды, ризалыгымны белдердем. Ул чакта баглаган өметләрем тулысынча акланды, шөкер. Ул вакытта Уфа рус академия драма театрында эшләгән чагым иде, барысын да бер мизгел эчендә калдырып, Казанга күченеп килдем. Ирем бик җитди кеше, аның турында телгә алу тыела, фотоларын да халыкка күрсәтергә рөхсәт итми.

– Аһ, нәкъ мәхәббәт романнарындагы кебек булган икән лә.

– Кияүгә чыккач, баш-аягым белән гаилә тормышына чумдым. Димәк, нәкъ шулай кирәк булган, һәрбер гүзәл зат әни булу бәхетен татырга тиеш. Туплаган барлык тәҗрибәмнең балаларым ны тәрбияләгәндә ярдәме тия. Мәхәббәт җимешләребез Анжелика, Артур һәм Ариананың сәләтләрен ачарга тырышам, чөнки иң бәхетле һәм уңышлы кешеләр күңеленә якын, язмышына язылган эш белән шөгыльләнгәннәре дип саныйм. Үз балаларыма биргән тәрбия белән генә чикләнеп калмыйча, шәхси иҗат мәктәбемне ачасым килә. 

Айлин ул Сезнең сәхнә исемеме?

– Әйе, ул фарсы исеме, «илһам бүләк итүче» мәгънәсенә ия. Ул миңа бик туры килә дип саныйм. Хәзерге заманда авторлык хокукларын, интеллектуаль, иҗат җимеше булган милекне яклау мәсьәләсе бик актуаль. Мин дә әлеге тәхәллүсемә 80 мең сумга якын акча түләп патент ясаттым. Ун елдан аны тагын озайтасы була. Айлин исемен якыннарым да бик ошатты, ияләштеләр, балаларым да кайчак миңа шулай эндәшә. 

– Ә чын исемегез нинди?

– Һәр кешенең шәхси тормышка хакы бар, шуңа күрә сер булып калсын әле. Айлин үз исемемә бик аваздаш, тиздән паспортымда, барлык документларда да үзгәртеп, шул исемне яздыртырга җыенам. Бүгенге көндә өч исемем бар, мәчеттә миңа багышлап укылган ул исем бик зур көчкә ия, хәзрәттән башка аны беркем дә белми.

Агымдагы ел, пандемия сәбәпле, барыбыз өчен дә бик авыр башланып китте. Шушы авыр, сәламәтлек өчен хәтәр вакытларда җитәкчелекнең дөрес карарлар кабул итүе, халкыбызның тәртипле, аңлы, зыялылыгы нәтиҗәсендә, куркыныч саннарның, нәтиҗәләрнең ким булуын күзәттек. Мин моңа бик сөенәм, республикабыз җитәкчеләренең фидакарь хезмәте зур хөрмәткә лаек. Җөмһүриятебез үсешенә өлеш керткән һәркемгә рәхмәтләрем чиксез.

Беренче президентыбыз әйткән «Без булдырабыз!» дигән сүзләр белән килешәм, үзем дә гел шулай кабатлап йөрим. Яхшы уйлар яхшы гамәлләр тудыра бит ул! Татарстаныбызны, башкалабыз Казанны, халкыбызны бик яратам, биредә яшәвем белән горурланам. Республикабыз тормышында уңай үзгәрешләр, яңа юнәлешеләр барлыкка килгәнгә бик сөенәм. Әлеге үсешкә үземнең дә өлешемне кертәсем килә. Һәр җырыма күңел җылымны, мәхәббәт хисләремне салам. Шәһәребезнең, республикабызның матурлыгы, халкыбызга булган мәхәббәт мине бик илһамландыра һәм горурланып яшим.

– Еш кына тәнкыйтькә дучар буласыз, моны ничек кабул итәсез?

– Иҗат өлкәсендә тәнкыйтьсез булмый инде ул, моңа тыныч карыйм. Акцент белән җырлыйсың, дигәнне ишетергә туры килде. Мин шәһәрдә туып-үскән татар кызы һәм әти-әнием ничек өйрәткән, шулай сөйләшәм. Мин, әлбәттә, татарчамны камилләштерү буенча дәресләр алам. Шуны ассызыклап үтәсем килә, татар теле диалектларга шулкадәр бай, кем дөресрәк сөйләшә дип бәхәсләшү урынлы түгел. Без бит бердәм татарлар – шунысы иң мөһиме. Сәнгать, матурлык безне чолгап алган, һәр нәрсәгә иҗади якын килеп, һәр мизгелнең ямен табып яшәргә кирәк.

– Күптән түгел ТМТV премиясен тапшыру тантанасында кызыл келәмнән узганда кигән күлмәгегез зур бәхәс уятты. Билгеле әкияттәге «Киенеп тә кил, өстеңдә киемнең дә булмасын», – дигән кыйссаны искә төшерде. 

– Шоу-бизнес вәкиле шаккатырырга, гаҗәпләндерергә тиеш, минемчә, шуның өчен дә «шоу» бит инде ул. Әлеге чарага стилистларым, продюсерым Мурат белән нәкъ менә шушы киемне сайладык һәм урынлы булды дип саныйбыз. Образым шундый бит — «соблазнительный» (ымсындыргыч). Шул уңайдан исемә төште, актёр бүлегендә укыган вакытта, артык тәртипле икәнемне күреп, актёрлык осталыгы буенча укытучым Фәрдүнә Касыйм кызы, спектакльдән өзекләр өстендә эшли башлаганда мине кысалардан чыгару өчен махсус фахишә ролен уйнарга кушты. Образым тулы, тамашачыны ышандырырлык булсын өчен стрип-пластика биюенә йөри башладым. Укытучымның биремен уңышлы башкарганнан соң, миңа алга таба гел шундый кыю рольләр тәкъдим итә башладылар. Һәм бүген дә шушы образ минем белән.

Кадерле укучыларыбыз һәм тамашачыларыбыз, мин сезне азрак тәнкыйтьләргә, күбрәк матурлыкны күрергә өйрәнергә өндим. Гомумән әйткәндә, иҗат ирек сөя. Иҗат процессы, сәнгать калыплашкан булырга тиеш түгел бит ул, аны төптән аңлап, бәяләү өчен үз өстеңдә ныклап эшләргә кирәк. Иҗат кешесе һәрвакыт үсешкә омтылырга тиеш, чөнки камиллеккә чикләр юк. Мин дә шушы кагыйдә буенча яшим.

Көндәлек эшләремнән бушаган вакытларымда хыялланырга һәм аларны тормышка ашыру өчен планнар төзергә яратам. Максатчан кешемен, минем фикеремчә, максатлы кешеләр  дәртле була. Әле тормышка ашмаган иң зур хыялларым –  Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында тамашачы күңеленә үтеп керердәй итеп берәр җитди роль уйнау, кинода төшү һәм тамашачыларга сольный концертымны тәкъдим итү. Балаларымны үстереп өйдә генә утырган вакытта фильм өчен бер кызыклы сюжет язган идем, шуны төшерәсем һәм анда төп рольне башкарасым килә.

Каршылыкларны күбрәк җиңгән саен көчлерәк буласың. Балаларымда да рәхмәтле булу һәм горурлык хисен, каршылыклар алдында нык булу сыйфатларын тәрбияләргә тырышам. Һәр көнемне дөньяның матурлыгын күреп, сөенеп, рәхмәт хисләремне белдереп, якыннарымны тагын да бәхетлерәк итеп яшәргә тырышам. Матур, нурлы һәм бәхетле булуның сере шундадыр!.. Мин барыбызга да тыныч күк йөзе, шат күңелле, якты киләчәккә өмет тулы тормыш телим. Үзенчәлекле якларыбызны күрсәтергә оялмыйк. Һәрчак тормышыбызның хуҗасы булып яшик, бу дөньяның бар матурлыгын күрә белик. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк